Тема: Шәхсиги гиена предметлары
Максат:
Укытучы өчен
1.1”Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру. Тартымлы исемнәрне дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру.Шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны сорый белергә өйрәтү.
2.Анализ ясау һәм чагыштыру осталыгын үстерүне дәвам итү, иң әһәмиятлесен аерырга өйрәтү. Парлап эшләү, аралаша белү һәм фикер осталыгын формалаштыру.
3. Укучыларда чисталык, пөхтәлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Укучы өчен:
1.Шәхсиги гиена предметларының исемнәрен әйтә, сорый, тәкъдим итә; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.
Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, карточкалар сюжетлы рәсемнәр, шәхси гигиена предметлары (кулъяулык, сабын, сөлге, теш щёткасы, теш пастасы, тарак), карточкалар.
Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү
Дәрес барышы
Дәресэтаплары | Максат | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге. Көтелгәннәтиҗәләр |
I этап. Оештыру өлеше | Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру | 1) уңай психологик халәт тудыру; 2) дежур укучы белән әңгәмә; | Укытучыга игътибар итү |
IIэтап . Актуальләштерү | Шәхси гигиена предметлары турында белемнәрне ныгыту | Слайд 3 ( Слайдта кояш рәсеме) -Бу нәрсә? -Бу кояш -Кояш нишли? - Кояш елмая -Кояш кемгәелмая? -Кояш миңа елмая. - Кояш сиңа елмая Ни өчен кояш безгә елмая? ( Балалар рус телендә үз фикерләрен әйтәләр) Кояш безне урамга уйнарга чакырырга тели ,мөгаен, яки безнең ничек эшләгәнне күзәтәсе киләдер. Без хәзер биремнәрне үтибез, аннан соң ял итәрбез Слайд 4 Тактада тарак, сөлге, теш пастасы , күлмәкрәсемнәре Бу нәрсә? Бу тарак. Бу сөлге. Бу теш пастасы. Бу күлмәк. ( Балалар рәсемнәрнең исемнәрен атыйлар); Нәрсә артык? Күлмәк артык. -Ни өчен күлмәк артык? ( Балалар рус телендә үз фикерләрен әйтәләр) - Ә болар нәрсәләр? ( Балалар рус телендә үз фикерләрен әйтәләр) - Димәк, дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? - Шәхси гигиена предметлары турында) Слайд 5 - Сез тагын нинди шәхси гигиена предметларын беләсез? - Сабын, теш щёткасы (Әйтелү дәвамында предмет рәсемнәре слайдта ачылалар, сүзләрнең әйтелеше кабатлана.Кулъяулык рәсеме ачыла - Бу нәрсә? - Бу шәхси гигиена предметымы? -Ни өчен? ( Балалар рус телендә үз фикерләрен әйтәләр) -Татарча бу предметны атый алабызмы? Слайд 6 ( Предметның татарча тәрҗемәсе бирелә, әйтелеше өстендә эш алып барыла)) -Бу предметлар безгә ни өчен кирәк? ( Балалар рус телендә үз фикерләрен әйтәләр Ял минуты | Укучылар кушылып шәхси гигиена предметлары исемнәрен кабатлыйлар, артык сүзне табалар Укучылар әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр |
III. Белем һәмкүнекмәләрненыгыту | Шәхси гигиена предметларыныңниндиикәнен, аларныңкирәклеген әйтә ,сорыйбелергәөйрәтү. | Слайд 7 Как попросишь у мамы: -мыло, новое мыло, два мыла -полотенце, чистое полотенце, одно полотенце -расческу, большую расческу, три расчески - Сезнең һәрберегездә бу предметлар бар .Сез һәркөн аларны кулланасыз. Шуңа күрә сез матур, сөйкемле , сәламәт балалар. Слайд 8 ( Слайд буенча тән әгъзаларың исемнәрен искә төшерелә) -Как скажете что у вас -Чистые руки , -Чистое лицо, -Чистые зубы, -Чистые волосы Слайд 9 Хәзер сүзләрне ничек истә калдыруыгызны тикшереп үтик. ( Балаларга шәхси гигиена предметларының исемнәре русча һәм татарча язылган карточкалар бирелә. Балалар русча сүзләрнең татарча тәрҗемәсен табалар) Слайд 10 -Биремне дөрес үтәвегезне тикшереп үтик. | Ситуатив күнегүләр беләнэш. Слайдлар аша шәхси гигиена предметлары исемнәрен искә төшерү; аларны үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү. Парларда эшли белү, эшләгән эшкә бәя бирә , нәтиҗә ясый белү |
IV.этап. Йомгаклау . Рефлек сия. | Дәрестәэшләнгәнэшләргәйомгакясау. | -Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек -Нәрсә өйрәндегез?? -Нәрсә искә төшердегез? -Нәрсә ошады? -Нәрсә кызык булды? Укучылар, таза, сәламәт буласыгыз килсә шәхси гигиена предметлары белән дус булыгыз |


