МКУ “Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района Республики Татарстан”
МБДОУ “Шеморданский детский сад №2 “Теремок” Сабинского муниципального района Республики Татарстан”
Мастер- класс для педагогов на тему:
“Использование инновационных
технологий в ДОУ”
Воспитатель: Галимова Лилия Вагизовна
с.Шемордан
4мая 2018года
Тема: Мәктәпкәчә балалар оешмасында инновацион технологияләр куллану.
Максат: балалар бакчалары тәрбиячеләренең һөнәри компетентлыгын үстерү.
Бурычлар:
- һөнәри осталыкны арттыру;
-критик фикерләү һәм уңыш ситуациясен тудыру технолгияләре турында тәрбиячеләренең белемнәрен үстерү;
-мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек бирү;
-педагогик тәҗрибә алышуны активлаштыру.
Көтелгән нәтиҗә:
- 6 эшләпә ысулын өйрәнү;
- төрле ысул һәм материал кулланып, тузганак ясау;
- һөнәри осталык дәрәҗәсен үстерү.
Җиһазлау: 6 боҗра, 11 кайчы, 11 линейка, яшел төсле кәгазь, 10бит зәңгәр картон, мамык дисклар, сары кәгазь салфетка , сары скатерть, сары вискоз салфетка, сары бәйләү җебе, сары гуашь, мамык таякчык, губка, балавыз пластилин, вилка, сары целлофан пакет, эш тәртибе бирелгән10 күрсәткеч бит, презентация
1. Оештыру .
-Хәерле көн, хезмәттәшләрем. Сөйләшәбезме?
2.Мотивация.
- Кемнең кәефе яхшы, кулларыгызны күтәрегез әле.
- Кемнең монда дуслары бар?
-Рәхмәт.
3. Төп өлеш.
А)-Мин үземә кайсыдыр ягы белән ошаган кешене уртага чакырам, уен соңгы кеше чыкканчы дәвам итә.
Б) Мин сезгә боҗралар бирәм, моннан нәрсәләр ясап була? Бу боҗралар нәрсәгә ошаган?
(чәчәк, светофор, болыт,кабартма ... эшләпә)
В)Эшләпәләр итеп киеп кую.
Презентациядә картина.
Мин сезне Эдвард де Бононың “Алты эшләпә ысулы белән таныштырырмын”. Төрле төстәге эшләпә – ул шартлы билге. Сүз эшләпә турында бармый, ә бер үк әйбергә карата алты төрле фикер булуын күрсәтә.
Ә хәзер картинага күз салыйк һәм бераз уйлап алыйк. Нәрсә әйтергә була?
Һәр “ эшләпә” сөйләп чыга.
Дөрестән дә, табигать һәр ел фасылында үзенчә матур. Син аңа беркайчан да зыян китерергә тиеш түгел. Урманга барып, чәчәкләр өзәргә дә ярамый.
Мин чәчәкләрне сезнең үзегезгә ясарга тәкъдим итәм. Без сезнең белән барыбыз да тузганак чәчәген ясарбыз, ләкин төрле материал яки төрле технология кулланырбыз.Күңелегезгә ошаган урынга утырыгыз.
Г) Чәчәк ясау.
-мамыктан
-төсле кәгазь
-кәгазь салфетка
- скатерть
- вискоз салфетка
- җеп
- буяу, мамык таякчык
- буяу, губка
- балавыз пластилин
- буяу, вилка
- целлофан пакет
-Тузганагыбызның яфрагы барыбызныкы да бер төрле булыр. Бу бик җиңел ясала. Яшел төсле кәгазьнең яртысын 4 кә бөкләп, яфрак кисеп алабыз, линейкага куябыз һәм сыпырып китерәбез. Яфрак әзер, ябыштырабаз.
Д)10 кеше чәчәк ясаган арада, калганнар белән уен оештыру.
1 нче уен “Хисләрнең төсе” дип атала. Бу уен бер-береңә игътибар итәргә өйрәтә, мимика, йөз, кул хәрәкәтләре үстерелә.
Алып баручы билгеләнә
Ул сигнал буенча күзен йома, калганнар әкрен генә бер төс уйлыйлар. Сигнал буенча күзен ача. Калганнар үзләрен тотышлары белән шул төсне сурәтләп бирергә тиеш. Дөрес әйтсә, икенче кеше билгеләнә, белмәсә үзе кала.
2нче уен - “Дулкыннар”, бу уен команда оештыру өчен яхшы.
Барлык катнашучылар да кулга кул тотынышып түгәрәккә басалар, мин бер дулкын җибәрәм, кире миңа әйләнеп кайта.
Кулны күтәрәм, кысам, 2 тапкыр кысам, селким алга-артка, икенче якка дулкын җибәрәм, бармакларны аралап тотам, кулны өскә күтәрәм, каты итеп кулны бер кысам...
Е)Оста кулларның эшләренә йомгак ясау.
4.Йомгаклау-рефлексия.
- Без сезнең белән мастер-классның йомгаклау өлешенә дә килеп җиттек. Ә хәзер парларга бүленеп, тәрбияче һөнәренең уңай һәм тискәре яклары турында үз фикеребезне белдерербез. Вакыт ягыннан, психологик яктан, кирәклелелеге ягыннан, материаль яктан һ.б. (Һәр тәрбияче үз фикерен белдерә)
-Тәрбияче һөнәре – иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Әти-әниләр безгә үзләренең иң кадерле әйберләрен ышанып тапшыралар. Шуңа күрә аларны үз балаларыбыз шикелле яратып тәрбиялик, киләчәк тормышның лаеклы кешеләре итеп үстерүгә үзебездән өлеш кертик.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар теләп калам.