Дәрес темасы Яз.
Фамилиясе исеме сыйныфы
Яз елмаюы
Яз матур елмая,
Карашы җылы, назлы.
Таштай каткан боз да
Түзмәде, эреп акты.
Яз елмайды елгага,
Елга күңеле тулышты.
Кинәт, ярларыннан чыгып,
Киң болынга омтылды.
Яз елмайды агачларга,
Иркәләп һәр тармагын.
Бөреләр тәмам өлгерде –
Әзер ачырга яфрагын.
Яз елмайды сыерчыкка:
“Көттек синең кайтуыңны”.
Сыерчык сайрап җибәрде,
Сагынган туган якны.
Яз елмайды җиргә,
Шытып чыкты үлән.
Кырмыска шатланып йөгерә,
Ул бит елмаю күргән.
Яз елмая безгә,
Әй рәхәт күңелгә.
Минем дә, нурлар чәчеп,
Елмаеп йөрисем килә!
1.Елның нинди вакыты турында шигырь?
2. Яз кемгә елмая?
3. Язда җир ничек җавап бирде?
4. Елга язга ничек җавап бирде?
5. Ә сез язны ничек каршы аласыз?
Картинаны кулланып язны сурәтләгез
Яз сүзенә кластер төзегез
Яз-уяну-кояш-матурлык-кошлар-чәчәкләр - шатлык-яшьлек-җыр


