Дәрес барышы.
Психогимнастика.
Хәерле көн!
Кояшлы иртә кебек
Татар телен, туган телен
Өйрәнергә дип килдек.
Уку мәсьәләсен кую.
Көмеш суларың, зәңгәр урманың
Якын күңелгә, Татарстаным!
Син – туган ягым,
Син – минем таңым, Татарстаным!
Белемнәрне актуальләштерү.
Тәңкә карлар сибелгән
Җир ап-акка күмелгән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак? (Кыш) Слайд Кыш
Ял минуты
Әй, балалар, карагыз!
Тышта әнә килде кыш.
- Әйе, әйе күрәбез,
Кыш килгәнне беләбез.
- Я, балалар, сөйләгез
Ничек итеп килде кыш?
- Карлар ява көн саен,
Ялангач калды каен,
Исәләр салкын җилләр
Туңа бит борын, күзләр.
Йоклап ята аюлар,
Өсләрендә калын кар.
Кошлар оча җимлеккә,
Җим эзләргә кич-иртә.
Балыклар да тындылар,
Боз астына чумдылар.
Без урамга чыгабыз,
Таудан чана шуабыз.
Чаж-чож, чаж-чож.
“Кар бабай” шигырен уку.
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер (уголь)
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке (метла) тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
Күзләр өчен физминутка.
Рефлексия.
Йомгаклау.