Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Театраль тамаша "Канфитлар патшалыгында"

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Кәнфитләр патшалыгында

Катнашалар:

Алып баручы

Ата

Ана

Рәсим

Нәсим

Хозыр-Ильяс

Куян

Буре

Карт

Биюче кызлар

Алып баручы.

Борын-борын заманда

Ике малай яшәгән,

Көне-төне, кич-иртә

Алар кәнфит ашаган.

Яшәгән, ди, бу малайлар

“Кәнфит” дигән калада.

Көнгә мең кәнфит тиядер,

Анда һәрбер балага!

Әниләре дә сыердан

Сөт түгел, бал сава, ди.

Яңгыр диеп уйламагыз,

Күктән кәнфит ява, ди.

Шоколадка, бал, шикәргә

Бөтен дөнья тулган, ди.

Чөнки бу малайлар белән

Менә нәрсә булган, ди...

Беренче күренеш

Ана.

Туктагыз, дим, хәзер үк,

Икмәкне рәнҗетмәгез!

Икмәкне рәнҗетсәгез,

Имин гомер көтмәгез.

Тиз генә сыныкларны

Кабат җыеп алыгыз!

Һәрбер бөртеген чүпләп,

Кош-кортларга салыгыз!

Рәсим.

Син җый бу сыныкларны,

Кабартма, коймакларны...

Син бит миннән кечерәк,

Йә, җый инде, тизрәк!

Нәсим.

Беренче син ташладың,

Бу минем сынык түгел...

Кырдан бөртек эзләргә

Мин сиңа тавык түгел.

Рәсим.

Үзең җый!

Нәсим.

Синең сынык, син җый!

Ата.

Нәрсә соң бу, нәрсә бу?

Бу нинди тавыш-гауга?

Җир йөзендә иң кадерле,

Иң татлы икмәк монда!

Рәсим.

Мин берни дә күрмәдем,

Мин берни дә белмәдем,

Мин бүген бөтенләй дә

Икмәк алып килмәдем!

Нәсим.

Алдашасың, алдашасың,

Мин үзем яхшы күрдем.

Икмәгеңне ташладың да

Типкәләп, таптап йөрдең.

Ата.

Җитте сезгә, шук малайлар,

Акылга утырыгыз.

Әрәм булмасын, икмәкне

Савытка тутырыгыз!

Нәсим.

Уф, чак котылып калдык

Әтинең тиргәвеннән.

Рәсим.

Барыбер җыймыйм, чыкса да

Хозыр карт җир эченнән...

Хозыр.

Кем анда миннән курыкмый?

Кем анда мине сөйли?

Син түгелме, син түгелме?

Кайсыгыз мине сөйми?

Хәзер үк җыеп алыгыз,

Таптамагыз азыкны.

Икмәк белән уйнамагыз,

Рәнҗетмәгез ризыкны.

Рәсим.

Нәрсә инде ул икмәк?

Гел кәнфит булсын иде.

Нәсим.

Бөтен алан, бөтен дөнья

Кәнфиткә тулсын иде.

Хозыр.

Әле сез шулай мени, ярар алайса.

Минем сезгә теләгем шул:

Башка тормыш корыгыз!

Бер сынык икмәк күрмәгез,

Кәнфит ашап торыгыз!

Типкәләп йөртерлек булгач,

Иген үсмәсен башка!

Токмач-ярма онытылсын,

Бал тутырсыннар ашка.

Шушы таякны сугуга

Һәркайда кәнфит үссен!

Чәчәкләр дә, җимешләр дә

Таулар артына күчсен!

Рәсим.

Кая карама кәнфит?

Рәхәтләнәбез икән!

Нәсим.

Иң бәхетле кем? – дисезме,

Иң бәхетле без икән!

Икенче күренеш

Ана.

Эй, балалар, килегез

Өстәлемдәге ашка.

Бүген генә ашагыз да

Кәнфит пешермәм башка!

Рәсим. Нәсим.

Тагын шикәрме? Тагын шоколадмы?

Фуууу, туйдырды инде бу тәм-том!

Кәнфитләр биюе

Кызлар-кәнфитләр.

Матур күлмәк киябез,

Ерак җирдән киләбез.

Тәмле исләр аңкытып,

Шаярабыз, көләбез.

Без – шоколад туганы,

Без – шикәрнең сеңлесе.

Күчтәнәчнең затлысы,

Ризыкның иң татлысы!

Ана.

И балалар, балалар,

Ничек үсеп киттегез!

Ләкин гел баллы ашап,

Бик ябыгып беттегез...

Рәсим.

Сагындырды икмәкне,

Бәрәңгене, ярманы.

Нәсим.

Ризык таптаган өчен

Хозыр бабай каргады...

Рәсим. Нәсим.

Әти кайтты, ипи алып кайтты!

Ата.

И сөекле улларым,

Җиде илгә чаптым мин.

Сезгә иң татлы ризык –

Икмәк алып кайттым мин.

Тозга манып капсагыз,

Телегездә эрер ул.

Хуш исләрен аңкытып,

Өстәлгә ямь бирер ул.

Ана.

Бүген икмәк бар ла ул,

Иртәгә ни ашарбыз?

Кырда икмәк үсмәгәч,

Ничек кенә яшәрбез?

Нәсим.

Беләсеңме, абыем,

Гаебе бит без генә.

Хозыр бабайны табыйк,

Эйдә. Киен тиз генә!

Рәсим.

Бәлки безне шунда ук

Бабай искә төшерер.

Без гафу үтенербез,

Ә ул безне кичерер...

Өченче күренеш

Нәсим.

Җеп өзәрлек хәл калмады,

Бетәбез без, бетәбез.

Тапмадык Хозыр бабайны,

Эйдә, кайтып китәбез!

Рәсим.

Кара, Нәсим, кемдер бар күк

Теге куак артында.

Нәсим.

Кем булса да курыкмасын,

Чакырыйк аны монда.

Куяннар.

Урманнарда йөргән чакта,

Әниебез адашты.

Аны озак көтә-көтә,

Карыннарыбыз ачты...

Бу урманда һәр урында

Талыйлар да, талыйлар.

Өч көн инде ашаган юк,

Аңлыйсызмы, абыйлар?

Нәсим.

Рәсим, димен, бераз гына

Хәлләренә керикме?

Әни биргән бу ипидән

Берәр сынык бирикме?

Рәсим.

Мәгез, әле, куяннар,

Бер капкалап алыгыз.

Башка шаярып йөрмәгез,

Анагызны тыңлагыз!

Куяннар.

Игелекле абыйлар,

Күп итеп рәхмәт сезгә!

Тагын килегез бу якка,

Без зур булырбыз көзгә.

Рәсим.

Нәсим, чыгар икмәгеңне,

Бик тә ашыйсы килә.

Нәсим.

Сабыр итик, күрәсеңме,

Кемдер каршыга килә.

Бүре.

Курыкмагыз, балалар,

Мин усал бүре түгел.

Ачлыктан көчкә йөрим,

Мин почти тере түгел.

Рәсим.

Хәлеңне күреп торабыз,

Кабыргаларың чыккан.

Тик, Бүреҗан, үзебез дә,

Бигрәкләр дә ачыккан!

Нәсим.

Ярый инде, бераз бирик,

Ул да бит җан иясе.

Аның болай йөрүенә

Без гаепле, беләсең.

Бүре.

Мин ничек тә, мин ничек тә

Бу ипине аклармын,

Берәрсе рәнҗетә калса,

Шундук килеп яклармын!

Рәсим.

Кара, Нәсим, бу карт безнең

Хозыр бабай түгелме?

Нәсим.

Кем булса да, күрәсеңме,

Ярдәм көтә шикелле.

Рәсим.

Бер кабарлык ипи калган,

Ничек кенә чыдарбыз.

Нәсим.

Үлән суы эчәрбез дә

Тагын юлга чыгарбыз.

Нәсим.

Эй, бабакай, сез исәнме?

Күптер инде яшегез.

Менә сезгә бераз икмәк,

Алыгыз, җитешегез...

Карт.

И оланнар, нык карагыз:

Сез мине таныйсызмы?

Игелек эшләвегезне

Сез хәзер аңлыйсызмы?

Рәсим.

Син мени бу, Хозыр бабай,

Сине озак эзләдек.

Нәсим.

Ачуланма, кичер безне,

Бик зур гонах эшләдек.

Хозыр.

Кичердем, оланнар. Мин сезне Куян булып та, Бүре булып та, дәрвиш булып та сынадым. Сез үз авызыгыздан өзеп, ризык өләштегез. Мин сезнең икмәкле чагыгызны кире кайтарам. Әйбәт яшәгез, мул яшәгез!

Ана.

Офыкларны күзли-күзли

Талып бетте кулларым.

Менә минем газизләрем,

Менә минем улларым!

Ата.

Ник әйтмичә, балалар,

Өйдән чыгып киттегез.

Ни уйларга белмәдек,

Борчылды әниегез.

Рәсим.

Үзебезнең хатабызны

Төзәтергә уйладык.

Нәсим.

Арысак та, алҗысак та,

Икмәк рухын кайтардык.

Ата белән Ана.

Бәрәкалла, ил алдында

Йөз-битебез агарды...

Өстәлләргә икмәк менде,

Сүнгән бәхет яңарды...

Алып баручы.

Күрдегезме, бу әкият

Гыйбрәтле һәм хикмәтле!

Кадерләгез, хөрмәтләгез,

Яратыгыз икмәкне!

Ана.

Эй, балалар, килегез

Өстәлемдәге ашка.

Бүген генә ашагыз да

Кәнфит пешермәм башка!

Ана.

И балалар, балалар,

Ничек үсеп киттегез!

Ләкин гел баллы ашап,

Бик ябыгып беттегез...

Ана.

Бүген икмәк бар ла ул,

Иртәгә ни ашарбыз?

Кырда икмәк үсмәгәч,

Ничек кенә яшәрбез?

Ана.

Офыкларны күзли-күзли

Талып бетте кулларым.

Менә минем газизләрем,

Менә минем улларым!

Ата белән Ана.

Бәрәкалла, ил алдында

Йөз-битебез агарды...

Өстәлләргә икмәк менде,

Сүнгән бәхет яңарды...

Ата.

И сөекле улларым,

Җиде илгә чаптым мин.

Сезгә иң татлы ризык –

Икмәк алып кайттым мин.

Тозга манып капсагыз,

Телегездә эрер ул.

Хуш исләрен аңкытып,

Өстәлгә ямь бирер ул.

Ата.

Ник әйтмичә, балалар,

Өйдән чыгып киттегез.

Ни уйларга белмәдек,

Борчылды әниегез.

Ата белән Ана.

Бәрәкалла, ил алдында

Йөз-битебез агарды...

Өстәлләргә икмәк менде,

Сүнгән бәхет яңарды...

Хозыр.

Кичердем, оланнар. Мин сезне Куян булып та,

Бүре булып та, дәрвиш булып та сынадым.

Сез үз авызыгыздан өзеп, ризык өләштегез.

Мин сезнең икмәкле чагыгызны кире кайтарам.

Әйбәт яшәгез, мул яшәгез

Икенче күренеш

Рәсим. Нәсим.

Тагын шикәрме? Тагын шоколадмы?

Фуууу, туйдырды инде бу тәм-том!

Рәсим.

Сагындырды икмәкне,

Бәрәңгене, ярманы.

Нәсим.

Ризык таптаган өчен

Хозыр бабай каргады...

Рәсим. Нәсим.

Әти кайтты, ипи алып кайтты!

Нәсим.

Беләсеңме, абыем,

Гаебе бит без генә.

Хозыр бабайны табыйк,

Эйдә. Киен тиз генә!

Рәсим.

Бәлки безне шунда ук

Бабай искә төшерер.

Без гафу үтенербез,

Ә ул безне кичерер...

Өченче күренеш

Нәсим.

Җеп өзәрлек хәл калмады,

Бетәбез без, бетәбез.

Тапмадык Хозыр бабайны,

Эйдә, кайтып китәбез!

Рәсим.

Кара, Нәсим, кемдер бар күк

Теге куак артында.

Нәсим.

Кем булса да курыкмасын,

Чакырыйк аны монда.

Нәсим.

Рәсим, димен, бераз гына

Хәлләренә керикме?

Әни биргән бу ипидән

Берәр сынык бирикме?

Рәсим.

Мәгез, әле, куяннар,

Бер капкалап алыгыз.

Башка шаярып йөрмәгез,

Анагызны тыңлагыз!

Рәсим.

Нәсим, чыгар икмәгеңне,

Бик тә ашыйсы килә.

Нәсим.

Сабыр итик, күрәсеңме,

Кемдер каршыга килә.

Рәсим.

Хәлеңне күреп торабыз,

Кабыргаларың чыккан.

Тик, Бүреҗан, үзебез дә,

Бигрәкләр дә ачыккан!

Нәсим.

Ярый инде, бераз бирик,

Ул да бит җан иясе.

Аның болай йөрүенә

Без гаепле, беләсең.

Рәсим.

Кара, Нәсим, бу карт безнең

Хозыр бабай түгелме?

Нәсим.

Кем булса да, күрәсеңме,

Ярдәм көтә шикелле.

Рәсим.

Бер кабарлык ипи калган,

Ничек кенә чыдарбыз.

Нәсим.

Үлән суы эчәрбез дә

Тагын юлга чыгарбыз.

Нәсим.

Эй, бабакай, сез исәнме?

Күптер инде яшегез.

Менә сезгә бераз икмәк,

Алыгыз, җитешегез...

Рәсим.

Син мени бу, Хозыр бабай,

Сине озак эзләдек.

Нәсим.

Ачуланма, кичер безне,

Бик зур гонах эшләдек.

Рәсим.

Үзебезнең хатабызны

Төзәтергә уйладык.

Нәсим.

Арысак та, алҗысак та,

Икмәк рухын кайтардык.

Алып баручы.

Күрдегезме, бу әкият

Гыйбрәтле һәм хикмәтле!

Кадерләгез, хөрмәтләгез,

Яратыгыз икмәкне!

Куяннар.

Урманнарда йөргән чакта,

Әниебез адашты.

Аны озак көтә-көтә,

Карыннарыбыз ачты...

Бу урманда һәр урында

Талыйлар да, талыйлар.

Өч көн инде ашаган юк,

Аңлыйсызмы, абыйлар?

Куяннар.

Игелекле абыйлар,

Күп итеп рәхмәт сезгә!

Тагын килегез бу якка,

Без зур булырбыз көзгә.

Куяннар.

Урманнарда йөргән чакта,

Әниебез адашты.

Аны озак көтә-көтә,

Карыннарыбыз ачты...

Бу урманда һәр урында

Талыйлар да, талыйлар.

Өч көн инде ашаган юк,

Аңлыйсызмы, абыйлар?

Куяннар.

Игелекле абыйлар,

Күп итеп рәхмәт сезгә!

Тагын килегез бу якка,

Без зур булырбыз көзгә.

Бүре.

Курыкмагыз, балалар,

Мин усал бүре түгел.

Ачлыктан көчкә йөрим,

Мин почти тере түгел.

Бүре.

Мин ничек тә, мин ничек тә

Бу ипине аклармын,

Берәрсе рәнҗетә калса,

Шундук килеп яклармын!

Карт.

И оланнар, нык карагыз:

Сез мине таныйсызмы?

Игелек эшләвегезне

Сез хәзер аңлыйсызмы?

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 28.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области