Тема. Сан. Саннарның дөрес язылышы.
Максат:
Дәрес барышы.
1.Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
Башлам
У: Исәнмесез укучылар!
у: Хәерле көн укытучым!
У:Укучылар, кәефләрегез ничек?
у: Кояшлы иртә кебек!
Укучылар, Мин сезгә матур, күңелле көн телим.
У: Әйдәгез, татар теле дәресен башлап җибәрик. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!
Актуальләштерү.
Җир йөзендә бүгенге көндә алты мең тел бар дип исәпләнә.
Галимнәр, халыкара аралашу өчен дөньяда иң киң таралган һәм аңлаешлы булган 14 телне билгеләгәннәр. Татар теле шулар арасында 11 урында тора. Һәм ул 115 000 000лы төрки халыкларга җиңел аңлашыла.
1нче бирем. Мәкальләрдәге төшеп калган сүзләрне табарга һәм саналмышларын табып асларына сызарга.
Терәк сүзләр: йөз, бер, җиде, йөз, ике, икенче, өч, бер, өч.
Юк. Гарәп һәм рим цифрларының дөрес язылышын өйрәнергә кирәк.
2 нче бирем.“Эй-ар-гайд” структурасы.
Укучылар, кагыйдәне укып, хаталарны төзәтәләр.
Нәтиҗә.
Үзбәя.
Ял вакыты.
Сорауларга җавап бирик.
Укучылар, бераз ял итеп алдык. Хәзер әйдәгез, дәрескә күчик. Рим өифрларының язылышын карап китик.
3 нче бирем. Гарәп цифрлары белән күрсәтелгән саннарны рим цифрлары белән язарга.
9 , 52 , 14 , 20 , 555 , 123
Рефлексия.
Тест эшләү.
1.Сан белән ачыкланган исем:
а) сыйфатланмыш дип атала;
б) саналмыш дип атала;
в) берничек тә аталмый;
г) аныкламыш дип атала.
2. ”Безнең сыйныфта 10 укучы белем ала” җөмләсендә саналмышны табыгыз.
а) сыйныфта;
б) 10;
в) укучы.
3. 1, 2, 4, 7, 10, 50, 100, 160, 200...
а) рим цифрлары;
б) гарәп цифрлары.
4. 27 цифрасының рим цифрасы белән бирелешен табарга.
а)XXVII
б)XXVIII
в)XXXVII
Нәтиҗә.
Үзбәя.
У: Булдырдыгыз, укучылар! Сез әлеге теманы яхшы үзләштергәнсез икән.
Өй эше:
Билгеләр кую.