«Россия бөркетләре» һәм гимназистлар сафына кабул итү
бәйрәм чарасы сценарие
Игътибар!!! Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимнары астында дәүләт флагларын кертергә! (видеогимн)
ХОР
(алып баручыларга фанфары, алар чыккач тавышын кысарга )
Алып баручы 1: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар!
Алып баручы 2: Исәнмесез, безнең кечкенә дусларыбыз!
Алып баручы 1: Бүген, беренче класс укучылары өчен әһәмиятле көн, ЗУР ТАНТАНА! Сез бүген, «Орлята России» - «Россия бөркетчекләре» һәм гимназистлар сафына кабул ителүчеләр һәм киләчәктә «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте катнашучылары булачаксыз!
Алып баручы 2:«Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте зур илебездә яшәүче балаларны берләштерә. Һәм бүген сез бу зур команданың бер өлеше булачаксыз!
Алып баручы 1: Тантанабызны «Бөркетләр турында»гы легенда белән танышудан башлап җибәрик!
(легендага фон, тавышын кысып кына)
Алып баручы 2:Борынгы заманнарда сезнең кебек үк батыр, кыю ләкин юлны давыллы елгалар, кыялы таулар һәм биек агачлар каплаган. Балалар, еш кына биектә-биектә очучы кыю бөркетләргә сокланып карап торырга яраталар. Беркөнне алар зирәк бөркеткә: «Безне дә шулай ук иркенлектә һәм биектә очарга өйрәтче», - дип мөрәҗәгать иттеләр. «Кыенлыклардан курыкмагыз», - дигән бөркет: «Кулга кул тотыныгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез!» Балалар бөркетне тыңлап сәяхәткә киттеләр. Бу катлаулы, ләкин бик кызыклы маҗараларда алар дөньяны һәм үзләрен эш һәм гамәлләр аша таныдылар. Балалар бик озак юлда булдылар, ләкин өйгә кайткач кына, бик зур ачыш ясадылар: «Синең хыялың һәм якын дусларың булса, барлык киртәләрне дә җиңеп була!». Шуннан бирле бу балаларны “бөркетләр” дип атый башлаганнар! «Бөркетчек» - беренче адым ясаучы яшь егет. Ул яңа юллар белән барырга, дөньяны яхшыртырга, игелекле эшләр башкарырга әзер.
Алып баручы 1: Бу легенда сезнең хакта – кадерле укучылар! Сез – дусларыгыз, тату классыгыз, укытучыларыгыз, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торучы әти-әниләрегез белән көчле, кыю, илебезнең булачак бөркетләре!
Динә Нурлыева
Алып баручы 2: «Россия бөркетчекләре» - ул ышанычлы дуслар! Анда һәр укучы бер-берсенә терәк һәм ярдәмче.
Алып баручы 1: Бу - газиз Татарстаныбыз һәм аның күпмилләтле халкы кебек нык һәм тату гаилә.
Алып баручы 2: «Россия бөркетчекләре» - бергә укыйлар, бергә үсәләр һәм илебезнең патриотлары булырга әзерләнәләр.
Алып баручы 1: (сөйли башлагач, директорга фанфары куела һәм сәхнәгә чыкканчы көчәя бара) Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен, сәхнәбез түренә гимназия директоры Хәева-Хәмитҗанова Венера Хәмәтнасых кызын чакырабыз. Рәхим итегез. (чыгып баскач, фанфары туктый, сәпсим)
В.Н. котлый.
Алып баручы 1: Бәйрәмебезнең иң дулкынландыргыч мизгелләре җитте. Ә хәзер башлангыч класс укучыларын класс җитәкчеләре белән берлектә сәхнәгә чакырабыз. Алар бүген «Россия бөркетчекләре» сафына кабул ителәләр һәм аларга значок-талисман тапшырыла. (фанфары):
Алып баручы 2: Сәхнәгә 1а класс укучылары күтәрелә. Класс җитәкчеләре Шайхуллина Светлана Риф кызы. Башлангыч класс укучыларына күкрәк билгесен тагучылар исә, гимназия укучылар үзидарәсе һәм «Алдынгылар хәрәкәте» бүлекчәсе активистлары. (1а классы тезелеп менәләр, зурлар значок тагалар. Класс җитәкчесенә Венера Насыховна галстук бәйли)
1а классы анты:Россия бөркетчекләренең сафларына кергәндә, актив, көчле, кызыксынучан , башкаларга үрнәк булырга, бөркетчекләрнең кануннарын хөрмәт итәргә һәм үтәргә , Гимназия традицияләрен сакларга, дәвам итәргә
Бергә: Ант итәбез! Ант итәбез! Ант итәбез!
Алып баручы 1: Әлеге бәйрәм кечкенәләребез күңелендә озак сакланыр дип ышанып калабыз. Истәлеккә фото. (1а классы укучылары класс җитәкчеләре белән сәхнәдән төшеп, урыннарына утыралар)
Фахртдинов Тимур
Алып баручы 2: Ә хәзер тантаналы чарага 1б класс укучыларын чакырабыз. Класс җитәкчеләре Муллаярова Сөмәя Тәлгать кызы. Рәхим итегез, безнең кадерле дусларыбыз. Башлангыч класс укучыларына күкрәк билгесен тагучылар исә, гимназия укучылар үзидарәсе һәм «Алдынгылар хәрәкәте» бүлекчәсе активистлары. (1б классы укучылары тезелеп менәләр, зурлар значок тагалар. Класс җитәкчесенә Венера Насыховна галстук бәйли)
1б классы анты:Россия бөркетчекләренең сафларына кергәндә, актив, көчле, кызыксынучан , башкаларга үрнәк булырга, бөркетчекләрнең кануннарын хөрмәт итәргә һәм үтәргә , Гимназия традицияләрен сакларга, дәвам итәргә
Бергә: Ант итәбез! Ант итәбез! Ант итәбез!
Алып баручы 1: Значокта кечкенә барсик сурәтләнгән. Ул – Татарстан Республикасындагы балалар һәм яшьләр хәрәкәтен гәүдәләндерә.
Алып баручы 1: Истәлеккә фото. (1б классы укучылары класс җитәкчеләре белән сәхнәдән төшеп, урыннарына утыралар)
Омтылыш бию.
Искәндәр белән Әмир чыга.
Алып баручы 1: Кадерле дуслар! Бүгеннән сез «Россия бөркетчекләре» һәм гимназистлар сафын тулыландырдыгыз. Әлеге исем зур җавапчылык та өсти. Без сезне бу мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм сезнең белән горурланабыз. Киләчәктә илебезнең патриотлары булырсыз дип ышанып калабыз.
Әмир: Ә хәзер әйдәгез барыбызда гимназиябезнең сөрәнен әйтип китик.
Искәндәр
Гимназиянең гимны.
Татар биюе


