“Сез юл йөрү кагыйдәләрен, беләсезме?”
(әти-әниләре белән үткәрелгән бәйге)
Максаты.
Әти-әниләрнең юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү.
Бурычлар
1.Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү. Башваткычлар чишеп, конструктор белән төзеп, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.
2.Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген әти-әниләргә аңлату.
3.Әти-әниләр арасында дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эш: “әти - әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр” темасына информация элү; сөйләшүләр уздыру; залны темага кагылышлы рәсемнәр, плакатлар белән бизәү; уеннар өчен атрибутлар(юл тамгалары рәсемнәре,ватманнар,фломастерлар,уенчыклар)
әзерләү)
Җиһазлау: катнашучылыр, хөкемдарлар өчен өстәлләр, урындыклар, махсус транспорт төрләре, тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме, слайдлар күрсәтү өчен аппаратура һ.б.
Бәйге барышы
Зал темага туры китереп бизәлә.
А.б.: Хәерле кич, кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән бик мөһим очрашуга җыелдык. Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз.Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Бүгенге очрашуыбыз юкка гына әти-әниләр белән түгел, чөнки алар да балалар гомере өчен җавап бирә, алар да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
А.б.:Хөрмәтле әти-әниләр “Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? дип аталган очрашуыбызны башлыйбыз.
Ярышыбызда ике команда катнашыр. Ә хәзер, көчле алкышлар астында команда членнарын бирегә чакырабыз.
Жюри членнары белән таныштырып китик.
Ярышыбызның беренче этабы “Әйдәгез, танышыйк!” дип атала. Моның өчен 2 мин вакыт бирелә. ( исем, девиз сайлыйсыз )
1 нче команда:......
2 нче команда:.....
Ярышның икенче этабы “Тыңла. Уйла. Җавап бир” дип атала.
(Һәр командага дүртәр сорау бирелә. Җавап булмаган очракта башка команда га күчә).
Сораулар:
3 нче этап
А.б. Ярышыбыз кызганнан – кыза бара. Алдагы бәйге аша без, сезнең транспорт төрләрен ничек белүегезне ачыклап үтәрбез.
Уен: “Төркемнәргә бүл, нәрсә артык икәнен әйт!”
4 нче этап
А.б. Хәзер командалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган балалар җыры тыңларлар.Игътибар җырның исемен әйтергә!
5 нче тур
(Чиратлаштырып өч очрак күрсәтелә. Командалар бу киеренке хәлләрдән чыгу юлларын аңлаталар)
Сорау: Балалар уен мәйданчыгын дөрес сайлаганнармы?
Сорау: Малайлар юл аша чыгу кагыйдәләрен үтәделәрме?
Сорау: Җәяүлеләр дөрес хәрәкәтләнәләрме?
(Командаларның җаваплары, фикерләре тыңланыла)
6 нчы тур
Уен: “Юл билгесен җый”
А.б. Һәр командага да берничә конверт бирелә.Кайсы команда тизрәк һәм дөрес җыеп бетерә шул җиңүче була.
А.б. Хәзер бераз ял итеп алыйк. “Светофор” уенын уйнарбыз. Кызыл(туктап торалар),сары(урында атлап торалар), Яшел(хәрәкәт итәләр)
Уен: “Светофор”
7 нче тур
Чираттагы уеныбыз “Транспорт төзе”дип атала. Командалар шушы конструктолардан транспортлар төзеп ярышалар. Кайсы команда күбрәк төзи?
8 нче тур.
“Кызыклы автомульти”
А.б. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Хәзер сүзне хөкемдарларыбызга бирәбез
А.б. Хөрмәтле әти-әниләр,килгән кунаклар! Менә без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек. Барыбызда да исән – имин булыйк дип без сезнең белән саубуллашабыз.
Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!


