Адашкан әкият
(11 күренешле театральләштерелгән музыкаль тамаша. Катнашалар: Кәҗә, Сарык, карт белән карчык, Кызыл башлык, Акыллы мәче, Су анасы, бүреләр)
Беренче күренеш.
(Күн авылы көе яңгырый, авыл күренеше.
Кәҗә белән Сарык азык эзлиләр).
Икенче күренеш.
(Капка төбе. Сарык эскәмиягә утыра, елый).
Сарык: Бәәәә- бәәәәә, минем ашыйсым килә. Тамагым ачты.
Кәҗә: Бүген ашарга да бирмәделәр. Мә, салам аша (салам бирә).
Сарык: Туйдым мин бу саламнан, ашыйсым киләәәәәә.
Кәҗә: Син нәрсә, сарык башың белән ипи ашар идең мәллә?
(Ачуланып, торып баса).
Өченче күренеш.
(Сарык тәрәзәдән өй эченә карый, кәҗәне чакыра).
Сарык: Тс, кил әле. Әнә, кара, үзләре чәй эчеп утыралар. И-пии белән.
Кәҗә (карый да үпкәләп) ипи түгел, үлән дә бирмәделәр безгә, эзләп ашыйбыз.
Сарык: Ачтан үләм хәзер, бә-ә-ә (эчен тота).
Кәҗә: Кычкырма әле, кемдер килә, әйдә, качабыз (качалар).
Дүртенче күренеш.
(Аяк тавышлары ишетелә, Карт белән Карчык керәләр).
Карчык: Нәрсә дип әйтербез инде, белмим.
Карт: Турысын әйтербез, без сезне асрап ята алмыйбыз, чыгып китегез, диярбез (як-якка карыйлар, кәҗә белән сарыкны эзлиләр).
Карчык: Кая киткән болар? (Кәҗә төчкерә, Сарык аңа “Исән бул” ди.
Карт белән Карчык куркып китәләр).
Карчык: Кем бар анда?
Кәҗә белән Сарык : Ми-ки-ки, бә-әә, исәнмесез, хәерле кичләр.
Карчык: Ничек әйтик инде?
Кәҗә-Сарык бергә: Әйтегез, әйт.
Карт: Менә шул, Кәҗә белән Сарык, без сезне ашатып ята алмыйбыз,чыгып китегез, менә сезгә капчык. (Капчык бирә, кереп китәләр).
Бишенче күренеш.
(Кәҗә белән Сарык елый- елый чыгып китәләр. Музыка. Караңгы урман күренеше).
Сарык: Бик ашыйсым килә, бә-ә-ә-ә...
Кәҗә: Ачуымны чыгарма, чистый сарык булдың. Ми-ки-ки, кара әле, капчыкка берәр нәрсә салмаганнармы?
Сарык: Тот капчыгыңны, салганнар ди ( капчыкны, ачуланып, кәҗ
әгә ата, чыгып китәләр).
Алтынчы күренеш.
(Музыка. Аланда Кызыл башлык җырлый -җырлый чәчәк җыя.
Кәҗә белән Сарык керәләр).
Сарык.Кхем, кхем (тамак кыра).
Кызыл башлык: (сискәнеп китә, тавышка борылып карый) уф, сез икәнсез әле, нишләп йөрисез минем әкияттә? Бүре, дип торам. Барыгыз, бар, юлыгызда булыгыз.
( Кызыл башлык чыгып китә. Кәҗә белә Сарык та агач артына качалар.)
Җиденче күренеш.
(Мәче чыга). Бер- ике, бер- ике. Мин- Акыллы мәче. (Елаган тавыш ишетелә, тавышка бара).
Мәче: Кем бар анда? Мин -Акыллы мәче, ә сез кем?
Сарык: Адаштык, беттек, ачтан үләм (елый- елый агач артыннан чыгалар).
Кәҗә: Ярый, Акыллы мәче, без киттек әле, әкиятеңдә яшә, ә икедән соң өч була, белеп тор! ( мәче саный- саный югала)
Сарык: Менә Ахирәт, әкиятләр дә буталып беткән, безнең әкият кайда?
Кәҗә: Әйдә әле, Сарык, ял итик, аннан соң уйларбыз, әнә тегендә барыйк, бик матур урын, яшел үлән белән сыйланырбыз. (Китәләр).
Сигезенче күренеш.
(Музыка.Су буе...)
Су анасы: Аһ, җүнсез малай, тарагымны урлап качты, кара аны ,кич җиткәч авылыгызга киләм (бии башлый).
Сарык: Нәрсә бу? (Су анасының биегәнен карап торалар).
Су анасы: Ай, кем йөри анда саташып? (Кәҗә белән Сарык чыгалар.)
Кәҗә: Без идек әле бу. Йөрибез дөнья гизеп, рәхәт тормыш эзләп.
Кәҗә - Сарык бергә: Юлны югалттык.
Су анасы: Ах, сезнең кайгы түгел әле, барыгыз , барыгыз, шушы сукмак сезне кирәкле җиргә илтер. ( Су анасы югала. Кәҗә белә сарык сукмак буйлап китәләр).
Сарык: Бә-бә (абынып егыла), Кә-кә-кә -җә, кара әле (тотлыгып), ташмы бу?
Кәҗә: Ни булды тагын? ( исе китмичә) таш инде.
Сарык: Таш сина, баш бу. Бүре башы.Ах, бә-ә-ә-ә....
Кәҗә:(Әйләнә- әйләнә карый), чынлапмы? Точно, баш, бүре башы. (бармагын өскә күтәрә).
Тот капчыкны, сарык, гәүдәң арык, бүре башын ошбу капчыкка салыйк.
Сарык: Куркам, беттем, үләм, тотмыйм.
Кәҗә: Тот колагыннан син, мин дә тотам, әйдә, кирәге чыгар, салыйк капчыкка.
Кәҗә: Киттек (чыгып китәләр).
Тугызынчы күренеш.
(Музыка уйный, урман фонында учак яна, аланда бүреләр, кемдер учак яга, кемдер утын алып килә, ыгы-зыгы).
1нче бүре: Бүреләр- егетләр, килегез әле. Әйдәгез, концерт куябыз.
2 нче бүре. (Көлә) нинди концерт, бүре абзый, ботка пешми әле, утын кирәк.
3 нче бүре. Тик тор, Первыйның сүзе - закон (кашыклар белән Алмагачлары көен башкаралар).
Унынчы күренеш.
(Ут сүнеп яна, Кәҗә белән Сарык аланга килеп килеп чыгалар)
Сарык: Коткарыгыз, бүре бар (кәҗә артына кача).
Кәҗә: Тукта, бу бит безнең дуслар (гайрәтләнеп), ми- ки- ки, боткагызга ит алып килдек.
Сарык: (як- ягына карый) Минеме? Син нәрсә, ахирәт булып йөрисең тагын (үпкәли, читкә китә).
Кәҗә: Тик тор, Сарык, син- аңгыра, минем сүзне тыңла. Капчыкта бит бүре башы уники. Тот та китер иң майлысын (күз кыса).
Сарык: Әәә, алга! Син курыкмасаң, мин дә курыкмыйм (капчыктан бүре башы алып күрсәтә).
1 нче бүре: Егетләр, су беткән икән, мин тиз генә чишмәгә барып килим әле.
2 нче бүре: Мин - утынга.
3, 4 нче бүре: без дә (качып бетәләр)
11 нче күренеш
(Бию көе уйный, кәҗә белән сарык бииләр, аландагы чәчәкләрне җыялар).
Кәҗә: Нинди матур чәчәкләр!
Сарык: (ашап карый) нинди тәмле чәчәкләр!
Кәҗә: Әйдә, ахирәт, ботка ашыйк, ял итик, утка бүреләр дә килмәсләр. (бүрәнәгә утыралар) таң белән юлга чыгарбыз.
Кәҗә:(сәхнә алдына килеп)
Үзебезнең туган илебездән дә матуррак...
Сарык: Туган җиребездән дә якынрак җир юк. Өйгә кайтабыз.
Кәҗә: Кайтабыз!
( Барлык геройлар да сәхнәгә чыга.)
Кәҗә: Рәхмәт сезгә, дуслар.
Барысы бергә: Әкиятегез өчен рәхмәт, Кәҗә белән Сарык. (Күмәк җыр. Алмагачлары)
Алма булса, шундый булсын
Берсен бишкә буләрлек.
Дуслар булса, шундый булсын,
Синең өчен үлэрлек.
Эх, алмагачлары,
сайрый сандугачлары.
Сайрый-сайрый, сайрый-сайрый
Сагындыра башлады.
Алма бит ул, алма бит ул,
Алма бит ул түгәрәк
Шул тугәрәк эчләрендә
Яшик әле бергәләп.



