Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә социаль – коммуникатив үсеш буенча шөгыль конспекты
Максат:
- хезмәт кешенең төрле ихтыяҗларын канәгатьләндерү чарасы һәм керем чыганагы дигән фикерне үстерү.
Бурычлар:
- белем бируче: «Ихтыяҗ», «хезмәт», «хезмәт продукты», «һөнәр», «белгечлек»икътисади категорияләрен аңлауны ныгыту; төрле һөнәр ияләре турында күзаллауны дәвам итү;
- үстерүче: фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне, игътибарлылыкны, хэтерне, күзәтүчәнлекне үстерү;
-тәрбияви: иптәшләренә ихтирам тәрбияләү, юл куя белергә, җавапларын тыңлый белергә өйрәтү.
Җиһазлар: төрле һөнәр ияләренең сурәтләре белән буталчык рәсемнәр;күргәзмә материаллар;тимер, кәгазь акча; карта; янчык; интерактив уен, проектор, ноутбук, колонка.
Шөгыль барышы
1.Оештыру өлеше
Тәрбияче : Исәнмесез,балалар! Кәефләрегез ничек?
Балалар : Кәефләребез әйбәт!
Тәрбияче : Кәефләрегез әйбәт булса, шөгылебезне башлыйбыз.
Тәрбияче : Карагыз әле балалар безгә купме кунак килгән, алар белән дә исәнләшик, хәерле көн телик.
Балалар : Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн сезгә.
Тәрбияче : Үткән шөгыльдә без сезнең белән хезмәт һәм һөнәрләр турында сөйләштек. Төрле һөнәрләр кешеләргә үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә булыша.
Тәрбияче : Балалар сез нинди һөнәрләр беләсез?
Балалар : Укытучы, тәрбияче, повар һ.б.
Тәрбияче : Сез үзегезнең әти – әниләрегезнең кая эшләгәннәрен беләсезме?
Балалар : Әйе, беләбез.(Балалар әти – әниләренең кем булып һәм кайда эшләүләрен сөйлиләр)
Тәрбияче : Ни өчен әти-әниләрегез эшкә йөри дип уйлыйсыз?
Балалар : Акча эшләргә һ.б.
Тәрбияче : Эш эшләгән өчен кешеләр нәрсә ала?
Балалар : Акча.
Тәрбияче : Барлык эшләгән эшләр өчен дә түләнәме?
Балалар : Юк, өйдә эшләгән өчен түләмиләр, ләкин өйдә эшләргә кирәк.
Тәрбияче : Балалар ничек уйлыйсыз, элек акча булды микән?
Балалар : Юк, элек акча булмаган, алар әйбер белән генә алмашканнар.
Тәрбияче : Дөрес балалар, элек әйбер генә алмашканнар,акча урынына. Тора – бара тимер акча уйлап тапканнар.Тимер акчаны кечкенә капчыккаларга салып йорткәннәр, күтәреп йөртергә җайсыз булганлыктан , кәгазь акча уйлап тапканнар, шул вакыттан башлап безнең тимер һәм кәгазь акча барлыкка килгән, ә хәзер инде тагыда җайлаштырганнар карталар уйлап тапканнар. (Рәсемнәр ярдәмендә сөйләү)
Тәрбияче : Балалар, карагыз әле тактага сез монда нәрсәләр күрәсез?
Балалар : Монда төрле һөнәр ияләре сурәтләнгән.
Тәрбияче : Әфәрин, чыннан да монда безнең һөнәр ияләре сүрәтләнгән. Нинди һөнәр ияләре сүрәтләнгән?
Балалар : Повар, капитан, стюардесса, пожарный, балерина .........
Тәрбияче : Балалар, сезгә мондагы һөнәрләргә туры килә торган рәсемнәрне табып ябыштырырга кирәк булачак. Әйдәгез Әдиләдән башлыйбыз.
Балалар : (Балалар чыгалар, нинди рәсем икәнен барлык балаларга күрсәтәләр , кайсы һөнәргә туры килгәнен әйтәләр)
Тәрбияче : Булдырдыгыз, афәрин!
Тәрбияче : Шушындый һөнәр ияләре булыр өчен безгә нишләргә кирәк?
Балалар : Садикка йорергә, тырышып укырга,белем алырга кирәк.
Тәрбияче : Әйдәгез балалар, әзерәк ял итеп алыйк(Видео ярдәмендә физкультминутка ясау)
Тәрбияче : Сез нинди һөнәрне сайлар идегез?
Балалар : Укытучы, повар, кибетче һ.б.
Тәрбияче : Ни өчен кибетче буласыгыз килә?
Балалар : Чөнки анда тәмле әйберләр куп.
Тәрбияче : Кибетче буласыгыз килгәч, мин сезгә кибетче уенын тәкъдим итәм, сез уйнарга ризамы?
Балалар : Әйе.
Тәрбияче : Уйный башлаганчы кибеткә керу кагыйдәләрен искә тошереп китергә кирәк. Кибеткә кергәндә без нишлибез?
Балалар : Исәнләшеп керәбез, кирәк әйберне сорап алабыз, рәхмәт, саубулыгыз дип чыгып китәбез.
Тәрбияче :Афәрин, хәзер исә уйнарга була.
Балалар : (Кибет уенын уйныйлар)
Тәрбияче : Булдырдыгыз.
Тәрбияче : Балалар сез ничек уйлыйсыз, барлык әйберне дә сатып алып буламы?
Балалар : (Була,/булмый/ ни өчен?)
Тәрбияче : Мин сезгә интеррактив уен уйнарга тәкъдим итәм, уенның исеме “Нәрсәне акчага сатып алып була, нәрсәне юк”дип атала. Безгә монда рәсемнәр бирелгән , кайсыларын сатып алып була, кайсыларын сатып алып булмый шуларны аерырга кирәк.
Балалар : (Интеррактив уенны уйныйлар, ни өчен сатып алып булмаганын аңлаталар)
Тәрбияче : Афәрин, молодцы!
Рефлексия:
-Бүгенге шөгыльдә без нәрсәләр турында сөйләштек?
- Нинди хезмәт өчен акча түләнми дидек?
-Кайткач әти-әниләрегезгә нәрсә турында сөйлисез?
Һәрбер хезмәт һәр кеше өчен мөһим һәм файдалы, шуның өчен тырышып эшләргә кирәк.
Афәрин балалар, булдырдыгыз!