Без Тукайны яратабыз, өйрәнәбез, укыйбыз
Максат: балаларның күңел күтәренкелеген булдыру, сүз байлыгын үстерү, шигырьләрне сәнгатъле итеп сөйләүдә, әсәрләрне сәхнәләштерүдә, тамашачылар алдында оста чыгыш ясауда күнектерү, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай белән горурлану хисләре тудыру, татар теленә- туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш: тугры, бөҗәк, шәкерт,Былтыр
Кирәкле әсбаплар: Г.Тукайның портреты, әкият сәхнәләштерү өчен кирәкле декорацияләр, костюмнар, ясалма бүрәнәләр, магнитафон, татар халык бию көе.
Алдан эшләнелгән эш: “Су анасы”, “Шүрәле”, әкиятләрен, “Кызыклы шәкерт”,”Бала белән күбәләк” шигырьләрен сәхнәләштерү, маскалар, киемнәр, атрибутлар әзерләү, шигырьлар ятлату, балалар белән репитицияләр ясау, залны бәйрәмчә бизәү, Г.Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен уку.
Хәерле көн барыгызга,
Менә кыш үтеп китте.
Ямь өстенә ямь өстәп
Җиргә яз аяк басты.
Күктә кояш елмая,
Күңелләр күтәрелә.
Сөендереп, туган якка
Кошлар кайта көньяктан.
Карлар эреп беткәндә, аяз күктә кояш балкыганда, шаулап-гөрләп җиргә яз ае – апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Бүген без аны искә алырбыз, аның әсәрләрен яттан сөйләрбез, сәхнәләштерербез.
Тукайны без яратабыз, аның әсәрләрен яттан өйрәнеп сөйләргә яратабыз. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә җавабы аның Тукай әсәренең бер герое
Йортныӊ тугры сакчысы
Кешенеӊ якын дусты,
Яратсан әгәр аны
Ул сиңа мәрхәмәтле.
Ул була....? ( Эт)
Дөрес балалар. Бу – Тукай шигырендәге көчек. Хәзер шул шаян, ләкин бернәрсәгә дә өйрәнергә теләми торган Акбай турындагы шигырнекарап китик әле.
Шигырь: «Кызыклы шәкерт».
Авыл өе, койма артыннан сикергәләп көчек чыга. Алдына бала чыга. Балалар шигырьне сәхнәләштерәләр
Әйе, балалар, Тукай ялкауларны сөймәгән, эшкә кечкенәдән өйрәнергә, ялкау булмаска, эш эшләгәндә тырышырга кушкан. Ул әнисенен үзенә бишек җырлары җырлаганын хәтерләми дә. Ләкин апалары кечкенә сеңелләрен йоклатканда бишек җыры җырлауларын тыңларга ярата торган булган. Аның күңеленә нык кереп калган, Габдулла үзе дә “Бишек җыры “ шигырен язган
“Бишек җыры” на кызлар курчаклар белән бииләр.
Г. Тукай ятим булгангамы бик нечкә күңелле булып үсә. Табигатьне, бөҗәкләрне, хайваннарны бик яраткан. Без моны аның шигырьләреннән дә укый алабыз. Тыңлагыз әле, мин сезгә табышмак әйтәм.
Нинди матур күлмәге,
Тотсаӊ, уӊа бизәге.
Очып китмә, тор бераз,
Тимим сина бөҗәгем. (Күбәләк).
Шигырь: «Бала белән күбәләк»
Урман күренеше. Җиңелчә көй яңгырый. Залга күбәләк (кыз бала) очыпкерә. Чәчәкләр арасыннан очып йөри. Кулына чиләк тоткан кыз күбәләк артыннан йөгерә, куа.
Кыз:
-Нинди матур күбәләк! Тукта, китмә, мин сиңа тимим. Бары синең белән сөйләшәсем килә.
Күбәләк бер чәчәк өстенә басып “куна”. Кыз аны куып җитә
“Бала белән күбәләк” шигыре сәхнәләштерелә
А.б. Тукай бик аз яшәсә дә, ул халклар күңеленә нык үтеп кергән. Аның турында шагыйрьләребез матур сүзләр әйтәләр.
1.Кирәк икән җырлыйбыз,
Кирәк икән сөйлибез.
Тукай абый шигырьләрен
Бик яратып укыйбыз.
2.Тукай бөек шагыйрь булган
Язган күпме әсәрләр.
Алар безнең күңеллләрдә
Онытылмый яшәрләр.
3Тукай әкиятләрен сөйләп,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр
Безнең дуслар барсы да.
А.б Балалар, минем сезне тикшереп карыйсым килә. Чынлап та сез Тукай әсәрләрен яхшы беләсез микән. Мин күрсәткән әйберләр аның кайсы әсәрләрендә бар. ( алтын тарак, капчык, күбәләк, эт, учак, балта, бүрәнә)
Җаваплар
Ә хәзер шушы әсәрләрне сәхнәләштереп күрсәтик әле.
“Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.
Авыл күренеше, болында малайлар уйнап йөри. Алар бер-берсен кушып уйнап алалар. Күл буена килеп утыралар.
1 малай
Их, егетләр, нинди күңелле, җәй көне авылда. Саф һава, кошлар сайрый. Укырга барасы юк. Рәхәтләнеп ял ит. Әйдәгез уйнап алабыз.
2 малай
Әйдәгез, мин бер уен беләм, әти өйрәтте. Алар безнең кебек бала вакытта уйный торган булганнар. “Кем җитез?” дип атала.
Уен уйнала.
малай
Уф, тирләтте, су коенып аласы иде. Көне дә эссе, кояш кыздыра.
Балалар арткы планга чыгып китәләр,күл буеның алгы ягана Су анасы чыгып утыра, чәчен тарый, җырлый.
Су анасы
Үзем гүзәл, буем нәфис
Су буенда үскәнгә.
Мин сылуга күз тимәсен
Кем дә булса килгәнче
Чәч-башымны тарыймчы.
Шунда малай килеп чыга. Су анасын күреп куаклар артына кача, курка.
Малай
Абау, нинди куркыныч хатын бу, Нинди озын чәче. Ааах, кулындагы тарагы нинди матур, кояшта ялтырый. Алтын түгем микән? Минем әнинең андый тарагы юк.
Су анасы “суга чума”(ширма артына кереп китә). Алтын тарагы басмада кала. Малай куаклар артыннан чыга, як-ягына карана,
Малай
Әхә, үзе китте, ә тарагы калды. Онытты ахрасы, алам да, әнигә алып кайтып бирәм.
Әкерен генә басма янына килеп таракны ала да бүлмәне бер йөгереп әйләнә. Шул вакытта Су анасы ширма артыннан чыгып аның артыннан йөгерә. Үзе йодрык белән яный, малайга кычкыра:
Су анасы
Аах син карак, ник алдың, бир тизерәк, ул бит минем алтын тарак.
Малай өй янына килеп җитә, этләр өргән тавылар. Су анасы туктап кала һәм куркып яңадан күл буена таба китә.
Малай
Ха-ха-ха, курыктыңмы.
Өй эче күренеше: карават. өстәл, урындык, сандык. Әни урындыкта утыра.
Малай
Әни, әни, кара әле, алтын тарак таптым. Нинди матур әйме
(Әнисенә бирә, әнисе таракны кулына ала, карап тора).
Әни
Каян алдың син бу таракны, бу бит гади тарак түгел бугай. Белмим инде, ярар микән. Берәр кеше югалткандыр, эзләрләр.(сандыкка салып куя).
Малай
Юк, әни, кешенеке түгел, югалтмаган. Су буеннан таптым аны. Мин әни ардым, сусадым.
Әни
-Ярар улым,аргансың, мә су эч, ашап ал да ял ит.
Малайны йокларга яткыра. Салмак кына музыка уйный. (Әллүки көе)
Әни бу вакытта җыештыра, караватта урын әзерли, ята. Ширма тәрәзәсе янына Су анасы килә, шакый. Әни кеше тәрәзә янына килә, малай торып утыра, башыннан юрганы белән каплана.
Әни
- Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Су анасы
– Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир!
Көндез су буеннан синең улың алып качты.
Әни кеше таракны сандыктан алып, тәрәзәдән ата, һәм тиз генә тәрәзә пәрдәсен тартып куя. Аннары малай янына килеп утыра.
Әни
Улым, ник алдың син кеше әйберсен?
Алай ярамый бит. Нинди генә булмасын, кеше әйберсенә рөхсәтсез кагылма. Бу бик начар гадәт.
Малай
Әни, ул бик матур иде. Минем аны сина алып кайтып бирәсем килде
Әни
Иии, улым минем (малайны кочаклап ала, башыннан сыйпый. Малай торып баса әкрен генә сөйли-сөйли залга таба атлый)
Малай
Шушы көннән башлап мин
андый эшләр кылмадым.
Иясе юк икән дип,
Әйберләргә тимәдем.
“Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерү
Кошлар сайрый. Җилкәсенә балта салып бер малай килеп керә. Идәндә яткан “бүрәнәне” чаба” башлый. Маңгаендагы тирне сортеп бүкәнгә утыра. Агачлар артыннан Шүрәле карап тора. Кулларын ышкып, күзләрен уйната. Бераздан малай янына чыга. Башта күзгә күз карашып торалар
Шүрәле
Сәләм, егет, нишләп йөрисен син безнең урманда?
Малай
Менә йөрим әле, сина миннән ни кирәк?
Шүрәле
Әй, курыкма син миннән,
Мин карак-угры түгел.
Бер гадәтем бар шул минем
Уйнарга яратам кети-кети.
Кил әле, син дә бераз
бармакларыңны селкет,
Уйнап алыйкчы егет
Синең белән кети-кети
Малай
Яхшы-яхшы, мин риза
Тик шартым бар бит минем.
Шүрәле
Нинди шартың, әйт тизерәк
Нәрсә кушсаң да үтим.
Малай
Әәәнә тегендә бер бүрәнә
Башында бар ярыгы.
Шул ярыктан син тотарсың
Мин дә сиңа булышырмын.
Шул агачны бергә-бергә
Күтәреп арбага салыйк.
Шүрәле
Әйдә-әйдә тизерәк
Эшләп ташлыйк бу эшне.
(Бүрәнә ярыгына кулын тыга, малай балтасын тартып ала. Шүрәленең бармагы кысыла. Шүрәле кычкыра, чабалана)
Нәрсә бу, нишләттең мине
Бик авырта бармагым.
Коткар мине, әй егет
Юк икән синең җаның!
(Малай балтасын алып китеп бара. Шунда ялварып шүрәле аңа):
Әйтче, зинһар, әшәке җан!
Кем син? Исемең ничек?
Малай
Әйтим инде, син белеп тор:
Исемем Былтыр минем.
Бу егет абзаң булыр бу,
бик белеп тор син, энем!
(Малай чыгып киткәч Шүрәлеләр керә, Алар иптәшләре янына киләләр, башларын чайкап карап торалар,)
1Шүрәле
Ни булды, ник шулай акырасың?
Шүрәле
Кулымны Былтыр кысты.
2 Шүрәле
Ни сөйлисең син җүләр.
Кысканга былтыр,
Кычкыралармы быел!?
(Шүрәлеләр кысылган Шүрәлегә бармак төртеп көләләр).
А.б
Балалар, сез Тукайның тагын башка әсәрләрен тыңлаганыгыз бармы?
(“Эш беткәч уйнарга ярый”, ”Карлыгач”, “Гали белән кәҗә”, “Кошларга”, “Бичара куян”.....)
Балалар, сез Г. Тукайның әсәрләрен бик яхшы беләсез. Аның шигырьләре безне ялганлашмаска, урлашмаска, туган илне һәм табигатьне сөяргә өйрәтә.
Балалар торып басалар һәм “Туган тел” җыры башкарыла. Кичә тәмам.



