Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


авторская экологическая сказка "Без җирга кирак але"

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Экологик әкият

Катнашалар:

Мактанчык, Шапшак, Кире

Таҗлы вирус – Ковид-19

Айболит

Мойдодыр

Саескан

Тукран

Песи

Куян

Вакыйгалар хәзерге көндә бара.

Күренеш.

Музыка уйный. Урман аланы.Агач төпләре куелган. Агачлар үсеп утыра, аларда – җимешләр ( алма, чия, слива һ.б.төрле). Төрле чәчәкләр.Бер читтәрәк –кычыткан (декорацияне үзгәртергә дә мөмкин).

Өч яктан 3 малай керә: Мактанчык,Шапшак,Кире (аларның өс киемнәрен исемнәренә туры килә торган итеп сайларга кирәк).Кулларында – телефон.Кире кулларына бияләй кигән, күлмәге дә кире ягы белән киелгән. Мактанчык колакчыннардан, ниндидер көйгә кулларын бутый-бутый селкенә, иптәшләренә карап мактанып сөйләнә.

Мактанчык. Беләсегез килсә, мин Марска китәчәкмен...Яшәргә!(күкрәгенә сугып куя)

Кире (аның аркасына төртеп). Мактанчык! Эхе, киткән ди!

Мактанчык (катырак селкенә, “текә” кыяфәт белән сөйләнә). Әйе, мин супер-герой булачакмын. Җирдән китәм!

Шапшак (пычрак кулы белән маңгаен сыпыра, күзләрен челт-мелт йомгалап ала).Ә мин китмим.Җирдә бөтен нәрсә бар.Менә ! ( авызындагы җевачкасын кабарта, суза, әллә ниләр кылана, кулында әвәли дә читкә ыргыта) Монда рәхәт! Менә ! (авызына кәнфит каба, кәгазен өреп очырта)

Кире (бияләй кигән килеш җимеш өзеп ала, тешләп карый да калганын кесәсенә салып куя.Кычыткан янына килә).Мине аңламыйлар, яратмыйлар.

Шапшак (тузгыган чәчен бармагына чорнап). Кире бит син. Кем кышын бияләйсез, ә җәен бияләй киеп йөри?Ә? Син!

Кире ( Шапшакка). Менә бу кычытканны өзәм мин, яме.Сине елгага куам хәзер, “грязнуля”!( кычытканны өзеп ала, Шапшакны куа башлый).

Мактанчык ( биегән кыяфәттә иелеп кычытканга кулын суза).Мин аны чәйнәп йотам, әни кычыткан файдалы, ди (кулы чагыла да бармагын авызына каба). Әллә-лә-лә-лә..!Бик кирәк,ди!(кычытканны таптамакчы була).Мин Марста бәрәңге үстерәчәкмен.Менә мондыйны!( кулы белән зурлыгын күрсәтә).

Шаян бию

Кире. Анда ком һәм тузан, диләр.

Мактанчык. Булсын! Ә мин барыбер яшим.

Кире: Метеорит яңгырыннан курыкмыйсыңмы соң?

Мактанчык: Юк, мин берәр кая кереп качачакмын.

Шапшак (кинәт каты итеп төчкереп җибәрә).Әпчхи! (Мактанчыкка ). Әллә синең метеоритларың сибелә башлады инде?!(кабат төчкерә)

Шомлы көй уйный.Таҗлы вирус – Ковид-19 керә.Кулында кара төтен чыгарып торучы таяк.Шул таягын һавада аркылыга-буйга болгый.Мактанчык, Шапшак, Кире куркып артка чигенәләр, үзләре төчкерәләр, күзләре зур булып ачылган.

Өчесе бергә. Син кем?

Таҗлы вирус (вәкарь генә плащының итәкләрен җәеп.Мин бу Җиргә җибәрелгән яңа Хуҗа булам!

Кире (көлеп).Хи-хи-хи!Безнең хуҗа бар инде!

Таҗлы вирус (усал итеп).Тик тор!Чүп миңа барыгыз да.Сез әле мине белмисез.Сез яши дә белмисез.Җирегезнең нинди хәлдә икәнлеген дә күрмисез.Адәм балалары!Сулыклар пычрак, урманнар яна, агачларны кисәсез, әллә нинди яманлыклар кыласыз.Ә тәмле ашарга яратасыз ( өчесенә дә төтен иснәтә.Шапшак тончыга, егыла, торырга хәле юк, авыр сулый башлый).Агачларга, чәчәкләргә дә кагыла,агу тарата( алдан ук яфракның алдын яшелгә, арткы ягын карага буяп, җимешләрне дә шулай ике төскә буяп куярга мөмкин.Әйләндерергә була).

Мактанчык. И-ии, җебегән!Мин хәзер моның таҗын йолкып алам да, үзен Каф тавы артына озатам. Менә хәзер!(ул Таҗлы вирусны куркытмакчы була,музыкасын көчәйтә).Ай, башым! (башын тотып егыла).

Кире (юмалаган тавыш белән ).Килегез әле, кадерле Ковид әфәнде!Менә сезгә йомшак утыргыч (түмгәккә күрсәтә, Мактанчыкның спортивкасын салдырып җәя).Ял итегез бераз.

Үзе читкәрәк китеп, тиз генә телефоннан номер җыя. Алло!Ашыгыч ярдәм?!Хәлләр начар...тиз килегез.Адрес...(яза,телефонын яшереп куя)

“Скорая помощь” тавышы. Айболит (маска,күзлек,перчаткадан, шприц тоткан, сумка аскан) белән Мойдодыр (сабын,антисептик,салфеткалар тоткан ) керәләр. Керүгә ярдәмгә ашыгалар: А-т сатурация “карый”, температура үлчи,таблетка каптыра, маска кидертә, М-р Шапшакның битен салфетка белән сөртә, антисептик белән дезинфекцияли,маска кидертә.

Тукран керә.Ул агачларның каралган яфракларын, җимешләрен “дәвалый” (матур яклары белән әйләндереп чыга яки сумкасыннан алып куярга мөмкин).

Мойдодыр белән Айболит түмгәктә йоклап утырган Таҗлы вирус янына килеп аңа антисептик сиптерәләр,сарымсак иснәтәләр.Тегесе сикереп тора да йөгереп китә башлый. Аны куалар. Ковид-19 йодрык янап чыгып китә.

Саескан “очып” керә.Кәгазь тоткан, укый. Игътибар! Иртәгедән QR- код кирәк булачак. Барлык җәнлекләргә, кошларга һәм Кешеләргә дә кагыла. Сез рөхсәтсез беркая да китә алмаячаксыз! (Аптырап калалар).

Мактанчык.Марска китә алмыйммыни?

Кире.Юк!Онытып тор! Җиргә без кирәк әле.

Песи керә (КЫЯР тоткан).Мин сезнең “кыяр- кот”ыгыз булам.Кая барасыгыз килә, ияртегез мине дә (мияулый, сырпалана).Мактанчык, Шапшак, Кире Песине кочаклыйлар.

Куян керә (тузан суырткыч тоткан). Ул җирдәге чүп-чарны җыештыра, чүп савыты куя.

Тукран (малайларга).Табигатьне чүп-чардан саклагыз.Маскалар аунап ятып, кошларның тәпиләренә чорналмасын.

Айболит.Урман һавасы сулагыз.Үпкәләр чистара. Тик учак якмагыз! Файдалы үләннәрне җыеп киптерегез.Сәламәт булу өчен кышын чаңгыда йөрегез.Телефон тотып утырмагыз!

Мойдодыр.Чиста-пөхтә йөрегез. Чишмә суы эчегез!

3 малай кулга-кул тотынышалар, башкалар да.

Мактанчык. Мин үскәч эколог булачакмын. Сәяхәт итәсем дә килә.

Шапшак.Мин яңа чишмәләр казып чыгарачакмын.

Кире.Ә мин чисталык турында китап язачакмын!

Җыр:

Матур көй уйный. Барысы да бер уңайга селкенәләр. Кул болгап саубуллашалар.

Тәмам.

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 25.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области