Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
“Татар Ямалы балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
«Әкияти аланга сәяхәт»
Уртанчылар төркемендә математика шөгыле план конспекты.
Хасаншина Дилә Батрхан кызы
беренче квалификацион категорияле тәрбияче
«Әкияти аланга сәяхәт»
Уртанчылар төркемендә математикадан оештырылган эшчәнлек
Максат: уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.
Бурычлар:
Тәрбия бирү: математика фәненә мәхәббәт, ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү.
Белем бирү: 2 предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларның төсен, формасын тану һәм дөрес итеп әйтә белүне, 1 – 5 кадәр цифрны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; “ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп куеп, җавап бирергә өйрәтү.
Үстерү: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү.
Җиһазлау: мультимедия проекторы, “Теремкәй” әкияте геройлары, цифрлар язылган чәчәкләр, зур һәм кечкенә карточкалар, 2 төрле озынлыктагы юл.
Белем бирү өлкәләре: танып-белү (математика), матур әдәбият белән таныштыру , физкультура, социальләштерү.
Эшчәнлек барышы
Балалар ярымтүгәрәккә басалар.
Т:Исәнмесез, балалар, хәерле иртә!
Хәерле иртә кояшка,хәерле иртә кошларга,
Хәерле иртә дусларга,безнең елмайган йөзләргә!
Әйдәгез әле балалар, бер-беребезгә карап елмайыйк.
Мин Дилә апа булам, сезнең янга бик яхшы кәеф белән килдем.Үземнең яхшы кәефемне сезгә дә бирергә телим. Ә сезнең исемнәрегез ничек?(балаларның һәрберсе белән танышып чыгам)
Мин сезнең белән танышуыма бик шатмын.
Ә хәзер әйдәгез урыннарыбызга утырыйк.
- Балалар, сез әкиятләр яратасызмы?
Сезнең иң яраткан әкиятегез нинди?(Балаларның җаваплары)
Игътибар белән мине тыңлагыз. Менә бу табышмакка җавап бирсәгез, нинди әкияткә сәяхәткә барганны табарбыз
Нәкъ басу уртасында
Бик матур өй тора.
Бик биек тә түгел,
Тәбәнәк тә түгел. Нәрсә ул? (теремкәй).
- Бик дөрес , балалар. Менә без сезнең белән урман аланында Теремкәй әкиятенә сәяхәткә чыгарбыз.Тагын бер тапкыр әкият геройлары белән очрашырбыз.Шушы матур аланда бер Теремкәй бар икән, ә аның янында каен һәм чыршы агачы үсә. Теремкәй янында үсеп утыручы каен белән чыршыны чагыштырып карыйк әле.
Дидактик күнегү: “Кайсы биек, кайсы тәбәнәк?
-Әйтегез әле, чыршы агачы нинди? (Тәбәнәк)
-Каен агачы нинди? ( Биек)
-Әйе, бик дөрес: чыршы агачы тәбәнәк, ә каен агачы биек
Бервакыт, тычкан алан яныннан үтеп барганда, шул теремкәйне күреп алган һәм шунда барырга уйлаган.
Теремкәйгә бару өчен 2 юл бар ди: берсе озын, ә икенчесе кыска юл. “Кайсы юл белән барсам тизрәк барып җитәрмен икән?”, – дип уйлаган тычкан. Балалар, әйдәгез тычканга ярдәм итик.
Дидактик күнегү: “Кайсы озын, кайсы кыска?”
Менә сезнең алдыгызда ике юл: берсе озын, ә икенчесе кыска. Әйтегез әле, тычкан кайсы юлдан тизрәк барып җитә алыр икән?
-Безнең алдагы тасмалар бер төстәме?(юк)
-Зурлыклары буенча бер төрлеме?( Юк, алар төрле зурлыкта)
Кайсы тасма озынрак,кайсы тасма кыскарак?
-Моны ничек исбатлап була?(Берсе өстенә икенчесен куеп)(Балалар ике юлны чагыштырып карыйлар һәм кыска юлдан барса тизрәк барып җитә дигән нәтиҗә ясыйлар.балалар бармаклары белән башта кыска юлдан үтәләр ә соңыннан озын юлдан үтәләр.Кайсы юлдан барса тизрәк барып җитәчәген ачыклыйлар).
Менә тычкан теремкәй янына барып та җиткән.
Шулай итеп тычкан теремкәйдә яши башлаган
-Балалар, әйтегез әле, тычкан ничәнче булып теремкәйгә килде? (Беренче. Балалар 1 цифрын күрсәтәләр)
Бу аланнан ерак түгел бик матур күлдә бака яши икән. Беркөнне бака күлдән башын чыгарып караган һәм Теремкәйне күреп алган. Бака түмгәктән түмгәккә сикереп күлнең шул ягына чыгарга уйлаган. Ләкин түмгәктәт түмгәккә сикергәндә анын сәйләннәре өзелгән.Бака сездән шул сәйләннәрен тезеп бирүне сорый.Ярдәм итәбезме балалар бакага?
Менә сезнең алда тарелкада нәрсәләр ята(геометрик фигуралар)(балалар һәр фигураны исемен әйтәләр.Тәрбияче күрсәтмәсе буенча фигураларны тезәләр)
Уен “Сәйлән тезү”
Кызыл өчпочмак-сары квадрат-яшел түгәрәк-зәңгәр өчпочмак-яшел түгәрәк-сары квадрат-кызыл өчпрчмак.
Хәзер карагыз инде, сезнеке нинди булды да, баканың сәйләне нинди булган?
-булдырдыгыз балалар, бик дөрес эшләдегез.
Менә бака сәйләннәрен дә чәчкән һәм төсләрне дә оныткан. Күрсәтегез әле мина балалар төсләрне.( һәр төсне аерым әйтеп күрсәтеп чыгалар)
Булдырдыгыз, бака сезгә рәхмәт әйтеп юлын дәвам итә.
- Шулай итеп бака да теремкәйдә яши башлаган
– Ничә хайван яши теремкәйдә? (Ике)
– 2 цифрын күрсәтегез әле ?
– Бака ничәнче булып килде ? (Икенче)
Теремкәй янына сикерә-сикерә бер куян килеп чыккан.Аның да Теремкәйдә яшисе килгән. Куян аланга килеп чыккан.Бу аланда чәчәкләр үскән , ләкин аларның утралары гына калган.һәм аларның һәркайсында саннар.Балалар әйдәгез чыгыгыз әле монда һәм һәрберегез бер чәчәк янына басыгыз.Чәчәктә ничә саны язылган шуның кадәр таҗ яфракчыгы куярга кирәк.(Һәр бала таҗ яфракчыкларын алып чәчәкләргә куя)
-Әминә синдә нинди цифра
Менә шулай итеп, куян да Теремкәйдә яши башлаган.
– Әйтегез әле, хәзер теремкәйдә ничә хайван яши? (Өч)
– Куян ничәнче булып килде ? (Өченче)
– Өч цифрын күрсәтегез әле ?
Берникадәр вакыттан соң төлкенең дә юлы Теремкәй аша үткән.
Ул үзе белән сораулар алып килгән.
-Балалар светофорның ничә күзе бар?
-Ниндиләр?
Тычканда ничә колак бар?
-этнең ничә коерыгы бар?
-Ә машинада ничә тәгәрмәч?
-Ни өчен 4 тәгәрмәч?
-Тәгәрмәчләр нинди формада?
-1 кулда ничә бармак?
Әйдәгез хәзер бармак уены уйнап алабыз.
Бу бармак — бабай,
Бу бармак — әби,
Бу бармак — әти,
Бу бармак — әни,
Бу бармак — нәни бәби,
Аның исеме — Чәнти
Булдырдыгыз балалар, сезнең җаваплардан төлке бик канәгать калды.ул сезгә рәхмәт әйтә.
Шулай итеп, төлке дә теремкәйдә яши башлаган.
-Ничә хайван яши теремкәйдә ? (Дүрт)
– 4 цифрын күрсәтегез әле?
– Төлке ничәнче булып килде ? (Дүртенче)
Матур гына яшәп ятканда теремкәй янына аю килеп чыга. Аның да теремкәйдә яшәп каласы килгән. Аю теремкәйнең бер алдына, бер артына чыгып караган. Ләкин берничек тә керә алмаган.Аю юлда килгәнмә шушындый карточкалар тапкан. Анда нәрсәләр күрәсез?
-Әйе, агачлар һәм гөмбәләр. Нәрсәләр күбрәк, агачлармы, гөмбәләрме.Әйдәгез санап карыйк.Гөмбәләр азрак. Бер тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?.Әйе, ике гөмбә рәсемен ясарга кирәк.
(Балалар Чыршылар астына гөмбәләрне ясыйлар)
Булдырдыгыз, балалар,хәзер гөмбәләр һәм агачлар ничек булды?
-Бертигез булдылар.
Хәзер аю Теремкәйдә яши башлады.
Аю ничәнче булып килде Теремкәйгә?
-5 цифрын күрсәтегез әле ?
-кем беренче(2, 3, 4,5) килде теремкәйгә.
Барлык цифрларны да тәртип буенча тезеп куегыз әле.
Хәзер саныйбыз 1,2,3,4,5.
Барысы ничә булды-(5)
-Сезгә әкият ошадымы, балалар?
-Кайсы герой ныграк ошады?Ни өчен?
Кемнәргә ярдәм иттек буген?
Бу әкиятне кемнәргә сөйләрсез микән?
Булдырдыгыз балалар, сез барыгыз да бик акыллылар булдыгыз буген .барлык җәнлекләр дә Теремкәйгә урнашып беттеләр.
Сез дә мина бик ошадыгыз.Рәхмәт сезгә.Сау булыгыз балалар!


