Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


"Балачак байраме" "Праздник детства" - сценарий развлечения в подготовительной группе

Максат 1. Кундалек харакатлану эшчанлегена ихтыяҗ формалаштырып, балаларның ялын активлаштыру. 2. Балаларны куандыру һам уңай хислар булдыру. Бурычлар - балаларны ел фасылы җай белан таныштыруны давам иту - харакатлану кунекмаларен, туземлек, җитезлек, тира-якта ориентлашуны устеру, ныгыту - игътибарлылык, максатчанлык, ярдамчеллек хисларе формалаштыруны һам тарбиялауне давам иту.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

«Балачак бәйрәме»

/мәктәпкә хәзерлек төркемендә күңел ачу чарасы/

Максат:
1. Көндәлек хәрәкәтләнү эшчәнлегенә ихтыяҗ формалаштырып, балаларның ялын активлаштыру.
2. Балаларны куандыру һәм уңай хисләр булдыру.

Бурычлар:
- балаларны ел фасылы (җәй) белән таныштыруны дәвам итү;
- хәрәкәтләнү күнекмәләрен, түземлек, җитезлек, тирә-якта ориентлашуны үстерү, ныгыту;

- игътибарлылык, максатчанлык, ярдәмчеллек хисләре формалаштыруны һәм тәрбияләүне дәвам итү.

Ярдәмлек: 2 төстә жетоннар, магнитофон, аудиоязмада “Балачак” җыры (Г.Сафин башкаруында), “Кояшлы ил” җыры, 2 туп, шакмаклар, кеглилар, 2 кыршау, гимнастик таяклар, төсле акбур.

Күңел ачу барышы:

Г.Сафин башкаруында “Балачак” җыры яңгырый.

А.б.: - Хәерле көн, балалар! Барыгызны да матур, кояшлы җәй җитүе белән котлыйбыз! Җәйнең беренче бәйрәме нинди бәйрәм? Балаларны яклау көне.

- Әйе, 1 июнь – Балаларны яклау көне.

Бүген бездә зур бәйрәм,

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.


Бала: Весело сегодня, радостно у нас!

Это детский праздник,

Поздравляем вас!

Пусть звенит, звенит повсюду,

Наш весёлый, звонкий смех!

Җыр: “Кояшлы ил” (Луиза Батыр-Болгари көе).

А.б.: - Ә хәзер безнең күңелле уеннар башлана. Безнең 2 төстә жетоннар әзерләнде. Һәрберегез бер жетон ала һәм төсләргә карап ике команда булачак.
(күңелле музыка астында балалар командаларга бүленәләр)

А.б.: - Һәр команда үзенә исем уйлый. Һәр команда үз исеме белән таныштыра.
- Бүген сезгә төрле кызыклы уеннарда катнашырга туры киләчәк. Игътибар, башлыйбыз!

Беренче уен - «Кенгуру» дигән эстафета уены. Кагыйдәләр: тупны ике тез арасына кыстырырга һәм билгеләнгән урынга кадәр сикереп килергә, аннары кире кайтырга һәм тупны иптәшеңә тапшырырга.
А.б.: - Алдагы уеныбыз “Тупны өстән тапшыр” («Передай мяч поверху») дип атала.

Командалар 2 колоннага тезелә, аяклар аерылган, куллар өстә. Сигнал бирелгәч, алдагы бала тупны өстән артында торучы балага җибәрә. Туп иң соңгы балага барып җиткәч, кирегә астан кулдан-кулга җибәрелә.

Хәрәкәтле уен: “Сазлыктан сикереп чык” («Перепрыгни через болото»).
(уйнаучылар предметлар аша сикерәләр, кирегә йөгереп киләләр).

А.б.: - Ә хәзер мин сезгә әкиятләр турында табышмаклар әйтәм. Җавапларын белерсезме икән?

Табышмаклар:

1.Очлы агач борыны белән

Бөтен җиргә ул тыгыла,

Картинага тишекне дә

Борыны белән тишкән.

Ул кем була? Буратино

2.Һәр туган көн саен

Ул Гена белән килә.

Аның кем икәнен

Әлбәттә һәр бала белә. Чебурашка

3.Әбисенә кәрзин белән

Күчтәнәчләр ул илтә.

Урман буйлап бер кыз бара,

Йә, әйтегез, ул кем икән? Кызыл Калфак

А.б.: - Булдырдыгыз!

Бигрәк эссе. Җәйге кояш каты кыздыра. Хәзер без дә үз кояшыбызны ясарбыз: берне генә түгел, икене!

Ярыш: “Кояш ясау”.

(һәр төркем янына гимнастика таяклары куела – кояшның нурлары; мәйданның икенче башында ике кыршау ята; балалар чиратлап гимнастика таягын кулга тотып, кыршау янына йөгерә һәм кыршау тирәли “кояш нурларын” тезеп чыгалар)

А.б.: - Хәзер тагын бер уен уйнап алабыз. Уен “Киресен әйт” (“Скажи наоборот”) дип атала.
җәйге -….. кышкы
җылы -…..салкын
җиңел -…..авыр
калын -…..юка
пычрак -…..чиста
күңелле -……моңсу
көчле -…..көчсез
ак -…..кара һ.б.

Җырлы-хәрәкәтле уен: “Чума үрдәк, чума каз” (ЭРС)

Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр,

парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында

бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әсма үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илназны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп,

хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әсма), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны

(Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.

Уен шулай дәвам итә.

- Булдырдыгыз, балалар! Һәрвакыт шундый күңелле, җитез, уңган, өлгер булыгыз! Миңа да сезнең белән бик күңелле булды. Мин сезгә төсле акбурлар тәкъдим итәм. Бәйрәмебезне тәмамлап, шушы төсле акбурлар белән әйдәгез асфальтка рәсем ясыйбыз!

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 28.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области