Каталог публикаций

Образовательный каталог публикаций "Время Знаний"
Идентификационный номер ISSN: 3034-5952
Издается с 2017 года
Периодичность выхода новых работ: ежедневно
Вид издания: каталог
Версия издания: электронное сетевое
Издатель: Воробьев И.Е.
Тематика: образование
Адрес редакции: г. Тольятти, пр-т. Московский, 57/210

Разместить публикацию Список всех публикаций Опубликовано работ: 63452 лэпбук времена года лэпбук дикие животные



Шифалы уланнар

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Максат:

1.Туган телгә уңай караш тәрбияләү, туган телдә дөрес, матур итеп сөйләргә өйрәнү теләге булдыру.

2.Сөйләм кимчелекләрен төзәтү. Авазларның дөрес әйтелешен булдыру, сүзлекне баету, активлаштыру; бәйләнешле сөйләргә өйрәтү.

3.Тирәлектә үсүче дару үләннәре, аларның кулланылышы, тарихы белән таныштыру, туган җирне ярату, горурлык хисе уяту, табигаткә сак караш тәрбияләү.

4. Белемгә омтылырга, хезмәт сөяргә өйрәтү.

Җиһазлау: экран, мимио планшет, агачлар рәсемнәре, киптерелгән үләннәр ( мәтрүшкә, юкә чәчәге, кычыикан, җиләк, гөлҗимеш һ.б), үлән белән ясалган курчаклар

Шөгыль барышы:

- Балалар, әйдәгез килгән кунаклар белән исәнләшик.

- Хәзер без сезнең белән бергәләп авазлар гимнастикасы ясыйбыз.

Бергәләп кабатлыйбыз:

Ш-ш-ш – агачлар шаулый

Ң-ң-ң – җил исә, коңгыз жуылдый

З-з-з – бал корты безелди

Зь-зь-зь- черки җырлый

С-с-с – елан ысылдый

Р-р-р – эт ырылдый

(каен, җиләк, яңгыр, борчак, ат, балык, суган, китап һ.б.)

Әйдәгез, серле экран ярдәмендә могҗизалы сәяхәткә кузгалыйк.

Балалар. Бу нинди агач?

Каен турында сез нәрсәләр беләсез? (балалар җавабы)

Балалар, бу агачны сезнең кайда күргәнегез бар?

Яхшы, балалар әйдәгез сәяхәтебезне дәвам итәбез. Агачлар турында табышмаклар беләсезме?

Күренә тәлгәшләре

Бигрәк матур үзенә тарта

Янып торган ачы (миләшләре).

(Миләш агачы төшерелгән слайд күрсәтелә)

-Сез миләш агачы турында тагын нәрсә беләсез?

( балаларның җавабы)

Шифалы чәчәк бүләк итә

Ул нинди агач? (юкә агачы)

( слайдта рәсемен карыйбыз)

(балаларның җавабы)

Кояш-яхшы, чөнки ул яктырта, җылыта, сөендерә; начар да чөнки ул киптерә, пешерә, көйдерә.

Суган – витаминнарга бай,микробарны үтерә, ризыкны тәмле итә; зыян- чистартканда, тураганда елата, исе килә.

Кычыткан – файда: бик зур шифага ия, канны куерта, салкын тигәнне дәвалый, организмны витаминнарга баета. Яз көне аның ашын пешерәләр, салат ясыйлар.

Зыяны: кул белән тотсаң чага, тешли.

Ак чуклары кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Дәвасы бар, эч белеп. (ромашка)

Ромашка пешкән, бәрелгән урыннарны һәм тамак авыруларын дәвалый. Салкын тигәндә бик файдалы.

Ачык сары төстә ул. (тузганак)

Тузганакның яфракларын салатларга кушалар, чәчәгеннән кайнатма ясыйлар. Ә төнәтмәсе белән төрле авыруларны дәвалыйлар.

Кышкы азык кошларга,

Витамин һәр балага.

Ул нәрсә? (балан)