Каталог публикаций

Образовательный каталог публикаций "Время Знаний"
Идентификационный номер ISSN: 3034-5952
Издается с 2017 года
Периодичность выхода новых работ: ежедневно
Вид издания: каталог
Версия издания: электронное сетевое
Издатель: Воробьев И.Е.
Тематика: образование
Адрес редакции: г. Тольятти, пр-т. Московский, 57/210

Разместить публикацию Список всех публикаций Опубликовано работ: 63444 лэпбук времена года лэпбук дикие животные



ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ - 2024

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ - 2024

- Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар бакчасында эшләүчеләр.

-Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!

-Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

-Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар!

-Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

- Бүген без бакчабызда

иң акыллы

иң тәртипле

иң зирәк

иң уңган

иң тыныч

иң әдәпле

иң көчле

иң яхшы

иң шаян балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Көчле алкышлар белән 2024 елның мәктәпкә чыгарылыш төркеме балаларын каршы алыгыз.

Балалар музыка астында залга керәләр.

-Бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүзне бакчабыз мөдире Миләүшә Афка кызына бирәбез.

Йосыф  Олы бәйрәм бүген бездә,

          Зурлар инде күбебез.

          Бакча белән хушлашабыз –

          Бүген соңгы көнебез.

Регина          Бу сәгать тә килеп җитте,

Без аны көтеп алдык,

Шуны бәйрәм итәр өчен

Залыбызга җыелдык.

Аяз   Бакча безгә бүләк итте,

            Җылы караш, шат күңел.

  Бакча белән саубуллашу

  Бер дә җиңел эш түгел.

Ясминә.     Саубуллашыр чак та килеп җиткән,

                   Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.

   Сизмәгәнбез айлар, еллар белән

   Матур балачакның үткәнен.

Данир  Ничә көннәр, ничә айлар

  Кышын да һәм җәен дә

  Бакчабызга килә идек,

  Сагынып һәммәбез дә.

Зәринә Әти-әни диеп елап

       Әкрен генә тәпи атлап

       Апаларга елыштык,

       Бердәм, күпме елаштык.

       Бигрәк нәни идек шул,

       Бигрәк бәби идек шул.

Әмир               Балалар бакчасында без

            Дуслар булып яшәдек

            Бик күп нәрсәләрне белдек,

            Күп нәрсәгә өйрәндек.

Риназ Бик моңсу булса да безгә

   Боегырга ярамый!

   Бүген бит бездә бәйрәм

   Бернигәдә карамый!

Софья Туган йорттай кадерле шул

Бакчам якын күңелгә.

    Ничек кенә хушлашасы?

    Китәсе килми бер дә.

Эльвина  Тик нишлисең, яшең тулгач,

     Тормыш бит шулай куша.
                  Балачакның бер баскычы.
                  Мәктәп белән тоташа.

         И сөекле, бакчабыз,

                  Беркайчан онытмабыз.
                   Ә шулай да, якын дуслар,
                   Без бүген хушлашабыз.

Кәрим  Инде менә үсеп җиттек,

        Сау булыгыз, диябез.

                      Китап-дәфтәрләрне алып

        Без мәктәпкә китәбез.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Каләм тотып кулларга,Хәрефләрне тезәргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Тапкырларга, бүләргә,Нәниләрне сөяргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Тапкырларга, бүләргә, Нәниләрне сөяргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Бишне бишкә кушарга,Иҗектән сүз ясарга.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Белер өчен бик күпне,Яратырга китапны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Таңнар ничек атканны,Кояш ничек батканны.
Аңлаталар мәктәпләрдә,мәктәпләрдә
Табарга утрауларны,Биек – биек тауларны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Табарга утрауларны,Биек – биек тауларны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Өтер белән ноктаны,Кайчан – кайда куйганны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Дуслык кадерен белергә,Сузылсын дип гомергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Дуслык кадерен белергә,Сузылсын дип гомергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

(алдынгылар хәрәкәте активистлары керә)

Укучылар:Сәлам, сәлам, балалар! Без-алдыныгылар хәрәкәте активистлары. Ел буена без балалар бакчасына килеп сезнең белән төрле чараларда, акцияларда катнаштык.

Алып баручы: Без алдынгылар хәрәкәте чараларында бик актив булдык.Сез әти-әниләр белән “Сәяхәт башлана” китабын укып андагы биремнәрне эшләдегез. Ә нәрсә соң ул алдынгылар хәрәкәте? Әйдәгез әле аның миссиясын искә төшереп үтик:

4. Хәрәкәттә булырга

5. Алдынгылар булырга

Укучылар:без сезгә чараларда катнашкан фотоларны алып килдек.

Әйдәгез әле аларны бакчада истәлеккә калдырыр өчен бирегә беркетеп куеыйк.

Ә аңынчы речевканы әйтеп алыйк:

-Бездә көч, бездә дәрт

Хәрәкәттә бәрәкәт.

(Музыка астында фотоларны беркетәләр)

Алып баручы: (Сәяхәт башлана китабын тотып сөйләргә)

-Балалар, бу китап сезгә танышмы?

-Әйе.

Сез аны өйдә кемнәр белән укыдыгыз?

-Әти-әниләр белән.

Сәяхәт башлана китабындагы төп геройларның исемнәре ничек иде?

-Барыс һәм Тамыр батыр

Укучылар:Бик дөрес, балалар. Бу китапта безнең мәкальләрдә бик күп. Хәзер без сезнең мәкальләр беләсез микән, шуны тикшереп карарбыз. Мин башын әйтеп җибәрәм,сез азагын әйтерсез.

1.Акыл-тузмас кием, гыйлем-корымас кое.

2. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи

3. Кошлар тумый канатсыз, кеше тумый талантсыз

4. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

5. Хәрәкәттә-бәрәкәт.

6. Дуслык-тау күчерә

7. Игелек кыл да суга сал.

Укучылар:-Афәрин ,балалар! Безгә сезнең белән шушы хәрәкәттә катнашу бик ошады. Ә сезгә ошадымы? (Рәхәт булды, ошады)

Бергә булыйк, дус булыйк, илебезне яратыйк. Хәзер инде без сезне мәктәпләрдә көтәбез.

Алып баручы- Сезне бүген барыбыз да 1 нче сыйныфка укырга озатабыз.

Әнә сезне озатырга дип кунаклар да килеп җиткән.

Зурлар төркеме керә.

Әйдәгез аларга сүз бирик.

(Алиса) Сездә безнең кебек шулай

Кыюсыз булдыгызмы?

Өйгә кайтасы килә дип

Елап тордыгызмы?

(Амирхан)Мәктәпкә баргач та дуслар,

             Бик тырышып укыгыз.

             Яңа дуслар табыгыз,

            Яманнан сак булыгыз.

(Азалия) Уенчыкларыгызга да

                      Булыр инде бик моңсу.

                    Сез киткәнгә безгәдә бит

                     Бигрәкләр дә ямансу.

(Данир)Мәктәпкә барыр идем,

     Бернигә дә карамый.

     Тәрбияче апа әйтә

     «Әле сиңа ярамый».

(Нәргизә) Бик күңелле бакчабыз,

            Тик сез генә китәсез.

            Үзегезнең күчтәнәчне

            Җырлап бүләк итегез.

Җыр “Кояшлы ил”(бергә)

Балалар мендәрләрен тотып чыгалар.

Мендәрләрен алга куеп, кайсы чүгәләп кайсы тезләнеп утыра.

Йосыф Кемнәр уйлап чыгарган

Бу “тихий час” вакытын?

Йоклаганга салышып

Ятасың да ятасың

Эльвина Ә нигә тик ятабыз

Вакытны югалтабыз

Үскәч кемнәр булабыз

Хыялланып алабыз.

Кәрим Булыр идем мин менедежер

Зур сату өлкәсендә

Бик күп , бик күп уенчыклар

Булыр минем кибеттә.

Софья Ә мин булам бөек рәссам,

Репин, Шишкин шикелле,

Мин ясаган болыннарда

Күбәләкләр мең төрле.

Регина Ә мин шоумен- томада,

Юбилейда һәм туйда.

Барсын биетәм, уйнатам

Акча эшлим, җырлатам.

Аяз Җырчы буласым килә,

Филүс Каһиров кебек.

Җырлар идем һәрбер җырның

Үзәкләренә кереп.

Ясминә Хыялланам үсеп җиткәч

Тәрбияче булырга

Данир Нигә кирәк ул эш сиңа,

Телисеңме, гомер буе

Нервыңны туздырырга?

Эльвина Булыр идем топ- модель

Мода күрсәтер идем.

Йосыф Ә мин президент булсам,

Нишләргә белер идем.

Эльвина Әй, тревога, туктагыз

Апа килә, ятыгыз.

Барысы да мендәрләренә башларын куялар.

Алып баручы: . Кара әле боларны

Һаман тавышланалар.

Әйтегез, монда кемнәр

Йокламыйча яталар?

Барысы: Кем йокламый, белмибез,

Без бит күптән йоклыйбыз!

Торып баш ияләр, мендәрләрен тиешле урынга куялар, урыннарына басалар.

Җыр « Детский садик»

За летом зима – пролетели года,
С тех пор, как пришли мы когда-то сюда.
И хоть детский сад нас по-прежнему ждёт,
Пора нам прощаться. Нас школа зовёт.
Припев:
Очень жалко расставаться,
Покидать любимый дом.
Дом, где весело встречаться
В нашем городе родном.
Вместе с папой, вместе с мамой
Эту песню пропоём:
«Детский садик лучший самый
В нашем городе родном».
Вы нас научили читать и считать,
И стали мы правду и ложь различать.
Вы нам рассказали не просто стишок,
Что плохо на свете, а что – хорошо.
Припев.
Счастливое время недаром прошло, -
И вашу любовь, и родное тепло
Мы в наших сердцах навсегда унесём.
Спасибо большое! Спасибо за всё!
Припев (2 раза)

Хәтәрбану. Исәнмесез! Сезгә хезмәтче кирәкмиме? Русча губернантка, диләр. Менә мин инде ул – Хәтәрбану исемем. Мин хезмәтче түгел, ә сезнең йортыгызның идарәчесе.

- (аңламаган кыяфәттә) Исәнмесез.

Хәтәрбану. Бусезнең йортыгызмы? Ә нигә, ярыйсы гына, фортепиано да бар. Беләсезме, санарга, уйнарга бик яратам мин. Болар барысы да сезнең балалармы? Мин аларны тәрбияләргә тиешме? Беркайчан да мондый әз балалар белән эшләргә туры килмәде.

Курыкмагыз, мин аларга индивидуально якын килеп эшлим. Әнә теге сөйләшеп утыра торган малай минем яныма чыксын әле. Әйдә, бәләкәч, күреш апаң белән... Да, балалар, кулдан ычкына язганнар, әмма әле соң түгел. Мин алар белән җитди шөгыльләнәчәкмен. Чыбыкны үскәндә бөгергә кирәк, аннан соң булуы мөмкин.

- Юк, юк, безнең балалар, бик тәрбияле, әдәпле, шаян сүзле, җор телле.

Хәтәрбану. Шаяннар, дисезме? Шаянлыкны тамырдан үзгәртәбез. Барыгыз сез миңа комачауламагыз. Димәк, танышудан башлыйбыз. Мин әйткән хәрефләр кемнең исем фамилиясендә бар “Ур-ра” кычкыралар. “А” хәрефе кемдә бар? Тавыш бирәбез “Ур-ра”

“И” хәрефе кемнәрдә? Әйтегез әле “миндә”.

Кемдә бар “У” хәрефе, “Сәлам” миңа юллыйбыз.

Кемнәрдә “О” хәрефе, баш бармак күрсәтәбез.

Ә хәзер нык итеп кул чабабыз.

Ярый, ярый беренче тапкырга ярыйсы. Хәзер вокал белән шөгыльләнәбез.( Музыка җитәкчесенә) Читкәрәк китеп торыгыз, балаларны тәрбияләргә комаучаламагыз. Балалар, җырлыйбыз. “Ма-мэ-ми”. Хәзер компанемент белән. Җырла, җырла дип әйтәсез. Балалар, сезне ишетмим. Болар бөтенләй җырлый белмиләр.

- Хәтәрбану, безнең балалар русча да, татарча да бик әйбәт җырлыйлар да , мәзәкләрдә ,шигырь дә сөйлиләр. Менә тыңлап кара әле.

Мәзәкләр:

Әтисе улы белән сөйләшә (Йосыф, Кәрим)

Улым, Наполеон синең яшендә иң беренче укучы булган.”Отлично”га гына укыган.

-Беләсең килсә, әтием, Наполеон синең яшеңдә дәүләт башлыгы, Франция императоры булган.

Әни белән улы (Элвина, Аяз)

-Әнием, мине мәктәптә саран дип үртиләр

-Кем ул ? Исемен әйт әле улым.

-100 сум бирсәң әйтәм.

Әнисе белән кызы (Регина, Софья)

-Әни, мәктәптә ничә ел укыйлар?

-Унбер ел, кызым.

-Ә институтта?

-Биш ел.

-Алайса мин институтта гына укырмын инде.

Әбисе белән оныгы(Ясминә,Данир)

-Уйна улым,уйна. Үскәч музыкант –баянчы булырсың.

-Әби, минем музыкант буласым килми.

-Ә кем буласың килә?

-Пенсионер

Әти,әни,улы җитәкләшеп йориләр(Элвина,Йосыф, Кәрим)

-Әти,бу нинди агач?

-Улым,бу агач озын агач

Әти,бу нинди кош?

-Улым, бу бер кош инде

-Улым,юк-бар сорау белән әтиеңнең башын катырма инде.

-Әнисе,тик тор, сорасын. Бала кечкенәдән барысында белеп үсергә тиеш.

Балалар урындык астыннан уенчыкларын алалар

Җыр: “ Рано утром детский сад”

Рано утром детский сад
Малышей встречает,
Там игрушки ждут ребят,
В уголке скучают.
Припев:
Красный мяч, синий мяч,
Куклы, медвежата...
Детский сад, детский сад
Любят все ребята.

Мы водили хоровод,
Голубей кормили,
Поливали огород,
Песенки учили.
Припев:
Красный мяч, синий мяч,
Куклы, медвежата...
Детский сад, детский сад
Любят все ребята.

Вот стемнело во дворе,
Нам пора прощаться…
С детским садом детворе
Жалко расставаться!
Припев:
Красный мяч, синий мяч,
Куклы, медвежата...
Детский сад, детский сад
Любят все ребята.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, уенчыкларыгыз да сезнең белән саубуллашырга килгән түгелме соң?

Данир  Нәрсә булган, уенчыклар

Бар да шундый күңелсез.

Әллә инде без киткәнгә

Ямансулыйсызмы сез?

Кәрим. Һәммәседә сүз куйгандай

Әллә телсез калганнар.

Уенчыклар барысы да

Әллә елап алганнар.

 Аяз        Аю моңаеп утыра,

Озын колак куян да.

Әтәчкә дә нидербулган,

Атка да, балыкка да.

Эльвина.            Ә курчаклар әйтерсең лә

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар да бер почмакка

Моңаеп безне тыңлый.

Софья      Нәни курчак, йомшак уенчыклар,

Без китәбез инде, каласыз.

Нинди яхшы дуслар булдылар дип

Безнедә бер искә алырсыз.

Ясминә              Моңаймагыз уенчыклар,

Моңаймагыз дусларым.

Әйдә соң бер биепа лыйк,

Без киткәнче, дусларым.

Бию. “Уенчыклар белән хушлашу”

Хәтәрбану. Ярар, ярар, ярар хәтәр матур җырладыгыз, биедегез, шигырьләр сөйләдегез. Хөрмәтле мәктәпкә китүчеләр, сезнең әзерлекне тикшерәм. Сезгә математикадан биремнәр, тиз генә җавап бирегез.

Ничә койрык песидә?

Ничә колак куянда?

Атның ничә аягы?

Ә таяк ничә башлы?

Бу залда ничә тәрәзә?

Төркемдә ничә бала?

Ә тагын минем сезгә тагын сорау-табышмакларым бар әле.

Җавапларын белерсез микән? 

1) балалар кайсы айда мәктәпкә баралар? ( сентябрьдә)

2) дәресләр арасында нәрсә була? (тәнәфес)

3) кайсы зуррак: 10 мы, әллә 15 ме?

4) мәктәп сумкасы? (портфель)

5) нинди геометрик фигураның почмаклары юк? (түгәрәк)

7) аюның кышкы өе? (өн)

8) атнада ничә көн? (7)

9) алу билгесе ничек атала? (минус)

10) кая укырга баралар? (мәктәпкә)

11) өч почмагы булган геометрик фигура? (өчпочмак)

12) иң кызу ел фасылы? (җәй)

13) кулларда ничә бармак бар? (10)

Менә сезгә хәрефле кубиклар , анда хәрефләр бар, шул хәрефләрдән сезгә мәктәп һәм дәфтәр сүзләрен төзергә кирәк.

Булдыра алырсыз микән?

(Балалар төзиләр) 

Хәтәрбану. Булдырдыгыз бит, менә ничек булганнар! Мин балалакайларым кайтыйм әле, мәктәпкәдә кереп чыгармын, мондый уңган балаларны обязательно 1 класска укырга алыгыз дип директор абыегызга, апагызга әйтеп чыгам әле.

Бигрәк күп беләсез шул, булдырасыз. (чыгып китә)

-  Балалар, сез бу бакчага берничә ел йөрдегез. Бергәләп үстегез, шөгыльләндегез, укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә өйрәндегез.

Без барыбыз да дусларга әверелдек, ә дуслар бер-берсен онытмый, кирәк чакта ярдәмгә килә, булыша.

Сездә безне онытмагыз, кунакка килегез.

- Ә хәзер булышлык күрсәткән ярдәмчеләребезгә, безнең бакча хезмәткәрләренә, рәхмәт сүзләрен әйтик.

Эльвина.Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә

Хәерле юл телиләр

Тәрбияче апалар.

Изге теләкләрен теләп,

Мәктәпкә озаталар.

Данир.Русча сөйләм серләрен

Өйрәттегез сез безгә.

Альфира Индус кызы,

Фәнҗия Рәвис кызы, ,

Рәхмәтебез зур сезгә.

Регина.Музыка залында

Жыр-биюгә өйрәндек.

Сиринаапа, Алия апа

Без сезне бик яраттык.

Йосыф. Чиста урын-жирләр өчен,

Матур костюмнар өчен,

Голүсә, Ләйсән,Резеда, Регина апаларга

Рәхмәт әйтәбез тагын.

Аяз. Өстәлебез һәрвакытта

Тәмле аштан мул иде.

Рәхмәт уңга напаларга,

Тамагыбыз тук иде.

Кәрим.Уколлар кадасагыз да,

Сез безгә шундый якын.

Шәфкәт туташларына

Рәхмәт әйтәбез тагын.

Эльбина Вагизовна, Гөлшат Гранитовна

Хәлебезне белеште.

Акыллы, зирәк фикерләр,

Киңәшләрен биреште.

Софья Чтобы в садике детишки

Себя правильно вели.

Не ругались сильно слишком

И подраться не могли,

Гульназ Ильгизаровна

Контролирует процесс

Как ведет себят ребенок

Её главный интерес

Ясминә. Физкультура шөгыльләрен

Яратмый мөмкин түгел

Спорт-бит ул сәламәтлек

Һәм бик файдалы шөгыль.

Регина Рафитовна безнең өчен

Көчегезне түктегез.

Безнең буйлар ничек усте

Һәммәбезне күрегез.

Регина. Шөгыль итеп бакчабызда

Инглиз телен өйрәндек

Һәр авазны дөрес итеп

Сөйләргә без тырыштык

Безнең өчен куп коч куйды

Гөлүсә Тагировна.

Софья.День рабочий у завхоза

Очень сложно предсказать

То потоп висит угрозой

То сантехника опять

Тут прорвало батарею

Там ревизия идет

Оглянуться не успели

Сад закрыли на ремонт

Без завхоза как прожить

Вас, Кадрия Рахимзяновна. Спешим благодарить.

Вальс биюе

Шунда калган килеш кенә шигырь сөйлиләр

Йосыф

Миләүшә Афкатовнага, Эльвира Рафиковнага

Уңыш теләп калабыз.

Һаман шулай чәчәк атып

Гөрләп торсын бакчабыз.

Ясминә        Көйсезләнсәк тә, еласак та,

           Сез гел сабыр булдыгыз.

            Безнең баштан сыйпап торды

            Сезнең йомшак кулыгыз.

Йосыф       Җитте хушлашу сәгате

                     Сау булыгыз,барчагыз!

                     Сау булыгыз, апалар!

                     Без сезнеонытмабыз!

Регина Барыгызга да зур рәхмәт,

  Бакчада эшләүчеләр.

 Безне шат һәм бәхетле

  Үссен дип йөрүчеләр.

Кәрим              Бу сөекле бакчабызны

   Беркайчан онытмабыз.

  Барлык дусларыбыз белән

            Без бүген хушлашабыз.

Эльвина. Күзләрегез көлеп торсын гел,

                  Юлыгызга яусын алсу гөл.

        Җырыбыз булсын сезгә бүләк

        Тәрбияче апалар, зур рәхмәт!

Кәрим. Бик зур рәхмәт

Барыгызга

Яшегезгә, олыгызга!

Тирән хөрмәт һәммәгезгә

Бергә: Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә.

Шигырь беткәч бер линияга тезелеп басалар

Җыр “Сау бул,бакчабыз!”

Шарлар белән бию

- Ә хәзер балалар, сезне дә котлау вакыты җитте. Алдынгылар хәрәкәтенә йомгак ясар өчен сүзне Магданов Айгиз Халил улына бирәбез.

Ә хэзер сүзне бакчабыз мөдире Миләүшә Әфка кызына бирәбез.

Әти-әниләр комитетына сүз.

Алып баручы:- Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләр телибез. Мәктәпне, бакчаны яраткан кебек яратыгыз,тырышып укыгыз. Сау-сәламәт, озын гомерле, белемле акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.

- Хөрмәтле әти-әниләр.

Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызның бакчада соңгы чыгарылыш бәйрәме.

Тату яшәдек, сез безне,без сезне аңладык.

Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, балаларыгызның игелеген күреп, сөенеп яшәгез.

Алып баручы:

Беренче кыңгырау тавышы,

Беренче ягымлы укытучы,

Беренче мәктәптәге дәрес,

Беренче көтелгән тәнәфес.

Алар сезне көтә, балалар!

Уңышлар телибез, ак юллар!