Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Сау бул бакчабыз

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

1А.б Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез. Бакчага килгән беренче көнегезне хәтерегезгә төшерегез әле. Сөйләшә дә белмәгән, әле яңа тәпи киткән балалар инде мәктәп яшенә җиткәннәр. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык.

2А.б Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юл сезгә.

“Солнышко” диеп атала,

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген,

Бакча белән хушлашабыз.

Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып.

Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

Гади бәйрәм түгел бүген,

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга,

Дуслар, туганнар килә.

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

Жыр “Сау бул инде эй гузэл бакча”

Бакча белән саубуллашу көне.

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе.

Үзгәртә дә куя язмышны.

Көн саен иртән, бакчага киләм.

Соң гына кайтам, кич белән өйгә.

Яратам үзем, кон үткәрергә

Иптәшләр белән бакчада бергә.

Төрле уенчык, курчаклар монда.

Кайтасым килми бит минем шуңа.

Әнием-димен, ашыгып йөрмә,

Мине алырга бик иртә килмә.

Баш өстендә ак болытлар

Талгын гына җил исә.

Бакчада узган көннәрем,

Күңелемнән китмәс һич тә.

Без үткәндә апалар да,

Абыйлар да карыйлар.

Елмаешып калалар

Безне бар да таныйлар.

Бакчабыз бик матур,

Ямь генә тирә –юнь.

Шуңа да бакчага,

Ашкына йөрәгем.

Татар биюе.

Шушы иркен бакчада,

Чәчәкләр арасында,

Барчабызга күңелле,

Шушы бәхет түгелме?

Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

Бигрәк нәни идек бит без

Бу бакчага килгәндә.

Карагыз ничек зур үстек.

Китәр вакыт җиткәндә.

1А.б Әни- бит ул изге кеше

Изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый,

Әни – тормыш көзгесе.

2А.б Әниләр җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз һәрчак табыла. Безнең балаларның да 6 ел буе әниләренә әйтер сүзләре җыелган.

Барысы бергә – РӘХМӘТ СИҢА, ӘНИЕМ!

Яшәвебез монда булды,

Ашавыбыз да монда.

Көннәр буе без мәш киолдек,

Балалар бакчасында.

Күңелле дә ,куңелсез дә.

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, олы кызлар

Бакчага йөрмиләр шул.

Бакчада без өйрәндек,

Бик күп төрле һөнәргә.

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

Танец Джентельмены

Бакчада без иң зурлар,

Их, шатланып туймыйбыз.

Яраткан җырларыбызны

Яңгыратып җырлыйбыз.

Җыр “Мэктэпкэ барам”

Туган йорттай син кадерле

Һәм якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы

Китәсе килми бер дә.

Телеграмма һәм посылка кертәләр.

Телеграмма укыла. Посылка ачыла.

1) Табышмаклар тартмасы(Табышмаклар укыла),

Танец “Ай будет круто”

3) Уен саннар белән

4) “Тылсым” дип язылган тартма. Күзләрне йомабыз да,1-2-3 булсын монда шарлар бер уч.(шарлар кертәләр). Балалар, бу гади шарлар түгел, бөтен кирелекләрегезне, ялкаулыкларыгызны, начар гадәтләрне өрегез шарларга, аннан бергәләп аларны җилгә очырырсыз.

1А.б Э хэзер кечкэйлэрнен дэ сезгэ эйтер сузлэре бар.Эйдэ аларга суз бирик.

Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

Мәктәпкә баргач та, дуслар

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз.

Яманнан сак булыгыз.

Тапкыр балалар икәнсез,

Күп нәрсәләр беләсез.

Зирәк, матур уйлар белән,

Белем иленә керәсез.

Миннэн дэ нэни булгансыз

Сез бакчага килгэндэ

Энэ ничек зур ускэнсез

Китэр вакыт житкэндэ.

Вы идете в 1 класс?

Может быть возмете нас?

Нет, ведь нам еще расти

Рано в школу нам идти!

Вам желаем научиться

Рисовать, читать, писать

На уроках лишь четверки

И пятерки получать.

Бик күңелле бакчабыз

Тик сез генә китәсез.

Үзебезнең күчтәнәчне

Биеп бүләк итәбез.

Танец “Лебеди”

1 А.б. Әниләр эштә вакытта үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның:

Барыгызга да зур рәхмәт,

Бакчада яшәүчеләр,

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да гөрләп торсын,

Шаулап торсын бакчалар.

Тик сез берүк без китә дип

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык,

Без мәктәпкә барабыз.

Жыр “Без инде хэзер зурлар”

Өйрәттегез безне бакчаларда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Баш иябез бүген сезнең алда

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез дип шулай гел бергә.

Бакчадагы апалар,

Без сезне бик яраттык.

Сезгә гүзәл чәчәкләрнең

Иң матурларын таптык.

Чәчәкләр тапшыралар.

Бергә:Апалар сезгә бик зур рәхмәт!

Җыр “ До свиданья детский сад”

2 алып баручы. Ә хәзер, без сезне соңгы тапкыр бергәләшеп биер өчен “Саубуллашу вальсына чакырабыз.

“Прощальный вальс».

1 алып баручы. (кыңгырау тотып)

Тыңлагыз әле тып-тын калып

          Кыңгырау чыңлавы бу,

          Бакчадан сезне мәктәпкә

          Чакырып җырлавы бу.

          Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

          Көтә диеп мәктәп, парталар,

          Белем дөнясы ишеген киң ачып

          Көтә сезне укытучы апалар.

(Кыңгырау шалтырый)

    Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне. Ул сезне белем иленә чакыра. Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди.

2 алып баручы. Ә хәзер, балалар, сезне дә котлау вакыты җитте.

Эти-әниләргә сүз бирелә. Балаларга бүләкләр тапшырыла.

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 27.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области