Дәрестән тыш чара. «Рәхмәт Сезгә, Укытучылар» Бәйрәм булачак зал матур итеп бизәлә. (Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә көенә клип күрсәтелә.) -Ни өчен дигән сорауга кем һәрчак җавап таба белә? -Кем тавыш ярыларының барлык диапозоннарын кулланып дәрестә аңлатырга өлгермәгәнне тәнәфестә аңлатырга тырыша? -Кем бер эш көне эчендә бер үк вакытта психолог та, рәссам да, тәрбияче дә, җәмәгать эшлеклесе дә ролен дә башкара. -Кем безне телевизордагы кызык кинолардан, компьютердагы контакттан аерып 5-6 сәгатьлек өй эшләре уйлап таба? - Әлбәттә инде укытучы! -Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән барлык укучыларыгыз исеменнән тәбрик итәбез. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, тазалык, тынычлык, озын гомер телибез. - Гөлсинә апа! Җаныгыз-тәнегез белән үзегезнең эшегезгә бирелгәнлегегез безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора. Бик зур рәхмәт сезгә !Бәйрәм белән! -Ул бик таләпчән, кайсы дәресне кайсы вакытта укуыбыз бары тик аның белән бәйле, шулай ук ул кырыс оештыручы да, бар нәрсәне тәртипкә салучы да, берөзлексез отчётлар тутыручы укытучыбыз? Ул Кем? Әлбәттә Гөлнур Зиннуровна!Бәйрәм белән! -Аның турында “аяклы энциклопедия», исключительно яхшы хәтерле,минутына секундына кадәр төгәл хәтерләүче укытучыбыз? Альмира Вагизовна бәйрәм белән! - Бик таләпчән, һәрвакыт җитди, бик тә тынычлык сөюче, аның дәресендә чебеннәр дә тавышсыз гына очарга тиеш. Ул кем? Әлбәттә, Алия Масхутовна! Бәйрәм белән. - Балалар белән уртак телне бик тиз таба белүче, үзенә хөрмәт таләп итүче, зәвык белән киенүче, мөлаем укытучыбыз Гөлсинә Камиловна! Бәйрәм белән. -Көненә кырыкмаса кырык төрле проблеманы уңай хәл итеп, попути кырык йомышны үтәп,беркемнең үтенечен кире какмаучы яраткан математика укытучыбыз Рәзинә апа! Бәйрәм белән! - Мәктәптәге бик үзенчәлекле, бик бурный, ассорти классның сыйныф җитәкчесе Вәсилә Хакимҗановна бәйрәм белән. -Даими тревогалар белән безне янгын куркынычыннан, терроризмнан саклаучы, смирно, вольно сүзен еш әйтүче мөләем укытучыбыз Ришат Закиевич.Бәйрәм белән. -Һәр дәрескә “наполеонский” планнар корып керүче, укытучыбыз Илнур Марселевич,бәйрәм белән! - Безнең һәрчак шат күңелле, авыз эченнән гел нидер көйләп йөрүче укытучыбыз- Рөстәм абый!Бәйрәм белән. - Һәр нәрсәнең ник булган, кайчан булган, нигә алай булганын ачыклап төбенә төшәргә яратучы, башында оригиналь идеяләр йөртүче, укытучыбыз Гөлшат апа бәйрәм белән. - Гаҗәпләнгәндә матур күзләрен зур итеп ачучы , бик сакчыл, күпләрнең,шул исәптән безнең дә беренче укытучыбыз булган Гөлназ Рафисовна Бәйрәм белән. - Уйларыңнын кай тирәдә икәнен чамалап бик тиз йокыңнан уятучы Люция Гаязовна бәйрәм белән. - Бик тә тыныч холыклы, ярдәм сорап килгәндә беркайчан да кире бормаучы, бик сабыр, шигырь язу остасы Әлфирә апа,бәйрәм белән! -Ярдәмчел ,кайгыртучан , «крутой» укытучыбыз Кадрия Апа бәйрәм белән! - Үзенчәлекле татлы тәрбия ысуллары белән аерылып торучы Гүзәлия апа! Бәйрәм белән. -Тәмле телле, чисталыкны, яктылыкны яратучы, тәрәз төпләрен яран гөлләр бизәп торучы укытучыбыз Гөлназ Харисовна?Бәйрәм белән. -Аның турында оста оештыручы, ”исключительный памятьле “ дип әйтеп була.Харис Ягъфәрович бәйрәм белән. -Безне география белеменә төшендерүче, бик ачуын китермәсән, юк-барга тавыш күтәрмәүче, “Балан” машинасында җилдерүче хөрмәтле сыйныф җитәкчебез Миләүшә Хәмәтзаһировна.Бәйрәм белән. - Ул укытучының хәтта мәктәптә барлыгын да сизмисең! Русча,бигрәк тә татарча җавап биргәнне яратмаучы, безнең белән чит телдә генә сөйләшүче .Ул кем дисезме? Әлбәттә, Земфира Монировна! Бәйрәм белән. -Һәрчак елмаеп кына торучы,яшь,җитез Миләүшә Рафиковна! Бәйрәм белән. - Озын буйлы, һәрчак ниндидер белдерү җиткерүче, төрле бәйрәмнәр оештыручы укытучыбыз Гөлфизә апа!Бәйрәм белән! -Тынгысыз, сәхнә остасы, 70 төрле һөнәр белүче Гөлфинә апабыз Бәйрәм белән. - Һәр атнаның шимбә көнен зарыгып көтеп торучы хөрмәтле укытучыбыз Рашит Фаритович! Бәйрәм Белән! -Мәктәбебез өчен бик кирәкле хезмәт ияләре, уңган,ярдәмчел, тәмле телле апаларыбыз: Фәридә, Фирдания, Гөлназ, Гадения, Алсу, Галия апалар,бәйрәм белән! -Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан - яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшләрегездә зур уңышлар телибез. |