“Бүләк кемгә” татар халык әкияте аша
юл иминлеген саклауга багышланган кичә эшкәртмәсе
Төзеде:Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе Богады балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова И.В
Максат: балаларда театральләштерү аша юл иминлеге кагыйдәләрен өйрәтү;
Җиһазлау: плакатлар, юл билгеләре, компьютер,проектор
Алдан әзерләнү эшләре:
-әкият белән танышу;юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү;
- иллюстрацияләр карау,киемнәр сайлау,көйләр тыңлау, “Бүләк кемгә” мультфильмын карау;
Катнашучылар: Кояш, Нурлы-кояш кызы, ел фасыллары,балалар.
Сәхнәләштерү:
(Көй яңгырый “Кояшлы ил”көенә Кояш чыга,бии.Катнашучы балалар җырлый)
Кояш: Исәнмесез дусларым!
Әйе, бу мин кояш
Әйләнәм җир өстендә
Бар дөньяны яктыртып
Яшәү бирәм бу җиргә!
Кояш кызы- Нурлы чыга. Кояш кызы: Эни, минем жиргэ тошэсем килэ.
Кояш. Кызым син эле әзер түгел.Җирдә бик куркыныч.Машиналар выж да выж йореп кенә торалар.Соңгы елларда машиналар белән бәйле һәлакәтләр артты.Тормыш иминлеген саклыйм дисәң, жирдә сиңа юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк.
Нурлы: Ә мин ул кагыйдәләрне бик теләп өйрәнермен.
Бу эшне сиңа минем дусларым ел фасыллырына йөклим (Ел фасыллырына фәрман әйтелә)
-Әй, дусларым, Кыш малай, Нәүрүз, Гөлчәчәк, Сөмбелә сез тыңлагыз.
Фәрманымны үтәгез.
Нурлыга юл кагыйдәләрен аңлатып,
Бүләгемне алыгыз!
Кыш: Мин салкын кыш малай
Ап-ак карлар яудырам.
Җирдә буран туздырам
Суны бозга туңдырам
Ботен дөнья салкын була
Сак йорсен гел кешеләр.
Бөтен җирләр тайгак була
Имин булсын кышкы юллар!
Юл иминлеген саклаучы яшь дусларым килегез,кояшка ярдәм итегез.
1 нче бала:( Айзат)
Юлда йөрсәң,бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел!
2 нче бала:(Искәндәр)
Черно-белая указка
На дороге нам подсказка.
Жезл команды отдает,
Транспорт двигает вперед.
4 нче бала:( Ильназ)
Руль артында кыю шофер
Утырып бара.
Юлда матур машиналар
Ялтырап тора
“Шофер буласым килә” җыры
Яз: Исәнме кояш!Исәнме Нурлы!
Мин матур ямьле яз.
Боз һәм кар эри ,сулар йөгерә.
Көннәр озыная ,төннәр кыскара.
Кеше уяна китә басуга.
Канат кагып ерактан
Кошлар кайта көньяктан.
Кошларым-дусларым килегез,бераз уйнап алыгыз:
“Автомобиль һәм чыпчыклар” уены (кечкенәләр төркеме балалары)
Җәй чыга,билгеләр куела.
Исәнме кояш! Исәнме Нурлы!
Мин матур җылы яшел җәй.
Уйнагыз,йөзегез,
“Сәпид” сез йөрегез.
Кагыйдәләр белегез!
Ралина(велосипедта)
Ясным утром вдоль дороги
На траве блестит роса.
Крутят ноги вдоль дороги
Два веселых колеса.
У загадки есть ответ:
Это мой...
Мондый билге булган җирдә
Йөреп була “сәпидтә . (велосипед юлы)
Мондый билге булган җирдә
Йөрергә ярамый “сәпидтә . (велосипедка юл юк)
Машина этеп Сәмир чыга.
Бу билге янында туктарга ярыймы?
Ралина:
Юк ярамый туктарга.
Кирпич төшәр башыңа(туктау тыела)
Сәмир: Ой,ой,ой(китә)
Бу нинди багана?
Багана түгел ул,светофор
Ача, йома өч күзен,
Телсез әйтәдер сүзен,
Бик тиз аңлыйлар үзен. (Светофор)
3 нче бала:( Рүзәл)
Кызыл сигнал янып тора:
Юлда хәтәр,көтеп тор!
Менә сары ут янды
Әзер тор хәрәкәткә!
Барыгыз юллар ачык!
Дип яшел сигнал әйтә.
Көз: Исәнме кояш! Сәлам Нурлы!
Мин матур алтын көз кызы!
Көз көннәре бик күңелле
Җиләк-җимешләр пешә.
Балалар мәктәпкә бара
Җырлый,уйный,көлешә.
Укытучы белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чыга:
Хуш киләсез балалар,
Мәктәпкә рәхим итегез!
Юлда нинди билгеләр күрдегез,
Әйдә сөйләп үтегез:
1нче бала:
Мы ребятам объясняем
Как по улицам ходить
Как ее переходить
Чтобы не попасть в беду.
2 нче бала:
В этом месте, как ни странно
Ждут чего-то постоянно.
Кто-то сидя, кто-то стоя...
Что за место здесь такое
2 нче бала:
Школьница и школьник
Забежали в треугольник
Все водители на свете
Понимают-это…дети.
Гади генә юл түгел бу.
Аклы-каралы полоса.
Елан да түгел,пони да
“Зебра”дан атлап чыгам.
Сәйдәш:
Урамны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп
Чатта тора светофор
Сакта тора светофор.
Светофор җыры (Зурлар төркеме җырлый)
Нурлы: Рәхмәт сезгә барчагызга.
Күп нәрсәләр күрдем мин.
Кагыйдәләр белдем мин.
Җиргә төшим инде мин.
Кояш (Нурлыга)
Җиргә тошкәч
Ничек эле?
Юл каршына килдең-бер!
Башта сулга карыйбыз,
Аннан уңга карыйбыз:
Монысы- ике!Шуны бел!
Кояш: Ай –һай,барысыда бик уңганнар, юл кагыйдәләрен бик яхшы беләләр. Рәхмәт сезгә! Нурлыга да юл йөрү кагыйдәләрен яхшы аңлаттыгыз.Сезнең һәрберегез дэ бүләккә лаек!
Бүләгем йолдызлар! Бу якты йолдызлар һәрвакыттада юл йөрү кагыйдәләрен сакларга кирәклеген искәртеп күк йөзендә гел янып торсыннар!
( йолдызлар проектордан түшәмдә кабыналар)
Күмәк бию “Юл тамгалары”