Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


“Семья - ключ к счастью.”

Укрепление связи с семьями, развитие логического мышления детей, таких качеств, как смекалка, находчивость, формирование речевого языка, умение твердо выражать свои мысли, развивать способности, словесность, культуру общения, воспитание в семье дружбы, единства, взаимопомощи, взаимопонимания, уважения к родителям, членам семьи, родине, воспитание чувства патриотизма.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе “Сон балалар бакчасы”

“Гаилә- бәхет ачкычы.”

“Семья - ключ к счастью.”

(Әти-әниләр өчен сәхнәләштерелгән әдәби-музыкаль кичә.)

(Литературно-музыкальный вечер для родителей.)

Тәрбияче: Загидуллина Г.Ф.

Максат: Гаиләләр белән элемтәне ныгыту,балаларның логик фикерләүләрен, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар үстерү, сөйләм телләрен формалаштыру, үз фикерләрен ныклы белдерү ,сәләтләрен,үз сүзендә торучанлыкларын,үзара аралашу культурасын үстерү,

 гаиләдә дуслык, бердәмлек,үзара ярдәмләшү тәрбияләү,бер-берсенә таяныч, ярдәмче булуларын аңлауларына ирешү,әти-әнигә, гаилә членнарына, туган илгә хөрмәт тәрбияләү, патриотизм хисләрен үстерү.

Зал татар халкының элекке ак өй эче кебек бизәлгән: тәрәзәләрдә чигүле пәрдәләр, челтәрле кашагалар, стеналарда кызыл башлы сөлгеләр. Уң якта- карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Караватка якын гына чыбылдыклы бишек эленгән, бишектә- биләүле курчак. Каршыда- чигүле япмалы сандык, аның өстендә- челтәр ябылган гармун. Өстәлгә чигүле ашъяулык җәелгән. Аның өстендә җиз самавыр һәм чәй кирәк- яраклары. Милли киемнәр кигән балалар тезелеп басалар.

Төп рольләрне башкаручылар: Бабай, әби, ата, ана, 4 бала, бишектәге бала.

Малай: Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай, туган тел кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган- үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин җир кирәк!

Кыз:

Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кабат аяк басып,

Сукмактан киттем йөреп.

Әйттем анам теле белән

Бала:

Вөҗданы пакъ, йөзе ак

Минем сөйгән халкымның.

Әхлаклылык- нигез ташы

Һәр йөрәкнең, акылның.

Үткәннәргә күз салыйк без,

Гасырлар аша карыйк.

Газиз халкым үткән юлны

Дисбегә салып саныйк.

Бала:

Сәламли безне ал кояш,

Каршылый нурлы иртә.

Чишмәләр дога укыйдыр,

Кошлар салават әйтә.

Үләннәр сәҗдәгә киткән,

Агачлар тәсбих тарта.

Бу илаһи сәгатьләрдә

Иң изге рухлар кайта.

Фәрештәләр канат җәя,

Кыйбладан исә җилләр.

Ак бәхет сорап ходайдан

Һәммәсе теләк теләр.

“Әссәламегаләйкүм” җыры башкарыла.

Бала:

Агара күңелләр,

Сафланадыр һәр җан.

Ак юл сиңа, дөнья,

Юлдаш булсын Иман!..

Ана:

Телне ачыйк таңда

“Бисмилла!” дип,

Шөкер кылып бирмеш һәр көнгә.

Иманнарның ак һәм сафлыгы да

Аллаһының тиңсез иркендә.

Телне ачыйк иртән “Бисмилла!” дип,

Йөзне борып кыйбла ягына.

Ходай биргән һәрбер көнне зурлап,

Иман нуры җанда кабына.

Бала:

Айлы мәчетләр эченнән

Ак нурлар сирпи төсле.

Иман сүзләре яңгырый-

Шундый саф, шундый көчле.

Йөрәкне, җанны уятып,

Шундук җылытыр төсле.

Әйдәгез, бергәләп тойыйк

Шул яктылыкны, көчне.

Ул яктылык, ул көч, беләм,

Үткәннәргә бәйләнә.

Халкымның яшәешендә

Бер гадәткә әйләнә.

Балалар җәелгән палас өстенә утыралар. Бабай, әби, ана, ата кул эше эшләп утыралар.

Әби: Улыбыз бер атналык булып килә. Исем кушарга кирәк иде. Әтисе бик матур исем дә тапкан.

Бабай: Дөрес, балага 40 көн тулганчы исем куштырып калырга кирәк. Бәби туе үткәрербез, Алла теләсә. Ә аңарчы үзем дә, азан әйтеп, исемне кушып куйыйм әле булмаса.Алып кил баланы, ки-

лен. Исем кушу- зур тантана. Матур исем- зур хәзинә.

Ана” баланы” бишектән ала. Әби мендәрне әтисенә бирә. Ул мендәр өстенә салынган баланы бабай каршына алып килә.

Бабай: (башта азан әйтеп дога кыла, аннары колагына исемен әйтә) Исемең Ильяс углы Ислам булыр! ( Дога кылалар. Әни, баланы әтисе кулыннан алып, бишеккә илтеп сала.)

Ана:

Улым, улым, улчыгым,

Бәләкәй алтын орчыгым,

Шәкерт булса, яхшы булса,

Үзенә булыр янчыгым.

Бала:

Ак челтәрле тәрәзәдән

Бишек җыры яңгырый.

Япь-яшь ана сабыена

Борынгы җырлар җырлый.

Әни: (бишек тирбәтеп җырлый)

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу.

Йокла, улым, йом күзең.

Йом, йом күзең, йолдызым,

Төнлә йокың кала да.

Еглап үтә көндезең.

Бала:

Ә җыр һаман дәвам итә,

Нурландырып күңелне.

Борынгы бишек җырлары

Зур хәзинә түгелме?

Саф әле бала күңеле

Начар уйлар юк анда.

Ананың йөрәк җылысы

Зур урын ала җанда.

(Ана бала коендырырга урын әзерли; урындыкка ләгән, комган куя. Әби баланы алып килә. Ана су салып торган хәрәкәт ясый.)

Әби:

Суы сарыксын, үзе калыксын,

Тигез канатлы булсын,

Бәхетле, тәүфыйклы булсын,

Игелекле, шәфкатьле булсын.

Ана:

Имәндәй нык бул,

Чыршыдай биек бул.

Каендай ак бул,

Чишмәдәй саф бул!

Әби:

Ата- аналы бул,

Алтын канатлы бул.

Бай дәүләтле бул,

Кадерле, хөрмәтле бул!

Бабай: улым, мин яраткан көйне җырла әле.

( малай “герман көе”н җырлый.)

Бабай: булдырдың, улым. Шушы җырны җырлап сугышка киткән идек.

Бала:

Әкият, бәет, җырлар аша

Изгелеккә күпер сала.

Баланың тәүфыйклы булуын

Тели шул һәрбер ана.

Бала:

Еллар аша күреп була

Татар халкының уен.

Кеше булу кыен түгел,

Кешелекле булу кыен.

( “Әнкәмнең догалары” җыры башкарыла.)

Бала:

Туган илдән безгә бүләк-

Яңа бакча салынган.

Тирә- якка нурлар чәчеп

Утлары да кабынган.

Быел бакчага килдек без

Хәерле сәгатьләрдә.

И, бакчабыз, өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә.

Әби:

Ата- ана хакы дигән

Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр һичкайчан да

Кыйбласын югалтмасын.

Гаилә- бәхет ачкычы:

Ир- беләк, хатын- терәк,

Тату гаиләдә һәрчак

Ачык йөз, тыныч йөрәк.

Ата- анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата- анага

Изге итеп табына.

Бала:

Ата йөрәге таудан өлкән,

Ана йөрәге диңгездән тирән.

(“ Матур булсын” җыры башкарыла.)

Бала:

Канатларның ниндиләрен

Куясың, туган нигез?

Тормыш бит сер, тормыш авыр,

Тормыш ул- төпсез диңгез.

Ата:

Әхлакны кайтарыйк, дисәк,

Коръәнне кулга алыйк.

Сабыйларның күңеленә

Серләрен ачып салыйк.

( Мөнәҗәт әйтелә.)

телеграм-бот с бесплатным дипломом

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 06.10.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области