Каталог публикаций

Образовательный каталог публикаций "Время Знаний"
Идентификационный номер ISSN: 3034-5952
Издается с 2017 года
Периодичность выхода новых работ: ежедневно
Вид издания: каталог
Версия издания: электронное сетевое
Издатель: Воробьев И.Е.
Тематика: образование
Адрес редакции: г. Тольятти, пр-т. Московский, 57/210

Разместить публикацию Список всех публикаций Опубликовано работ: 63435 лэпбук времена года лэпбук дикие животные



"Чыршы байраме" сценария праздника

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Чыршы бәйрәме

Музыка астында балалар залга керәләр һәм чыршы алдына тезелеп басалар.

Алып баручы. Әйдә килегез, балалар,

Чыршы янына чыгыйк.

Бергәләшеп уйнап – көлеп,

Яңа елны каршылыйк.

1.Каршылыйк дуслар бергәләп, 2. Салкын кыш килде,

Яңа ел килә безгә. Ак карлар яуды.

Әнә күпме кунак килгән, Буран уйнады,

Әйләнә тирәбезгә. Таулар ясады.

3. Җырлыйбыз, биибез, 4. Урманнан безгә

Зурлыйбыз Яңа елны. Чыршы да килгән.

Яңа елда яңа утлар Яңа елны каршыларга

Яктыртсын барыр юлны. Матур күлмәген кигән.

“Чыршыкай” җыры җырлана.

1.Ямь-яшел ылыслары, балкып тора утлары.

Чыршыкай, чыршыкай, бигрәк матур чыршыкай.

2. Сиңа килгән кунаклар, аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай, чыршыкай, бигрәк матур чыршыкай.

3. Әйлән-бәйлән уйныйбыз, биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай, чыршыкай, бигрәк матур чыршыкай.

А.б. Кар шыгырдаган тавыш ишетелә, кемдер безнең бәйрәмгә ашыга бугай.

Музыка астында өлкән Юлбасар керә.

Атаманша. Әһә таптым бәйрәм буласы җирне. (Балаларга) Дәшмәгез, шып булыгыз!Юкка монда килмәдем. Бер яңалык ишеттем. Бүген монда, Яңа ел бәйрәмендә, Кыш бабай күп бүләк өләшә икән. Ул бүләкләрне кулга төшерер өчен яхшы план кирәк! Тик ничек Кыш бабайны алдарга? Сыбызгы алып сызгырта. (Үзе сызгырса да ярый).

Музыка астында 1юлбасар керә.

1 юлбасар. Ни булды атаманым?

Атаманша. Кил, хәзер аңлатам. (Башын иеп сөйли.Көләләр.)

1 юлбасар.Во! Шәп булыр.

А.б. Нишләргә инде безгә хәзер. Юлбасарларны туктатырга кирәк. Нәрсә уйлады икән алар? Кыш бабабыз бәйрәмгә килә алмаса ни эшләрбез? Кар бөртекләре килегез, Юлбасарларга комачауларга кирәк. Аларның юлларын кар белән каплагыз.

“Кар-буран биюе”

Юлбасарлар керә.

Атаманша. Көчле буран чыкты, кар көртенә батып кала яздык бит.

1Юлбасар. Исәнмесез балалар. Бәйрәмгә җыйналдыгызмы, Кыш бабагызны көтәсезме? Көтегез, көтегез. Ул бүген бәйрәмгә килмәячәк.

Атаманша. Без Кыш бабагызны бүләкләре белән бергә урладык. (бармагын өскә күтәреп.) Шулай булгач без монда бәйрәм итәчәкбез. Урманда салкын. Әнә монда ничек матур, якты, җылы.

А.б. Минем аңлавымча сез Кыш баайны урлап, балаларны бәйрәмсез калдырмакчы буласызмы?

Атаманша. Тапканнар бәйрәм. Яңа ел... Ә безгә монда бик рәхәт.

А.б. Юлбасар әфәнделәр ә сезнең безнең белән бергә бәйрәм итәсегез килмиме? Бергәләп уйнарбыз, биербез, җырларбыз.

Атаманша. Ә безгә берәүнең дә бәйрәм уздырганы булмады.

А.б. Әйдәгез бергәләп биибез.

 «Шапки-ушанки» биюе.

1 Юлбасар. Ә нәрсә, безгә ошады.

А.б. Менә күрдегезме нинди уңган безнең балалар. Җибәрегез безнең Кыш бабабызны.

Атаманша. Әәә, юк инде.

А.б. Әйдәгез болай итәбез. Безнең бер малайдан аркан бавын тартып ала алсагыз сез җиңәрсез, ала алмасагыз сез безгә Кыш баайны җибәрәсез. Килештекме?

Атаманша. (башын кашып.) Болар бик кечкенә, бик көчсез, шулай булгач җиңәрбез.(Алып баручыга.) Әйдә килештек. Чыгар батыр малаеңны монда.

Иң кечкенә малайга күлмәк җиңе эченнән бауны тарттырып чыгаралар. Ул аны ике кулы белән тотып тора. 2 юлбасар тартып карыйлар, ала алмыйлар. Икесе дә тезләнеп:

Юлбасарлар.Батыр малай кичер безне!

1 Юлбасар. Без бүләкләрне кире бирербез.

Батыр. Кыш бабайны да җибәрегез! (Юлбасарлар китәләр.)

А.б. Балалар безгә Кыш бабайны чакырырга кирәк. Адашып йөрмәсен.

Балалар Кыш бабай, Кыш бабай.

Музыка астында Кыш бабай керә.

Кыш бабай Аууу балалар, мин монда, менә килеп тә җиттем.

Балалар. Саумы Кыш бабай!

Кыш бабай. Исәнмесез балаларым,

Минем матур алмаларым.

Зур улларым, зур кызларым,

Иң кадерле күз нурларым.

А.б. Әйдә Кыш бабай түребезгә рәхим ит.

Кыш бабай. Ә юлбасарларны бәйрәмне бозарга теләгәннәре өчен хәзер бозга әйләндерәм.

Юлбасарлар. Гафу ит безне Кыш бабай. Безгә урманда күңелсез, ә балаларга әнә ничек күңелле. Безнең алар белән уйныйсыбыз, җырлыйсыбыз килә.

Кыш бабай. Ничек уйлыйсыз балалар, гафу итәбезме юлбасарларны?

Балалар. Гафу итәбез.

Кыш бабай . Ярый калыгыз бәйрәмдә. Әгәр дә тагын шуклансагыз мин сезне...!(Таягын өскә күтәрә).

Атаманша. Юк, юк Кыш бабай без иң тәртипле, иң акыллылар булырбыз.

А.б. Безнең балалар син килешкә шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.

Кыш бабай. Яле, яле, бик зур булып үскәнсез, күрсәтегез әле һөнәрләрегезне.

“Кар ява” Логоритмик уен.

“Вперед 4 шага” уены.

12. Әй Кыш бабай, кыш бабай 13. Яшел чыршы янында

Хуш киләсең, уз бире. Җыелып бертугандай.

Кунак булып килер дип Әйлән-бәйлән уйный идек,

Күптән көттек без сине. Килеп керде Кыш бабай.

14. Бәйрәмебез син килгәч, 15. Яңа ел, яңа ел -

Матурланды тагын да. Безгә күп кунак килгән.

Бик күңелле уйнавы Кыш бабай белән Кар кызы

Яшел чыршы янында. Күп бүләкләр китергән.

16. Хуш киләсең Кыш бабай 17. Ак сакаллы Кыш бабай

Әйдә түргә рәхим ит. Кунакка килдең бүген.

Яңа елны безнең белән Һәммәбез тагын бер яшькә

Бергә бәйрәм итеп кит. Зурайдык инде бүген.

18. Үзең шаян, үзең юмарт

Үзең шундый һаман карт.

Безнең белән бие, җырла

Бүлмәбезгә ямь тарат.

“Кыш бабай белән күмәк җыр”.

“Танец по кругу” җырлы уены. (“На носок, каблучками топнем”)

Кыш бабай.. Әйдәгез бергәләшеп уйнап алабыз. Басыгыз барыгыз да түгәрәккә. Утырыгыз чаналарга. Тау шуарга барабыз.

Уен уйнала. “Чана шуу уены” (“С горки саночки летят” ) Юлбасарлар икесе бергә бииләр. Икенче куплеттан соң Кыш бабай кар йомарламнарын ыргыта. Ахырда барысы да кар атып уйныйлар.) Чаналарга кире утырып кире кайталар.

Кыш бабай. Сезнең белән уйнагач бик эссе булып китте бит әле

«Бумажный оркестр».

“Бубенцы” биюе.

19. Кыш бабай килә, Кыш бабай, 20. Кыш бабай, Кыш бабай

Мамык карлар яуганда. Безне сагынып килдеңме?

Кыш бабайның капчыгы бар, Матур капчыгыңа салып

Ниләр генә юк анда. Бүләкләр китердеңме?

21. Син бит безгә ел саен 22. Яңа ел белән котлап

Бүләкләр таратасың. Бик күп бүләкләр төяп.

Бүләкләрең бик тәмле Кыш бабай килде безгә,

Безнең бәйрәм бик ямьле. Уйнадык без бергә.

23. Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Капчыгыңны чиш әйдә.

Бүләкләрне күрсәт әйдә

Безне куандыр әйдә.

Кыш бабай. Әй балалар, мин сезне аңладым. Сез минем бүләкләрне Яңа ел бәйрәмендә алдыгыз. Ә хәзер сезгә кечкенә генә күчтәнәчләремне өләшәм.

Кыш бабай конфет өләшә.

21. Рәхмәт, рәхмәт күп бүләк

Син безгә китергәнсең.

Без нәни дусларыңны

Сөендерим дигәнсең.

А.б. Ә хәзер барыбыз бергә биеп алыйк. Бәйрәмебез дәвам итә!

Кыш бабай. Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән – бәйлән.

Матур җырлар җырладык

Кунак булып туймадык.

Тик ктәр вакыт җитте,

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Киләсе елларга кадәр сау булыгыз! ( Китә.)

Алып баручы. Яңа елның таңнары

Гел аяз булып торсын.

Ул тарихта бәхет елы

Булып язылсын.

Кадерле балалар, кунаклар, безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә яңа елда яңа бәхетләр, шатлык – куанычлар теләп калабыз. Тагын бер кат бәйрәм белән сезне!