Тема. «Кызыл китап» нәрсә ул?
Бурычлар:
1. Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне кыз-гану, алар өчен борчылу хисләре уяту, табигатькә карата сак караш тәрбияләү.
2. Балаларның әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуларын,
бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.
3. Балаларны сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру, аның әһәмиятен аңлату.
Сүзлек: Кызыл китап, поши, кабан дуңгызы, төнбоек, умырзая.
Җиһазлар: Кызыл китап, слайдлар, рәсемнәр.
Эшчәнлек барышы
1. Балалар карагыз әле, мин бик матур китап таптым. Бу нинди китап икәнен беләсезме? «Кызыл китап»ны күрсәтү. Балаларга сораулар:
- Бу нинди китап?
- Нәрсә соң ул «Кызыл китап»?
- «Кызыл китап» нинди бүлекләрдән тора? (Бу китапка җир йөзеннән юкка чыгып бара торган хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр теркәлгән, алар турында мәгълүматлар бирелгән)
- Ни өчен ул кызыл, кызыл төс нәрсә аңлата? (Кызыл төс куркыныч янауны белдерә, җир йөзендә сирәк калган җан ияләрен саклагыз дип кисәтә, кирәк булган очракта ярдәм итәргә өнди)
Ләкин бу китапның эче буш. Аны тулыландырырга кирәк. Әйдәгез әле безнең Мөсимебезнең Кызыл китабынискә төшерик, нәрсәләр кергән соң анда.
2. Моны белер өчен әйдәгез уен уйнап алыйк.
Уен «Нинди хайван»
- Һәрберегез үзегез теләгән масканы сайлап алыгыз әле. Шул маскаларыгызга туры килгән мнемотаблицаларны да алыгыз. Мнемотаблица ул сезгә сөйләргә җайлы булсын өчен ясалаган рәсемнәр (балалларга хайваннар, кошар маскаларын сайап алырга тәгъдим итү һәм шуның турында мнемотаблица ярдәмендә сөйәү) әйдәгез мин дә сөйләп китим.
- Булдырдыгыз! Бик матур үзегез. Әйдәгез үзебезнең Кызыл китапка теркәп куйик. (балалар сөйләгән хайваннар һәм кошарны китап битенә ябыштыра).
- әйдәгез бераз ял итеп алыйк.
Бармак уены
Баш бармагым бүредер,
Имән бармагым – төлке,
Урта бармагым – бурсык,
Атсыз бармагым поши,
Чәнти бармагым – куян,
Куянны кая куям?
4. Безнең кызыл китапка хайваннар һәм кошлар керде. Анда бит юкка чыга баручы бөҗәкләрдә булырга тиеш. Аларны белер өчен , әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез нинди бөҗәк турында сүз барганын белергә тиеш.
Уен «Танып бел»
Канатын ул яшерә, кызыл капка эченә.
Бу коңгызның исемен, әйтеп бир син яшермә.
Вертолёт кебек су өстендә очып йөри, очкан җирендә катып кала,үтә күренмәле канатлы, зур күзле бөҗәк.
Тимәгәнгә тимим,
Тигәнне җавапсыз калдырмыйм.
Үзе базык,
Биле нәзек,
Шәһәргә ташый
Бүрәнә дә азык.
Чәчәкләрдән чәчәкләргә
Көнозын оча- куна,
Нектар белән тамак ялгап
Чыклар белән юына.
5. Уен «Фоторәсемнән таны»:
6. - Балалар, сез табигатьтә үз-үзегезне тота беләсезме соң? Әйдәгез дөрес билгеләрне китапка теркәп куйик. Нинди билгеләр дөрес микән? Миңа да аңлатып бирегез инде.
- Балалар, сез хәзер бик күп беләсез. Мин сезне үзебезенең балалар бакчасының «Нәни экологлар» командасының активистлары итеп билгелим. (балаларга күкрәк билгесе тагу).