Тема: Илдар Юзеев “Таныш моңнар”.
Максат:
И. Юзеевның лирик шигырьләре белән таныштыру; Укучыларның сәнгатьле уку осталыгын үстерү; аларда ата-анага хөрмәт тәрбияләү; туган якны ярату хисләре уяту.
Җиһазлау:
И. Юзеевның портреты, «Таныш моңнар» исемле китабы, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, плакат, китаплар күргәзмәсе, викторина сораулары.
”Мин бәхетле:дуслар белән күрештем,
Җырларымны кызганмыйча бүлештем”.
И.Юзеев.
Укытучы:
-Укучылар, татар халык шагыйре И.Юзеевның лирик шигырьләрен өйрәнүгә багышланган дәресне башлыйбыз. Без аның поэмаларын өлкәнрәк сыйныфларда өйрәнербез. Ә бүген без шигырьләренә тукталабыз.
Укытучының кереш сүзе.
И.Юзеев-гаҗаеп моңлы шагыйрь. Аны «халкыбызның моңлы баласы» дип тә йөртәләр. Шигырьләре туган җиребезне, газиз әти-әниләребезне ярату, дуслык тугрылык, батырлыкка, матурлыкка соклану турында. Шагыйрьнең бик күп шигырьләре җир булып киткән. Ул үзе оста гармунчы да. Җырга, моңга булган мәхәббәте күңелендә кайчан уянды икән? Нинди сәбәпләр аңа җыр язарга этәргеч биргән? Шул турында тыңлап үтәбез.
1 нче укучы Шәмсетдинова Самира:
Шагыйрь һәм драматург И.Юзеев 1933 елның 3 нче гыйнварында Башкортостанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе бик музыкаль җанлы кешеләр була. “Бишектә тирбәткән чагында ук әни миңа мандалинада уйнаган. Ә инде үзем белә-белгән вакыттан ук әни Нил абый белән икебезне мандалинада уйнарга өйрәтте. Иң беренче “Карабайны”, аннан соң Дим буенда” көен өйрәндем. Әтинең гармунда уйнавы да әзсез калмагандыр. Әни үзе дә шигырьләр яза иде”,-ди И.Юзеев.
2 нче укучы Нурутдинов Илсур:
Булачак шагыйрь мәктәп елларында ук шигырьләр язган.Фронттан әтисенә язган хатында ук инде ул үзен шагыйрь дип атаган.
Дошманнарга төбәп аткан чакта
Калтырамаслык булсын кулыгыз.
Сугышларда батыр булыгыз,
Сәлам белән шагыйрь улыгыз.
3 нче укучы Гәрәев Айрат:
Әдәбиятыбыз аксакалы Хәсән Туфан, яшьлек җырчысы Илдар Юзеевны югары бәяләп болай дип яза: ”И.Юзеев – без яшәгән көннәрнең көен тапкан шагыйрь дә. Бу җәһәттән ул халыкчанлыгы, ихласлыгы, тирән моңы белән татар халкын әсир иткән И.Шакировка бик якын”.
1 нче укучы Шәмсетдинова Самира:
И.Юзеев... Бу исемнең үзеннән ук моң, шигърият бөркелеп тора. Ул безнең күңелләргә “Таныш моңнар” белән килеп керде дә, сөю, сагыну, яшьлек, туган җирләр булып торып калды. Моңга тугрылыклы булу аны 70 тән артык җырга гомер бирде.
2 нче укучы Нурутдинов Илсур:
Нинди генә җырлар әле! “Яшь наратлар”, “Бөркет турында җыр”, “Кайтам инде”, “Мәтрүшкәләр”, “Кыр казлары артыннан”, “Серле чәчәк”...
3 нче укучы Гәрәев Айрат:
“Шигърият – үзе җыр ул”, - ди И.Юзеев. Шигырьне бөтен кеше дә укымый, ә җырны барысы да тыңлый. Шигырь үзе дә җыр кебек язылырга тиеш.
1 нче алып баручы Нурутдинова Неллина:
Мин бер яфрак, яралганмын
Әнкәй дигән каеннан,
Язмышым тик изгелектән,
Ал нурлардан коелган.
“Туган ягым каеннары”җыры башкара 5Б сыйныф укучылары
2 нче укучы Серова Эмилия:
Еракта зәп-зәңгәр һавада
Салават күпере нурлана.
Ул нурлар чакыра мине дә.
Иң серле, иң ерак дөньяга.
Алдымда билгесез юл ята,
Күңелле хыяллар уята,
Узасы килә бер җыр җырлап.
Киек каз юллары буйлата.
“Хуш инде”җыры (Р.Мортазин музыкасы)
1 нче укучы Вдовина Дарья:
Нәкъ сезнең шикелле минем дә
Язым бар, кышым бар, җәем бар.
Сагынып саргайган аем бар,
Усаклар, чыршылар, каеннар.
“Мәтрүшкәләр” җыры башкара 5Б сыйныф укучылары
Ә хәзер без сезнең белемнәрегезне тикшерәбез.
“Син И. Юзеевны беләсеңме?”-дип исемләнгән викторина
Әле дә булса минем йөрәгемдә
Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар.
Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган көйне җырлыйлар.
Алар,”күзләрен йомып йоклыйлар”,”кояшта елмаялар”.Бу чәчәкләр һәм җырның исемен әйтегез?
Тирән сагынудан уйчанланган
Күз карашым түбән төбәлгән...
6. Сезнең гаиләдә И.Юзеевның кайсы җырын яратып тыңлыйлар?
7. Үзегезгә охшаган бер шигырьдән сурәтләү чараларын билгеләгез.
Укытучы:
-Күңелдә туган хисләрне матур сүзләр белән шагыйрь генә әйтеп бирә аладыр. И.Юзеев шигырьләре үзләренең образлылыгы, сурәтләү чараларына бай булулары, матур яңгырашы белән аерылып тора. Ә хәзер укучылар без сезнең белән “Ромашка” дигән уен уйныйбыз. “Ромашка” таҗларына язылган өзекләрне укып сурәтләү чараларын – эпитетларны, метафораларны табып әйтергә.
1. Эзләрен кар – буран сылады,
Юлларга җил ятып елады.
Хуш инде. Мәңгегә
Хуш инде.
Китте яз. Буранлы
Кыш инде.
2. Төнбоеклар, төнбоеклар
Күзләрен йомып йоклыйлар.
Тик минем генә күзләрем
Сагынудан боеклар.
3. Кыр казлары артыннан
Китәм инде, тартынам.
Үз – үземне бәйләгәнмен
Хыялым канатына.
4.Чишмә күзе кебек
Күзләрең, аппагым.
Күзләреңне шул чишмәдән
Эзләдем, тапмадым.
5. Әле дә булса минем йөрәгемдә
Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар.
Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган җырны җырлыйлар.
Йомгаклау. Укытучы:
И.Юзеев шигырьләрен укып, җырларын тыңлап без нәрсәләр белдек?
“Туган ягым каеннары”,”Кайтам инде” җырлары нинди хисләр уята?
“Ядкәр” шигырен уку.
-“Ядкәр”шигыре безне нәрсәгә өнди? (Укучыларның уй – фикерләре).
-Эпиграфны укыйбыз. Шагыйрь ни өчен бәхетле? (Укучылар сүзе)
Әйе, шагыйрь шигырьләре аша безнең белән сөйләшә.
Кирәк вакытта юата, кирәк вакытта шатлыгыбызны уртаклаша.Чын йөрәктән чыккан сүз генә икенче йөрәккә барып җитә.Ул шигырьләре белән күңелләребезне дулкынландырды, моң дөньясына күмде.
Ул - чын халык шагыйре.


