Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Гасырларга тиң еллар

Труд колхозного крестьянства в годы войны - поистине подвиг. Мобилизация практически не оставила в деревнях трудоспособных мужчин. Три четверти трудодней, выработанных в военные годы в колхозах, приходились на женщин, остальные - на стариков, подростков, инвалидов-фронтовиков. За цифрами государственных поставок - дни и ночи непосильного труда сельских жителей от мала до велика. А сами они жили или, лучше сказать, выживали, мизерной выдачей по трудодням, да скудной помощью пришедшего в упадок личного подворья.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Гасырларга тиң еллар...

Легендар колхоз председателе Вәгыйз Хафизов 1937, 1939-1958 нче елларда 20 ел колхоз председателе булып эшләгән. Өч чакырылыш рәткә (1946, 1950, 1954 елларда) СССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана. 1941-1957 нче елларда партия өлкә комитеты члены, 1940-1965 нче елларда район Советы депутаты һәм 25 ел рәткә авыл Советы депутаты.

Әнә шундый таләпчән, булдыклы шәхес җитәкчелегендә колзоз югары күрсәткечләргә ирешә. 1951 елда “Уңыш” колхозы Республикада дүртенче булып “Миллионер колхоз” исемен ала.

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып:

“Без җиңәргә тиеш ничек тә!”

Зәй-Каратай авылыннан Бөек Ватан сугышына барлыгы 741 кеше китеп, 484е сугыш кырларында ятып кала. Нибары 257 сугышчы әйләнеп кайта.

Еллар уза, дөньга яңа буыннар килә. Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды... Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз күңел түрендә!

Хатын-кыз һәм сугыш...

Болар – бер - берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, үзара бәйләнештә әйтүе сәер. Ләкин без Зәй-Каратай авылыннан Ватаныбыз иминлеген саклап яуга күтәрелгән хатын-кызларның исемнәрен әйтә алабыз:

Күпкырлы хезмәт, фаҗигале язмыш...

Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарның мөгаллимлек еллары 1904 нче елда Зәй-Каратайда күл буенда мәдрәсә салдырудан башланып китә. Алар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр (1937 елда кулга алыналар һәм 1938 нче елның 15 февралендә атып үтереләләр) шушы авыр һәм мактаулы эштә кулга-кул тотынышып хезмәт итәләр.

Туйкиннар татар халкының мәдәнияте, әдәбияты, тарихы өлкәсендә зур галим булып танылудан тыш, алар – мәгърифәтчеләр. Алар – укытучылар-галимнәр. Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарның мөгаллимлек династиясен дәвам итүчеләр Россиядә һәм Татарстан Республикасында бик күп. Зәй-Каратайда яшәп, туган авылларында эшләгән Туйкиннар гына да дистәдән артык.

Фронтовик укытучылар

Зәй-Каратай авылыннан сугыш кырында ятып калган укытучылар:

Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар:

Җир хуҗалары...

Авыл хуҗалыгы тармагында Социалистик Хезмәт Героена лаеклы хезмәт батыры – “Уңыш” колхозы комбайнчысы Дәһи Гарифулла улы Шәрифуллин. “Уңыш” колхозында гына түгел, Ул 1928 нче елны ярлы крестьян гаиләсендә туып, ат әйдәрлек булу белән буразнага баскан. Зәй-Каратай авылыннан бер генә тапкыр, армиядә хезмәт иткәндә генә аерылган. Алтын Йолдыз кавалеры Дәһи ага авыл кешесенең өлешенә тигән авырлыкны үз җилкәсендә татыган кеше. Дәһи Шәрифуллин 45 ел буена төрле маркадагы, төрле елларда чыгарылган комбайннарда эшли.

1966 нчы елны Дәһи Гарифулла улы Шәрифуллинга, озак еллар комбайнчы булып эшләгән, алдынгылыкны кулыннан ычкындырмаган механизаторга, Соөиалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Шунда ук Алтын Йолдыз һәм Ленин орденын күкрәгенә тагалар.

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 26.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области