Каталог публикаций

Образовательный каталог публикаций "Время Знаний"
Идентификационный номер ISSN: 3034-5952
Издается с 2017 года
Периодичность выхода новых работ: ежедневно
Вид издания: каталог
Версия издания: электронное сетевое
Издатель: Воробьев И.Е.
Тематика: образование
Адрес редакции: г. Тольятти, пр-т. Московский, 57/210

Разместить публикацию Список всех публикаций Опубликовано работ: 63482 лэпбук времена года лэпбук дикие животные



Тарбияченең һунари осталыгын,педагогик компетентлыгын арттыру

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Мастер класс: "Тәрбияченең һөнәри осталыгын, педагогик компетентлыгын арттыру”

Насрутдинова Диләрә Марат кызы.

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе – “Кече Кайбыч “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: тәрбияченең педагогик компетентлыгын камилләштерү.

Бурычлар: - һөнәри компетентлык төшенчәсе белән таныштыру.

- педагогларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Кереш сүз:

Хәерле көн! Исәнмесез хөрмәтле тәрбиячеләр. Иң беренче сәламнәр өчен бер-беребезгә уч төпләре белән кагылабыз. Уч төпләре безне берләштерә,бер-беребезнең җылы энергитикасы,яхшылыгы, дуслыгы, матурлыгы, ярдәмчелеге күчә.

Ә хәзер яхшылык тулы уч төпләребезне миңа сузабыз. Уеныбызнең башында үзебезнең исемегезнең беренче хәрефенә башланган “Мин нинди?” соравына җавап бирегез.

Җайлабрак утырабыз,күзләрне йомабыз һәм үзегезне өлгергән алма итеп хис итәбез. Өлгергән, кып-кызыл, сусыл алма ботакта эленеп тора. Һәр кеше сезгә карап соклана, ярата.

Кинәт кайдандыр кортлар килеп чыга, һәм сезне ашыйм ди. Ни дип җавап бирерсез?! Күзләрне ачтык, җавап бирәбез. Җавапларны, папкада сез күз алдына китергән алмалар бар, һәр тәрбияче үзендә туган фикерне шул алмаларга яза, агачка ябыштырып куя. (Сәламәт, нык тамырлы, ышанычлы, хезмәт сөючән,креатив,аралашучан.)

Менә бу сез язган сыйфатлар безнең эшебездә кирәкле, һәм кайсы очракларда кирәк дип саныйсыз?

Россия мәгариф системасы зур үзгәрешләр кичерә. Нинди генә үзгәрешләр булмасын аны үтәүче тәрбияче. Яңалыкны кертүдә иң беренче рольне үтәүче дә тәрбияче. Ләкин яңа үинновацион технологияләрне эштә уңышлы куллану өчен тәрбияче компетентлы булырга тиеш.

Сезнең каршыгызда алмагач, күз салыгыз әле анда нинди генә төсләр юк. Безнең балаларыбызда шулай төрле-төрле бит. Һәрберсе үзенчә игътибар сорый, һәрберсе үзенчә талантлы. Ә аларның һәр яктан камил акыллы, тәрбияле, талантлы булсыннар өчен компетентлы тәрбиячк булу кирәк. Без бүген моны расладык та. Чыннан да тәрбияче сәламәт, ышанычлы, хезмәт сөючән, креатив, аралашучан булырга тиеш.

Чыгышымны шушы мәкаль белән бетерәсем килә. Бер зирәк карт яшәгән, ул һәр нәрсәне белгән. Бер кеше аның барлык әйберләрне дә белеп бетермәвен расларга теләгән. Уч төбенә күбәләкне тоткан да, сораган. Әйт әле зирәк карт, минем кулымдагы күбәләк үлеме, әллә тереме?

Тере дип әйтсә учын кысып үтерәм ди, үле дип әйтсә учын ачып күбәләкне очырып җибәрәм дип уйлый. Ләкин зирәк карт “Бар да уз кулыңда” дип җавап бирә.

Чынлап та бар да үзебезнең кулда, начар уйлар белән күңелләребезне чуарламыйча, позитив, күңелле,яхшы күңелле белән дөньяны, тирә-ягыбыздагы кешеләрне, якыннарыбызны, балаларны шатландырып яшик.