Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


"Бабайда кунакта"

Максат тарбияче ярдаме белан “Шалкан” рус халык акиятен сахналаштеру һам балаларда суйлау телаге уяту. Бурычлар 1. Балаларны акият геройлары белан кызыксындыру, тавышларын танырга уйрату. 2. Суйлам усеше, ритм хисе, кул моторикасын устеру. 3. Балаларда олыларны игътибар белан тыңларга, ахлакый сыйфатлар кызгану, дус мунасабат, ярдамлашасе килу телаген тарбиялау.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Актаныш муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе “Яңа Әлем балалар бакчасы”

«Бабайда кунакта».

(Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча ачык шөгыль конспекты)

Төзеде: тәрбияче, Рахманова З.Р.

Максат: тәрбияче ярдәме белән “Шалкан” рус халык әкиятен сәхнәләштерү һәм балаларда сөйләү теләге уяту.

Бурычлар:

1. Балаларны әкият геройлары белән кызыксындыру, тавышларын танырга өйрәтү.

2. Сөйләм үсеше, ритм хисе, кул моторикасын үстерү.

3. Балаларда олыларны игътибар белән тыңларга, әхлакый сыйфатлар: кызгану, дус мөнәсәбәт, ярдәмләшәсе килү теләген тәрбияләү.

Җиһазлар: кош, хат, рәсем, “Шалкан” әкиятенең персонажлары: шалкан, бабай, әби, кыз, эт, песи, тычкан, музыка, алмагач, кишер, койма.

Шөгыль барышы:

1.Исәнләшү.

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килде, әйдәгез исәнләшәбез. (Балалар кунаклар белән исәнләшәләр). Әйдәгез әле бер-беребезгә матур сүзләр әйтик:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә.

(ишек шакыйлар)

- Ой, кемдер ишек шакый. Нәрсә очып килгән безгә кунакка, балалар? (попугай) Нәрсә алып килгән ул? (хат). Хат эчендә рәсем бар. Нәрсә күрәсез? Бу нинди әкияттән? Бабайның бакчасында тагы нәрсәләр үсә икән? Әйдәгез, аның бакчасына барып килик. Бу нинди агач? (алмагач) Кабатлыйбыз бергәләп: алмагач! Нәрсәләре бар аның? (алмалары) Нинди төстә алмалар? (яшел) Кабатлыйбыз: яшел! Алмалар нишләгәннәр? (коелганнар). Кабатлыйбыз: коелганнар! Алар кайда үсәргә тиеш? (агачта) Ни өчен коелганнар?(өлгергәннәр). Чөнки алар өлгергәннәр. Кабатлыйбыз: өлгергәннәр! Ә бу нәрсә түтәле? (кишер түтәле) Нинди төстә алар? Ничек булып үскәннәр? Әйдәгез күрсәтик әле. Өлгергән микән алар да?

2. “Уңыш җыябыз”. Безнең алмалар, кишерләр өлгергәннәр, әйдәгез аларны кәрзингә тутырыйк әле. Булдырдыгыз! Бабайның бакчасында нәрсәләр үскән?

Балалар, попугай нидер әйтергә тели бугай, тыңлыйк әле. (аудиоязма- ПОПУГАЙ) Сәләм, дусларым!Миңа сезнең ярдәмегез бик кирәк. Әби белән бабайның хайваннары югалган, табалмыйлар, шуңа күрә дә алар шалканны тартып чыгара алмыйлар. Табарга ярдәм итегезче, дускайларым!)

Тәрбияче: Булышабызмы, балалар? Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын әйтерсез.

Табышмаклар.

1) Кешенең дусты, йортның сакчысы.

Балалар: эт.

"Эт нәрсә эшли?" (Өрә, өйне саклый, сөякләр ярата, йөгерә)(аудиоязма – ЭТ тавышы) Кайда микән эт, эзлик әле. Кайда килә тавышы? Булдырдыгыз, этне эзләп таптык.

Икенче табышмакны тыңлыйбыз.

2) Мыеклы да койрыклы,

Мендәр өстендә йоклый.

Балалар: Песи.

Ничек чакыралар песине? Әйдәгез әле песине чакырыйк, бәлки табарбыз. (аудиоязма – ПЕСИ тавышы) Эзлик әле песине, кайда икән ул? Булдырдыгыз.

3) “Чи - чи - чи", - дип кычкыра,

Песи күргәчтән шунда ук чокырга кача.

Балалар: тычкан.

Тәрбияче: Тычкан нәрсәдән курка? Ул кайда? Әйдәгез аны табыйк.(аудиоязма- ТЫЧКАН тавышы)

Без әби-бабайның барлык хайваннарын эзләп таптык, булдырдык! Бабайга шалканны тартып чыгарырга булышасы калды. Булышабызмы?

Тәрбияче: Бабайга ярдәм итәр өчен безгә әкиятне сөйләргә кирәк, балалар.

3. “Тылсымлы таяклар” (тылсымлы музыка) Нинди тавыш килә тагы, балалар? Без сезнең белән кунакка “әкият”иленә барырбыз. Аңа эләгү өчен безгә ягымлы сүзләр әйтергә кирәк. Нинди ягымлы сүзләр беләсез? (тылсымлы музыка яңгырый) Карагыз әле, балалар, нәрсә күрәсез? Бу курчаклар гади түгел, ә тылсымлы. Без алар белән әкият сөйләрбез, ә кунаклар тыңларлар. Ләкин без башта ял итеп алыйк әле.

Физминутка “Яңгыр”

4. “Шалкан” әкиятен уенчыклар белән бергә сөйләү.

Әкиятне сөйләр өчен, безгә башта рольләргә бүленергә кирәк.

Булдырдыгыз, балалар, әкиятне без сөйләдек һәм бабайга шалканны тартып чыгарырга булыштык. Безгә балалар бакчасына кайтырга кирәк, балалар. Күзләрне йомдык. (тылсымлы музыка)

5. Йомгаклау.

Без сезнең белән кайда кунакта булдык? Кемнәрдә? (әби-бабайларда, әкият илендә). Олыларга булышырга кирәкме балалар, ничек уйлыйсыз? Без кемнәргә булыштык әле? Ничек итеп булыштык ? Бакчада нишләдек, нәрсә җыйдык? (бабайга шалканны тартып чыгарырга булыштык, хайваннарны юллап таптык, алма җыйдык).

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 02.05.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области