Хыялый
Әй шатланыр идем миңа,
Миллион сум бирсәләр.
Бу бит бүләк,ни теләсәң,
Шуны эшлә дисәләр.
Нишләр идем микән,чынлап
Миллион миндә булса?
Йоклап булыр иде микән
Ул акча өйдә кунса?
Банкка илтер идең дә,
Ышаныч юк аларга.
Каян акча таптың диеп,
Тотынырлар "таларга".
Бүләк дисәң ышанмаслар,
Хезмәт хакым кечкенә.
Миллион хәтле акчаны
Җыя алмам һич кенә.
Таптым бит!Әгәр бирсәләр,
Банкага тутырырмын.
Ара-тирә күз төшереп,
Бай мин дип утырырмын.
Эшкә барып тормам инде,
Ял итеп,тик ятармын.
Өч тиенгә эшләгәнче,
Миллионны ваклармын.
Матур итеп киенермен,
Чит илләргә барырмын.
Оҗмах җимешләрен ашап,
Рәхәт яшәп калырмын.
Беләм инде,ул миллион,
Миндә бик тиз бетәчәк.
Иң авыры,ул акчаны
Миңа кем соң бирәчәк?
Хыялый!