Иртәнге сәгать
Тема: “ Балтач районының Кызыл китабына күзәтү”
Максат: 1) балаларны Кызыл китап, анда кергән үсемлек һәм
хайваннарның кайберләре белән таныштыру;
2) Кызыл китапта кергән үзебезнең якта очрый торган
үсемлекләрнең исемнәрен истә калдырырга ярдәи итү, аларны
таный белү күнекмәләре бирү;
3) табигатькә; үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына сакчыл
караш, ярату хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Татарстанның Кызыл китабы, Балтач районының “Кызыл китабы”,презентация.
Хәерле иртә хөрмәтле укытучылар, укучылар! Хәзерге вакытта антропоген тәэсирләр йогынтысында һәр җирлектә үсемлекләр һәм хайваннар саны кими бара. Бүген без сезнең белән Татарстан Республикасы Балтач районының Кызыл китабы белән танышып китәрбез.Китапны төзүдә һәм чыгаруда районыбызда күп еллар биология фәнен укыткан Гафарова Ризилә Нурмөхәммәт кызы, география укытучысы Хабибуллина Рәйсә Харис кызының хезмәтләре бик зур булды.
Балтач районының беренче Кызыл китабы 2006 нчы елда басылып чыкты. Икенче китап 2017 нче елда .
Китапка 128 төр теркәлгән, шулар арасында 36 төр үсемлек, 85 төр хайван, 3 төр лишайник, 4 төр гөмбә.
Алар арасындагы 101 төр Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Балтач районының уникаль ландшафтын, сирәк очраучы һәм бетә баручы төрләрен саклау максатыннан ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә район территориясендә Балтач заказнигы төзелде. Аның мәйданы 3 мең гектардан артыграк. Соңгы елларда урман территориясенә кедр агачлары алып кайтып утыртылды. Алар яхшы гына үсеп киттеләр. Кедр чикләвеге орлыкларын яратучы тиеннәр һәм эрбетче кошлар (кедровка) кабат район урманнарында күренә башладылар.
Хәзер Кызыл китапка кертелгән кайбер хайван һәм үсемлекләр белән танышып китәрбез. Имезүчеләр классының 15 вәкилен очратырга була. Очкалак тиен. Кимерүчеләр отрядына керә. Сорнар урман хуҗалыгы территориясендә сирәк кенә очрый.
Борындык. Балтач заказнигы урманнарында, Сорнай хуҗалыгы территорияләрендә очрый.
Гигант ярканат. Кулканатлылар отрядына керә. Нормабаш урманында очрый. Кискен бетү куркынычы яный.
Гади шолган, су тычканы. Шушма ,Арборка, Кугуборка елгалары буенда яши. Моллюск, уылдык, маймычлар һәм яңгыр суалчаны, коңгызлар белән туклана.
Тимгелле йомран. Шушма елгасы үзәннәрендә, Сәрдегән калкулыгында очрый.
Ак куян. Балтач заказнигы урманнарында очрый. 5 нче категорияле статуска ия. Бу саннары кабат торгызылган дигәннне аңлата.
Көрән аю. Берәрле генә очрыйлар. Соңгы өч елда Сорнар урман хуҗалыгында бер ана аю күренүе теркәлгән.
Ас. Ерткычлар отрядына керә. Шушма елгасының түбән агымында, Шеңшеңәр, Чутай авыллары тирәсендә күренүе ачыкланган.
Таш сусары. Балтач урман хуҗалыгы территориясендә сирәк очрый. Броканьерлар тарафыннан нык зыян күрә.
Кама. Шушма елгасы буйларында очрый. 2 нче категорияле статуска ия. Кыска вакыт аралыгында юкка чыгарга мөмкин.
Чәшке. Сирәк кенә Шушма елгасы буйларында очрый. 1 нче категорияле.
Енотсыман эт. Шушма елгасы буена чыгучы урманнарда очрый.
Кошлар иң күп очраучы категория.
Зур күлбога. Балтач районының көньяк көнбатыш өлешендә очрый. Яшеренеп яшәргә ярата.
Зур ак челән. Шушма, Кугуборка, Арборка елгасы буйларында очрый.
Кара ләкләк. Комзавод авылы территориясенә, Кугуборка елгасы буена төшүе теркәлгән. 1 нче категориягә керә.
Ысылдык аккош.Районыбыздагы елга буйларында һәм Көек авылы янындагы плотинада очраган. Саннары кабат торгызылганнар категориясенә керә.
Болын карчыгасы. Сирәк кенә, районның барлык территорияләрендә дә очрый.
Бөркет. Саннары хаман кимүгә бара. 1 нче категориягә керә.
Шоңкар. Кили, Нормабаш, Борбаш авыллары тирәсендә очрый. Бик сирәк очрый. 1 категория.
Су тавыгы. Биктәш, Янгул, Нәнәгәр авыллары тирәсендәге кечкенә сулыкларда очрый.
Зур шөлди, зур саз шөлдие. Смәел, Чутай, Шеңшеңәр, Биктәш, Нөнәгәр авыллары янындагы елга буйларында очрый. Кыска вакыт аралыгында бетәргә мөмкин төрләр. 2 нче статус.
Күк күгәрчен.
Йокычан ябалак. Көекбаш авылы тирәсендә очрый. 1 категория.
Сөйрәлүчеләр классыннан җиз елан, бакыр елан, зәһәр елан, җир-су хайваннарыннан сырлач сыртлы тритон, соры гөберле бака Кызыл китапка кертелгән. Балыклар классыннан кара балык(линҗ), моллюсклардан тешсез әкәм – төкәм, кысласыманнардан киңа яклы кысла кергән. Үсемлекләрнең 36 төре районыбызның Кызыл китабында. Шуларның кайберләре:
Кындырак, ике өйле күрән. Урманнарда һәм Кариле авылы янындагы сазлыкларда очрый.
Матур кылган һәм каурый кылган. Сәрдегән, Ор, Шеншеңәр,Чутай, Яңгул, Салавыч авыллары янындагы калкулык битләрендә үсә. Типик дала үсемлекләре. Соңгы еллардагы корылык һәм тау битләренә көтү менмәү нәтиҗәсендә сан ягыннан арту күзәтелә.
Сары төнбоек. Нормабаш урманындагы вак сулыкларда үсә.3 категория.
Дарулы кызылбаш. Кече Лызи, Смәел, Балтач авыллары территорияләрендә очрый.
Зәңгәр мәтрүшкә. Иң күпчелеге Чутай, Нөнәгәр, Камзавод авыллары территорияләрендә очрый.
Шәфталу яфраклы кыңгырау чәчәк. Бөтен җирдә сирәк булса да таралып урнашкан.
Саз акканаты. Смәел, Торҗа авыллары янындагы сазлыкларда очрый.
Чын кәккүк читеге. Ялтра, Кенә урманнарында, 2 категория.
Бармактамыр. Смәел, Торҗа авыллары янындагы сазлыкта, Сәрдегән елгасы буе һәм Норма авылының бер чишмәсе буенда.
Саз тавык чәчәге.Кенәбаш авылы янындагы инеш буенда, 10-15 заттан торучы бердәнбер популяция теркәлгән.
Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. Кадерле балалар, табигатьтә үзегезне чын хуҗаларча тотыгыз. Аны саклагыз һәм яклагыз. Табигатьне саклау ул – киләчәгебезне саклау, өебезне саклау дигән сүз.