Каталог публикаций

Образовательный каталог публикаций "Время Знаний"
Идентификационный номер ISSN: 3034-5952
Издается с 2017 года
Периодичность выхода новых работ: ежедневно
Вид издания: каталог
Версия издания: электронное сетевое
Издатель: Воробьев И.Е.
Тематика: образование
Адрес редакции: г. Тольятти, пр-т. Московский, 57/210

Разместить публикацию Список всех публикаций Опубликовано работ: 63437 лэпбук времена года лэпбук дикие животные



БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ

Балаларны хезмат тарбиясе аша тормышка азерлау

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ

Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эстетик тәрбия нормаларын булдыру, иҗади сәнгать әсәрләрен тудыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Хезмәт – чыннан да, куәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган хезмәтләренә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, аларда авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде.

Такталачык мәктәп-интернаты укучылары 3 юнәлештә хезмәт дәресләре укыйлар: авыл хуҗалыгы хезмәте, тегү һәм агач эше дәресләре. Мәктәп-интернатта белем алу һәм шөгелләнү өчен бөтен шартларда тудырылган. Тегү дәресләрендә балалар тегүнең барлык нечкәлекләрен өйрәнеп, мендәр тышы, төнге кулмәк, төрле тоткычлар һәм башка кирәк яракларны мөстәкыйль тегәргә өйрәнеп чыгып китәләр. Хезмәт дәресләреннән имтихан бирү дә каралган.

Агач эше дәресләрендә балалар эш коралларын аера белергә, алар белән сак эш итәргә өйрәнәләр. Алар укытучы белән берлектә көнкүрештә кирәк - яраклар ясыйлар. Эшләрен теләп, яратып башкаралар.

Авыл хуҗалагы хезмәте дәресләрендә укучылар үсемлекчелек, терлекчелек тармакларын өйрәнәләр. Дәрестә алган белемнәр мәктәп яны участогында практик эш белән ныгытыла.

Мәктәп яны участогында эшләү зур көч таләп итә. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки нәкъ биредә укучыларга хезмәт, экологик һәм эстетик тәрбия бирү, дәресләрдә алынган белемнәрне гамәли яктан тормышка ашыру мөмкинлеге бар.

Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге - коллективыбыз горурлыгы. Биредә җиләк-җимеш бакчасы, яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, суы бар, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган. Тәҗрибә бакчасыннан җыеп алынган уңыш мәктәп ашханәсенең еллык ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә җитә.

Гомумән, без туган җирен яратучы, киләчәктә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләгән, хезмәт сөючән балалар тәрбияләргә телибез. Мәктәптәге уңайлы заманча шартлар бу теләкне тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Һәм без, балалар мәктәпне тәмамлап, хезмәт сөюче чын кешеләр булырлар дип өметләнәбез.