Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Туган як традицияларе аша рухи-ахлакый тарбия биру

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Тема “Туган як традицияләре аша рухи-әхлакый тәрбия бирү”

Башлангыч сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате.

Максат:

- олы Ватан, кече Ватан, патриот төшенчәләренең мәгънәсен ачыклау;

-укучыларны туган якның матур традицияләре белән таныштыру;

- туган яккка мәхәббәт, туган җир белән горурлану хисләре тәрбияләү;

-туган якны өйрәнүгә омтылыш тудыру;

-авылдашларга, якташларга хөрмәт хисләре тәрбияләү;

- иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

-үзара хезмәттәшлек күнекмәләре булдыру.

Укытучы. Исәнмесез, балалар,

Хәерле көннәр сезгә!

Акыл һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәбезгә!

-Укучылар, без сезгә Нәкый Исәнбәтнең бер шигырен укып китәрбез.

Укытучы. -Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

Милли киемле кыз. — Иң назлы сүз, иң якын сүз,

ул матур сүз — әнкәем!

Укытучы. — Бар тагын бер иң матур сүз:

Һәрвакыт син әйткәнең.

Анысы нәрсә?

Милли киемле кыз. — Ул матур сүз,

ул якын сүз — әткәем!

Укытучы. — Үскәнем, йә инде син әйт!

Милли киемле малай. — Иң матур сүз — Илкәем.

Анда мин, син — һәммәбез дә,

анда әткәй-әнкәем!

Укытучы. Балалар, бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

Укучылар. Әти, әни, илебез.

Укытучы. Ни өчен балалар әткәем, әнкәем, илкәем дип матур итеп, иркәләп әйтәләр?

Укучылар. Алар шулай әтиләрен, әниләрен, туган илләрен яратуларын белдерәләр.

Укытучы. Туган илен, халкын яратучы кешене ничек атыйлар?

Укучылар. Патриот, татарчасы ватанпәрвәр була.

Укытучы. Ватан нәрсә дигән сүз?

Укучылар. Ватан, Туган ил синонимнар, без яшәгән җир.

Укытучы. Сез үзегезне патриот дип әйтә аласызмы? Чын патриот нинди булырга тиеш, ничек уйлыйсыз?

Укучылар. Чын патриот туган җирен ярата, аны яклый, саклый, ул батыр, көчле һәм бик яхшы кеше, туган ягы белән горурлана.

Укытучы. Балалар, хәзер без сезнең белән уен уйныйбыз.

(Интерактив уен өчен сораулар)

Герб, гимн, флаг (Дәүләт билгеләре, дәүләт символлары, шартлы билгеләр).

Россия флагының уртасында ниндт төс? (Кызыл, зәңгәр, ак?)

Ике башлы бөркет төшерелгән дәүләт символы? (Россия гербы)

Фотода нәрсә сурәтләнгән?

Татарстан флагының аскы өлешендә нинди төс урнашкан?

Татарстан республикасының башкаласы?

Республикада язгы чәчүдән соң үткәрелә торган бәйрәм? (Сабантуй)

Фотоларда нинди шәһәр? (Арча)

Фотода кем ? (Илшат Нуриев)

Татар халкының бөек шагыйре, райондаш (Г. Тукай)

Фотода нинди авыл (Курса)

Укытучы. Балалар, бу сораулар нәрсә турында?

Укучылар. Россия, Татарстан, Арча, Курса.

Укытучы. Сез алар турында ниләр беләсез?

Укучылар. Россия – илебез, Татарстан- республикабыз, Арча – туган районыбыз, Курса – туган авылыбыз.

Укытучы. Ә сез ничек уйлыйсыз, мин сезгә бу сорауларны ни өчен бирдем?

Укучылар Без туган илебезне, җиребезне белергә, өйрәнергә тиеш.

Укытучы. Димәк, патриот ул Туган илен яратучы гына түгел укучылар, ул аны, аның тарихын, истәлекле урыннарын, гореф-гадәтләрен өйрәнүче, белергә теләүче, саклаучы да. Укучылар, Ватанны Олы Ватан, Кече Ватан дип йөртәләр. Сез ничек уйлыйсыз: кайсы олы, кайсы кече?

Укучылар. Россия, Татарстан – Олы Ватан, Курса – кече Ватаныбыз.

-Кытучы. Кайсы мөһимрәк, ничек уйлыйсыз?

Укучылар. Икесе дә мөһим, ләкин Олы Ватанны ярату Кече Ватанны – әтине, әнине, туганнарны, яшәгән өйне, авылны яратудан башлана. Олы Ватанга мәхәббәт уган авылны яратудан башлана.

Укытучы. Хәзер бер җыр тыңлап китәбез. (Авылдашыбыз Радик абый Гарифуллин “Курса авылы” клибы)

Укөтычы. Җыр нәрсә турында? Нинди хисләр уятты?

Укучылар. Җыр авылыбыз белән горурлык хисләре уятты. Без авылыбызның зурлыгын, матурлыгын, истәлекле урыннарын, матур йортларын, елгаларын, чишмәләрен, яшел болыннарыен күрдек.

Укытучы. Әйе, укучылар, безнең авылыбыз табигате белән дә, кешеләре белән дә горурланырлык. Курса – Казан артының борынгы һәм зур авылларының берсе. Бу төбәктә элек-электән тырыш, һәр нәрсәне ныклап уйлап, җиренә җиткереп башкара торган халык яши. Югары, Урта һәм Түбән Курса авылларының үзәге булып Урта Курса авылы санала. Биредә урта мәктәбебез, балалар бакчасы, авыл җирлеге, мәдәният йорты, почта, авыл хуҗалыгы идарәсе урнашкан.

Хәзер без сезнең белән тагын видеоязма карап, җыр тыңлап китәрбез. Аны безнең райондаш җырчыбыз, Татарстаннын атказанган җырчысы Гөлзада Сафиуллина башкара. Җыр нәрсә турында видеоязмада нинди истәлекле вакыйгалар – бәйрәмнәр, акөияләр күрерсез икән?

Укучыларның тәэсирләре белән уртаклашкач, җаваплрын тыңлагач, аларны тулыландыру максатыннан, сүз алдан әзерләнеп килгән укучыларга бирелә.

- Фотода нинди бәйрәм? (9 нчы май)

- Нинди акция? (Үлемсез полк, кулларда бабайлар портреты. Бу – аларны искә алу, хәрмәтләү, рәхмәт әйтү)

- Ни өчен рәхмәт әйтәбез? (Алар Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Алар үз гомерәрен аямыйча, тынычлык өчен көрәшкәннәр. Безгә бәхетле балачак, мул табын, өстебезгә кием, җылы өй булсын өчен, җиңү яулаганнар)

-Аларны чын патриотлар дип әйтеп буламы? (Әйе, чөнки алар туган илләрен яклаганнар, дошманнан саклаганнар. “Туган ил өчен” дип, сугышка кергәннәр, гомерләрен биргәннәр.)

Димәк, укучылар, чын патриот ул – туган илен яклаучы. Минем сезне районыбызның Советлар Союзы геройлары белән таныштырасым килә. (Слайд)

-Сез аларны слайдларда күрәсез: Ежков Валентин Фёдорович, Сафиуллин Гани Бакиевич, Сафин Нэкыйп Сафович, Салихов Гатаулла Салихович.

Тактада сез герой-пионерларны күрәсез. Алар әле бала гына, шулайда иң авыр вакытларда илебез сагына басканнар, олылар белән беррәттән тынычлык өчен көрәшкәннәр.

Аларга герой исеме зур батырлык эшләгәннәре өчен бирелгән. Сезнең бабайларыгыз да һәркайсы герой укучылар, сез аларның фотоларын алга таба да кадерләп саклагыз, алар белән горурланып, алардан үрнәк алып яшәгез!

Аларны онытырга ярамый. Без ел саен Җиңү көнен бәйрәм итәбез, укучылар. Бу бик зур җиңү, шуңа күрә Бөек Ватан сугышына бәйле истәлекле даталар бик күп. Шуларның берсе иртәгә, укучылар. 3 нче декабрҗ - истәлекле дата, яу кырларында хәбәрсез югалган каһарманнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Исемнәре билгесез булса да, аларның батырлыгы мәңгелек. Слайдта сез билгесез солдатка куелган Һәйкәлне күрәсез. Бу көнне һәйкәлне чәчәкләр алып киләләр, хәбәрсез югалган ил батырларын бер минут тынлык белән искә алалар. Ни өчен бер минут тынлык. Чөнки ул мәңгелек тынлыкның бер мизгеле. Ул үткәннәрне иискә алу, һәм шул ук вакытта киләчәк өчен борчылу символы да булып тора. Без дә  Якты киләчәгебез, матур тормышыбыз өчен һәлак булган,хәбәрсез югалган солдатларны олы ихтирам белән, бер минутлык тынлык белән искә алыйк, укучылар.                   

Бер минут тынлык

Йомгаклау

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт —
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 21.07.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области