Республика Татарстан Балтасинский муниципальный район муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Тема: Уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары Автор: Яббарова Альфира Мансуровна учитель начальных классов Бурбашский СОШ Балтасинский район 2025 год |
МАСТЕР-КЛАСС
Тема: «Уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары»
Максат: мастер-класста катнашучыларны уку грамоталылыгын формалаштыруның кайбер алымнары һәм алымнары белән таныштыру
Бурычлар: 1укучылар грамоталылыгын формалаштыру буенча эш алымнарын күрсәтү;
2) кайбер алымнарны һәм ысулларны куллану нәтиҗәлелеген шәрехләү;
3) эшчәнлек нигезендә уку грамоталылыгын формалаштыру буенча эш алымнарын үзләштерү
Мастер-классның барышы
I Оештыру, мотивация
Укытучы сүзе:
-Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезнең бүгенге осталык дәресендә катнашуыгызга мин бик шат.
Сезнең белән эшчәнлекне кечкенә генә бер интервьюдан башлыйсым килә. Сез мин биргән сорауларга алдыгызга куелган төсле түгәрәкләр белән җавап бирсәгез иде. “Әйе”дигән җавап бирсәгез яшел, “Юк” дигән җавап бирсәгез – сары төстәге түгәрәкләрне күтәрересез.
Юк билгеле. Җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә.
II Тема, максатларны ачыклау
Бүгенге мастер - классның темасы: «Уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары». Мастер классыма түбәндәге максат һәм бурычларны куйдым.
Бүгенге көндә Федераль дәүләт белем бирү стандарты башлангыч гомуми белем бирүнең өстенлекле максаты итеп:
« ...кече мәктәп укучысының уку компетентлыгын формалаштыру, үзен грамоталы укучы буларак аңлаучы, уку эшчәнлеген үз белемен күтәрү чарасы буларак кулланырга сәләтле шәхес итеп формалаштыру» ны куя.
III Теоретик өлеш
Уку – коммуникатив танып белү эшчәнлегенең иң мөһим төрләренең берсе, аның нигезендә фикерләү эшчәнлеге ята. Уку күнекмәләре бик мөһим, чөнки көндәлек тормышта без еш кына язу үрнәкләре белән хәл итәбез: китаплар, матбугат басмалары укыйбыз, интернет челтәрләрендә төрле мәгълүмат эзлибез. Уку кешенең культурасын үстерә, аны шәхес буларак тәрбияли.
Уку грамоталылыгы - функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше.
Ул – укучының текстны аңлый, анализлый, куллана, алар турында уйлана белү, уку белән үз белемен киңәйтү, алдына куелган максатына ирешү, социаль тормышта катнаша алырлык итеп шөгыльләнә белү сәләте
Үсеш алган укучының ике төркем осталыгы формалашкан булырга тиеш:
1. Инфоормацияне таба һәм турыдан-туры гади нәтиҗәләр формалаштыра белү осталыгы.
2. Автор тарафыннан турыдан туры әйтелмәгән бәйләнешләрне урнаштыра белү осталыгы.
Шушы осталыкларны укучыларда булдыру өчен эшчәнлек төрләре модуле төзелгән.
Бу схемадан күренгәнчә эшчәнлекне текстка таянып һәм текстан тыш белемнәргә таянып эшләү күз алдында тотыла .
Тексттка таянып эш иткәндә
-Мәгълүматны табу, аерып алу;
-Интеграллаштыру һәм интрепретацияләү
-Тексттагы мәгълүматны куллану.
Ә тексттан тыш белемнәргә таянып эш иткәндә фикерләү һәм бәяләү төрләре тора
Уку грамоталылыгын формалаштыруда бүгенге көндә күп кенә алымнар кулланыла.
Текст буенча биремнәр төзү алымнары:
1. “Юка” һәм “Юан” сораулар” алымы
-Бу алым укучылар арасында узара сорау бирүне оештырганда бик отышлы. Сорауларны формалаштыра белү һәм төрле төшенчәләр белән эш итә белүне таләп итә.
“Юка” сораулар | “Юан” сораулар |
Кем? Нәрсә? Кайчан? Кайда? Ничә? Килешәсезме? Дөресме? | Ни өчен?...аңлатыгыз; Ни өчен сез шулай дип уйлыйсыз? Ни өчен сез шулай дип саныйсыз? |
2. “Мозаика”алымы (ягъни өлешләрдән тулы бер текстны җыю)
- Бу алым эчтәлекне эзлекле итеп истә калдырырга ярдәм итә. Текстны рәсемнәрдән яки аерым абзацлардан җыярга була. Абзацларны салават күпере төсендәге төсле кәгазьләргә бүлгәләп язып, салават күпере төсләренең тәртибендә җыела торган итеп тә эшләргә мөмкин. Әмма бу үзенчәлекне балалар белергә тиеш түгел. Текстны җыеп чыккач кына моңа игътибар иттерергә мөмкин
3. “Җитмәгән мәгълүматны тутыру ( ”Письмо с дырками»)
-Бу алым өйрәнгән материалны кабатлаганда бик отышлы бигрәк тә рус теле, татар теле, әйләнә-тирә дәресләрендә куллану уңышлы. Әдәби уку дәресләрендә дә шигырьләрдәге сүзләрне төшереп калдырып бирергә мөмкин.
Алымнар бик күп төрле. Хәзер без шул алымнарны ничек, кайда уңышлы кулланыргаөйрәнербез.
IV Практик өлеш
Ә хәзер тиз генә кулларыгыздагы кәгазь кисәкләрен тотып хәрәкәтләнепбертөрле бизәкләр бер урынга, икенче төрле бизәкләр бер урынга җыелсагыз иде.
Өстәлләрдә урын алуыгыз сорала. Ике төркемгә ике төрле текст. Без хәзер шул текстлар өстендә шул алымнар белән эш итәрбез. Башта сез үзегезне укучылар ролендә буларак эш итәрсез. Тиз генә текстлар белән танышабыз.
4. “Концептуаль таблица” алымы
Бу алым бигрәк тә әдәби уку дәресләрендә уңышлы кулланыла. Укучыларга укылган тексттан чагыштырырга мөмкин булган фактлар, геройлар алына. Укучылар тексттагы мәгълүматтан файдаланып шул таблицаны тутырырга тиеш булалар.
5. “Хатаны тап” алымы да бик киң кулланыла.
6. “Дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар” (Верные и неверные утверждения) алымы
V Мастер классны йомгаклау
Сезгә бер соравым бар.
Ни өчен бу алымнарны куллану уңышлы һәм аларны кайда кайчан кулланырга мөмкин?Вопрос к участникам группы: почему эти приёмы эффективны и где их можно использовать?
- Бу алымнар текст белән эшләгәндә түбәндәге бурычларны чишү өчен кулланыла :
-тексттны күрә, тыңлый һәм тоя белергә өйрәтә;
-укучыларның сөйләм хәтерен тулыландыра;
-сүзлек запасын баета;
-уку материалын продуктив үзләштерергә ярдәм итә;
-үз фикереңне формалаштыра, аңлатып бирә алырга булыша
VI Рефлексия.
“Тотрыклы сүзтезмәләр” алымы.
Мастер классыбыз да ахырына якынлашып килә. Ә хәзер бүгенге мастер класста үзегезнең эшчәнлегегезне нинди фразеалогик сүзтезмә ярдәмендә сурәтләп бирә алырсыз икән? Рәхим итегез.
Барчагызга бик зур рәхмәт. Киләчәк тормышыгызда уңышлар һәм тазалык теләп калам. Шуның белән мастер класс тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Кушымта
1. “Юка” һәм “Юан” сораулар” алымы
“Юка” сораулар | “Юан” сораулар |
Кем? Нәрсә? Кайчан? Кайда? Ничә? Килешәсезме? Дөресме? | Ни өчен?...аңлатыгыз; Ни өчен сез шулай дип уйлыйсыз? Ни өчен сез шулай дип саныйсыз? |
Бирелгән текст буенча “Юка” һәм “юан” сораулар төзегез.
________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
2. “Мозаика”алымы (ягъни өлешләрдән тулы бер текстны җыю)
Сезнең алдагы конвертларда бу алым өчен рәсемнәр бар. Шулар ярдәмендә биремне үтәрсез.
3. “Концептуаль таблица” алымы. Сез укучыларга бу текст буенча нинди таблица тутырырга тәкъдим итәрсез?
3. “Җитмәгән мәгълүматны тутыру ( ”Письмо с дырками»)
Шушы алымны кулланып бирелгән текст буенча укучыларга бирем әзерләгез.
-Бу алым өйрәнгән материалны кабатлаганда бик отышлы


