Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


"Чатырым – горурлыгым"-инша

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

республика укулары бәйгесе

Тарихи һәйкәлләр секциясе

Иҗади эш – инша

Чатырым – горурлыгым!

 Җәйрәп ята ашкын Ык сулары,

                                     Елгалары тагын күп әле.

                                     Әсир итә гашыйк күңелләрне

                                     Чишмәләре, тирән күлләре.

                                     Бу Азнакай ягы, шау чәчәкле,

                                     Әкияттәй серле урманнар.

                                     Алып батыр төсле күтәрелгән

                                     Чатыр тавы башка таулардан.

Туган ягыбыз - Идел-йортның кояш чыгышы тарафында, чал Уралның соңгы дулкыннары кучкар-кучкар таулар хасил иткән манзаралы як булыр. Һәр авазы табигый чиратлашып килгән А-з-н-а-к-а-й дигән тылсымлы тургайлар киңлеге дә, тутлы каенлыкларның тымызык ак төннәре дә, шушында гомер сөргән кешеләрнең тулган ай кебек гадел-нурлы карашлары да сыйган.

Азнакайның беренче нигез ташы 1762 нче елда салына, 1931 нче елда район булып оеша, 1987 нче елда шәһәр статусы белән яши башлый. Яшеллеккә чумып утырган Азнакай шәһәрендә 37 меңнән артык кеше яши. Районыбыз икъдисады, борынгыларча әйтсәк, ике үгез мөгезенэ таянып тора: беренчесе - нефть һәм газ чыгару, икенчесе- игенчелек. Безнең шәһәребез кайвакытларда әкияттәге әйтемнәрне хәтерләтә: тарак ташласаң- урман калкып чыга, көзге ыргытсаң - күлләр хасил була, тылсымлы авазыннан таулар ярала безнең якларда. Түбәләре яшел урман Ала күзнең яуларын. Түбәтәйле егет төсле

Безнең якның таулары, - дип яза якташ язучыбыз Илдус абый Гыйләҗев.

Безнең туган як симфониясенең дирижёры - Чатыр тау. Бөгелмә, Бәләбәй калкулыгында урнашкан бу тау -  республикабызның иң биек ноктасы. Чатыр тау диңгез өсте биеклегеннән 334 метр өстә урнашкан. Татарстан хөкүмәте карары белән, Чатыр тау табигать һәйкәле дип санала башлады.

Гаҗәеп матур тау. Юкка гына язучыларыбыз, шагыйрьләребез аңа сокланып, таң калып, берсеннән- берсе гүзәл әсәрләр язмыйлардыр. “Исәнме, матур тау! Туган як тәхете- Чатыр тау, исәнме!”- дип яратып дәшә аңа язучы Марсель Галиев.

Тик Чатыр-тауны сурәтләү өчен... сүзләр генә дә җитмәс кебек. Әллә нинди серле урын бит ул. Җиленә кадәр башка Чатыр-тауның! Баскычтан өскәрәк күтәрелгән саен сулышлар иркенәя, сине әйләндереп алган яшеллектән, иркенлектән, түбәндә җәелеп яткан җәйләүләрдән, дулкын-дулкын булып таралган калкулыклардан, яшеллек өстендә бизәк булып яткан авыллардан, бер сүз белән әйткәндә, сокланудан башлар әйләнә. 

Риваятьләргә караганда, тауның исеме Пугачев яулары белән бәйле. Емельян Пугачев гаскәре Чатыр-тауга чатырлар корып урнашкан була. Тау ул вакытта урманнар белән капланган булган, дошманнардан саклану өчен менә дигән урын дип табылган.

Хәер, тау үзе дә читтән караганда чатырга ошап тора. Тауның уң канаты булган Чучак тавының сул кабыргасыннан 1960 елларга кадәр акбур чыгарылган. Акбур таулары ачлык елларында халыкны ачлыктан саклап алып калырга бердәнбер чыганак булган. Табигатьнең байлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Тау итәкләрендә известь ятмалары, ташкүмер катламнары, нефть, бакыр, шифалы ләм! Азнакай санаторие шушы ләме белән билгеле дә. Чатыр тауның һавасы да шифалы, диләр. Кан басымнары тигезләнеп, баш авыртулары бетеп китә. Кыскасы, яшиселәр килә! 

Халык ышануларына караганда, тау эчендә магнит-патша яшеренгән, ә аннан бәреп чыккан чыганаклар шифалы һәм изге санала. Тау битендә Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган үсемлекләр үсә. Шулай ук Чатыр тауда Татарстандагы иң зур байбаклар колониясе яши. Аларның саны 7000 нән артык. Әлеге урын туристлар һәм спортчылар арасында популяр. Чатыр тау өстендәге күктә дельтапланчылар һәм парапланчылар оча.

Азнакай ягы үзенең гүзәл табигате, мәгърур Чатыр- тавы, тирән Ык елгасы, хәтфә болыннары, урман-күлләре, тырыш, уңган, хезмәт сөючән халкы белән данлыклы! Көннән-көн гөлбакчага әйләнгән, көннән-көн төзекләнгән шәһәребезне күреп горурланабыз, аның якты киләчәгенә ышанабыз.

Азнакай, Азнакай, Балкыйсың йолдызлардай!

Чыннан да, республикабыз күгендә якты бер йолдыз булып балкый ул бүген безнең Чатыртаулы төбәге - Азнакай. Без исә, мәшһүр җырның илаһи сүзләрен бераз гына үзгәртеп, киләчәккә ишарәләп, мәңге сүнмәс дигән теләктән, аны үзебезчә язарбыз. Әйдә, балкысын да балкысын безнең Азнакаебыз!

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 29.03.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области