Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


"Куян уе"

Максатавалаунең турле алымнарын уйрануне давам иту. Бурычлар Тарбияви бурычБалаларда хайваннарга карата кайгыртучан мунасабат тарбиялау. Үстеру бурычыӘвалап ясауның бармак башы белан чеметеп алу,җаю алымнарын ныгыту. Белем биру бурычыавалап ясаганда,табигый материалкабак орлыгы,кунбагыш ор- лыгы кулланырга уйрату.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Тема:”Куян өе”.

Яшь: 4-5 яшь

Этап:Ныгыту

Максат:әвәләүнең төрле алымнарын өйрәнүне дәвам итү.

Бурычлар:

Тәрбияви бурыч:Балаларда хайваннарга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы:Әвәләп ясауның бармак башы белән чеметеп алу,җәю алымнарын ныгыту.

Белем бирү бурычы:әвәләп ясаганда,табигый материал:кабак орлыгы,көнбагыш ор-

лыгы кулланырга өйрәтү.

Программа:

-Примерная основная общеобразовательная программа дошкольного обра-

зования”От рождения до школы”под редакцией Н.Е.Вераксы,Т.С.Комаровой,

М.А.Васильевой

-Р.М.Зиннәтова,Л.Ә.Гәрәева”Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге”(уртанчылар

төркеме) мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма.

Интегральләштерү:”Танып белү”,”Сөйләм үстерү”,”Физик үсеш”,”Иҗади-эстетик

үсеш”

Метод һәм алымнар:уен,күзәтү,әңгәмә

Форма:коллектив,ярымтөркемләп,индивидуаль

Җиһазлау:урман күренеше рәсеме,УМК материалы(җәнлек рәсемнәре),ку-

ян рәсеме,пазл,камырдан “кар йомарламнары”

Эшчәнлек барышы

I өлеш.Кереш

Хәерле кон!Балалар,кэефләрегез ничек?Бик яхшы.

II өлеш.Үткән материалны ныгыту

-Балалар,тыңлагыз әле,мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым.(Кыш)

-Балалар,карагыз әле,безнең каршыбызда карлы урман .Кыш сылуы төн буе кар яудыр-

ган.Иртә белән үзе дә гаҗәпләнгән.Җир өсте юрган япкан кебек ап-ак булган.Бөтен

тирә-як ап-ак,кояшта кар бөртеклэре җем-җем итэ,аяк атлаганда кар шыгыр-шыгыр итеп шыгырдый.

-Балалар,Кыш сылуы нишлэгэн?Ни очен юрган япкан кебек булган?

-Ә кар нинди була?(ак,йомшак,салкын,шома,җепшек h.б.)

-Әйдәгез,әкрен генә торыгыз да,минем янга килегез әле.Безнең урман гади генә түгел,

ниндидер серле.Игътибар белән карагыз әле,агач артларына нәрсәләрдер яшеренгән.

(аю,төлке,ябалак,бүре,тиен,саескан)

-Булдырдыгыз.

III өлеш.Төп өлеш.

1.Пазл төзү.

-Кыш сылуы безгә кар көрте астында пазл кисәкләре дә калдырып киткән.Әйдәгез

төзеп карыйк әле,нәрсә килеп чыгар?(Куянны төзү.)Куяннын кышкы тормышы турында сөйләү.(Куян җәен соры,кышын ак.Кыш көне аңа азык табу авырлаша.Ул төрле кипкән үләннәр ашый,тычкан тота.Агач кайрыларын кимерә).

2.Пластилиннан куянны әвәләү.

-Безнен куяныбыз үзе генә булгач,аңа күңелсез.Ана дуслар ясыйбызмы?

Куян урман буйлап йөгерә,

Ул төлкене очратты.

Сикерде,сикерде дә

Куак астына качты.

-Балалар,ә без куянга дусларын нәрсәдән ясарбыз икән?Карыйк әле,Кыш сылуы тагын берәр әйбер калдырмадымы икән? Кар көртләре арасында тагын нәрсәдер калдырган.

Кар йомарламнары.Нәрсәдән ясалган безнең кар йомарламнары?(тозлы камырдан)

-Әйдэгез,тәлинкәдәге орлыклар ярдәмендә куянны ясыйк.(Колаклар-кабак орлыгы,күзләр-көнбагыш, койрык-камыр).

-Булдырдыгыз.Әйдәгез,куяннарны урман аланына җибәрик.Карагыз,күпме куян булды.Безнең куяныбыз шатланыр инде.Юк,балалар,нишләптер куянга hаман күңелсез.

IV.Ял минуты.

Ак куян утыра,

Колакларын селкетеп.

Куянга утыру салкын,

Тәпиләрен җылытыйк.

-Әйдәгез,урыннарга утырыйк та,бергәләп куянның тәпиләрен жылытыйк.

Кулларны әзерләдек.

1,2,3,4.5 (йодрыкны ачасы,ябасы)

Куян уйнарга чыкты (2 бармак белән өстәлгә сугу)

Башын селкетеп,(5 бармакны берләштерәсе)

Артыннан төлке йөгерә (4 бармак белән өстәлгә сугу)

Менә миңа көндезге аш, ди.

Караса ,(ике кулны ике якка җәясе)

Куяннар качканнар (ике кулны күкрәккә куясы)

-Балалар,безнен куян hаман моңсу бит әле.Аякларын җылыттык,инде нишләтик икән?

-Безгә җылымы?(Әйе).Без сезнең белән кайда утырабыз?(Балалар бакчасында).

Ә бәлки, куянга да, җылы булсын өчен өй ясаргадыр?Ясыйбызмы?

Куянга өй ясыйбыз (ике кул белән түбә итеп ясау)

Тәрәзәсен куябыз (бармаклар белән турыпочмаклык ясау)

Ишеге дә булсын ( ике кулны вертикаль кую)

Матур өй килеп чыксын.

-Әйдәгез,хәзер өйләрне бизик.Пластилинны сылау өчен башта чеметеп алабыз,куябыз,

өстенә ныгытып басабыз hәм тирә-якка бармак белән таратабыз.(Балаларның мөстә-

кыйль эшләре.Авырсынган балаларга булышу.) Картинага өйләрне урнаштыру.

V.Йомгаклау.

-Безнең урманыбыз нинди матур булды.Куянны карыйк эле,аңа кунеллеме икэн?Безнен куяныбыз да елмая.Күрәм,сезнең дә кәефегез әйбэт.

Кәефегез гел шулай эйбәт булсын.Сезнең тормышыгыз гел шулай,без ясаган өйлэр шикелле,матур төсләрдән генә торсын.

Сезнең акыллы башларыгыз, бүген бик әйбәт уйлады,

Колакларыгыз барысын да ишетте,

Күзләрегез барысын да күрде,

Кулларыгыз барысын да эшләде.

Елмайдык та,уйнадык та,әвәләдек тә,рәсем дә ясадык.

-Балалар,без нинди яхшылык эшләдек?

-Ә нинди яңалык белдек?

-Бүген нәрсә эшләгәнегез турында кемнәргә сөйләрсез?

-Рзхмәт балалар,булдырдыгыз!

I квалификацион категорияле тәрбияче

Гыйләҗева Эльмира Рамазан кызы.

Балтач районы,Норма“Тургай” балалар бакчасы

телеграм-бот с бесплатным дипломом

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 28.09.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области