Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Смәел урта гомуми белем мәктәбе”,
башлангыч укытучылары семинары
4 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес
Тема: Синең туган төбәгең
Зиннәтуллина Гөлназ Рафисовна,
1нче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Тема: Синең туган төбәгең
Максатлар: туган төбәкне күзаллау өчен шартлар тудыру; Россиянең административ картасы, Татарстан картасы белән таныштыру; карта һәм өстәмә мәгълүмат белән эшләү күнекмәсен үстерү; үзеңнең туган илең, төбәгең белән горурлану хисе тәрбияләү
Метапредмет нәтиҗәләр: куелган максатларга ирешү өчен үз эшчәнлегеңне планлаштыру, контрольгә алу һәм бәяләү формалаштыру; уңышка ирешү өчен отышлы алымны сайлау; мәгълүмат табу өчен эзләнү методын кулланырга өйрәтү
УУГ формалаштыру:
Шәхси УУГ: сүзлек запасын баету; уку эшчәнлегенә критерий буенча үзбәя бирү;
Коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; үз фикереңне телдән әйтә белү, башкаларны аңлый һәм тыңлый белү
Регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәрес максатларын куя белү, рәсем яки карта буенча үзеңнең версияңне әйтү, тексттан кирәкле мәгълүмат сайлый белү; сүзлек белән эшли белү; үз эшчәнлегеңә төзәтмәләр кертү; укытучы тәкъдим иткән план буенча эшләү; тормыш тәҗрибәсен кулланып сорауларга җавап бирү
Танып-белү УУГ: алда туплаган белемнәрне яңа шартларда куллана белү; белемнәрне гомумиләштереп нәтиҗә ясау
Уку эшчәлеген оештыру формалары: фронталь, индивидуаль, төркемдә, парларда
Җиһазлау: презентация “Синең туган төбәгең”, ноутбук, проектор, экран, Россиянең административ картасы, Татарстан картасы, фәнни-эзләнү эше һәм презентация “Батырлар нинди була?”, гербарий, төркемдә һәм парларда эшләү өчен биремнәр язылган карточкалар
Дәрес барышы
1.Уңай эмоциональ халәт тудыру
-Хәерле көн, балалар!
-Хәерле көн телим, күршемә,
Хәерле көн телим, дустыма,
Хәерле көн телим, бар җиһанга!
Ә үзем дәресемә әзер,
Бездә әйләнә-тирә хәзер!
- Алдагы дәресләрдә без Туган илебезнең төньягыннан көньягына таба табигый зоналар буйлап читтән торып сәяхәт иттек. Сез хәзер һәр табигый зонаның табигатен яхшы беләсез һәм чагыштыра аласыз.Табигый зоналарны дәреслек картасы буенча иптәшегезгә күрсәтегез.(Бер укучы такта янында күрсәтә)
-Үзегез яшәгән табигый зонаны әйтегез.
-Сезнең алдыгызда бирелгән карточкалар буенча аңлатмаларны тиешле табигый зоналар белән тоташтырыгыз. Парларда тикшерегез.
1. Нинди табигый зона турында сүз бара:
( бирелгән тасвирлауны тиешле табигый зона белән тоташтыр)
Бу зонаның табигате бик кырыс. Монда кышын поляр төн, җәен-поляр көн. Туфрак барлыкка килә алмый, биредә мәңгелек туң. | Чүлләр зонасы |
Барлык үсемлекләр тәбәнәк, зур агачлар юк. Һава температурасы түбән, көчле җилләр исә. | ДАЛАЛАР ЗОНАСЫ |
Монда дүрт ел фасылы да аермачык: салкын кыш, җылы яз, коры җәй һәм көз. Кышын кар әз. Җәй –эссе һәм коры, кайнар җилләр исә.Яңгырлар сирәк ява.Җир яз көне генә дымга туена. | аРКТИК ЧҮЛЛӘР ЗОНАСЫ |
Үсемлекләрнең тамырлары бик озын һәм алар дымны бик тирәннән ала,күбесе чәнечкеле. | тУНДРА ЗОНАСЫ |
III. Дәрес максатын кую.
-Бзнең илебез Россия искиткеч зур мәйданны иңли. Кайда гына яшәсә дә һәркемнең күңеленә иң кадерле урыны - аның туган җире. Туган җир нидән башлана соң? Һәркемгә дә туган җир туган йорттан, иң якын кешеләрдән-гаиләдән башлана.
-Әйдәгез, Инсафның фәнни-эзләнү эше буенча чыгышын тыңлап үтик. (“Батырлар нинди була?”)
- Сез туган җиребезгә карата нинди хисләр кичердегез?(Горурлану)
“ Мин яратам, сине, Татарстан!” җырын тыңлагыз. Нинди хисләр кичердегез?( Ярату)
-Туган илне ярату нәрсә дигән сүз? (Туган ил белән бер тормышта яшәү. Бәйрәм булганда- шатлану. Авыр булганда-брчылу. Иң мөһиме туган илне саклау)
-Туган илне ярату- ул аның мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен, табигатен белү. Димәк,бу дәрестә без сезнең белән туган җиребез турында күбрәк белербез.
IV. Яңа тема.
-Безнең туган төбәгебез нинди ул? Анда кешеләр ничек яши, ни белән шөгыльләнә? Безнең әйләнә-тирәбез нинди? Без сезнең белән бүген шул турыда сөйләшербез.
- Татарстан турында презентация буенча танышыйк.
Физкультминут
V. Беренчел ныгыту.
1.Төркемнәрдә эш
-Тексттан бирелгән план буенча үзегезгә кирәкле мәгълүматны туплап, чыгыш әзерләргә
Төркемнәр өчен эш планы
Географлар
Ботаниклар
Зоологлар
3. 1-2 туклану чылбыры төзегез
VI.Мөстәкыйль эш.
Балаларга республиканың административ һәм контур картасы бирелә.
– Контур картага безнең руспублика чигендә нинди өлкәләр, республикалар урнашкан, шуларны языгыз.
– Безнең республикабызның баш шәһәрен һәм зур шәһәрләрен билгеләгез.
2. Дәфтәрдә эш.
- Табышмакларга җавап табып, безнең республикабызның хайваннарын һәм үсемлекләрен языгыз.
Йөртә ул озын колак,
Үзе гаҗәеп куркак.
Уйланма инде озак,
Нәрсә ул? Йә, уйлап бак.
Энәсенең күзе юк,
Тегәр өчен җебе юк,
Яшерсә башын, аягын,
Ул нәни генә бер туп.
Кош түгел — оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекләр ярата,
Сызгырса, урман яңгырата.
Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,
Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.
Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,
Ул нәрсә булыр, йә әйтеп җибәр
Килә бер батыр атлап,
Аягы баса лап-лап.
Урманда йөри,
Умартадан бал көри.
Кәүсәсе аклы, суы татлы,
Сыргалары затлы.
Очрый ул урман саен,
Аның исеме...
Нечкә яшел сабакта
Юл буенда шар үскән.
Кай арада җил искән,
Ак шар очкан да киткән.
Ак энҗеләр төсле мин,
Исле гөлдән исле мин.
Аңкып торам урманда,
Дарулы да, агулы да —
Сак була күр җыйганда.
Сары төсле — бал кебек,
Ак чуклары — кар кебек.
Әллә ничә авыруга
Файдасы бар, эч белеп.
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч.
Җаваплар: куян, керпе, тиен, төлке, аю, каен, тузганак, энҗе чәчәк, ромашка, тукран.
3.Тест
1. Син яшисең …
А) Шәһәрдә
Б) Авылда
В) Посёлкта
2. Синең туган төбәгең нинди табигый зонада урнашкан?
А) Дала
Б) Тундра
В) Катнаш урман
Г) Тайга
3. Синең туган төбәгеңдә нинди үсемлекләр үсә?
А) Инжир, персик, магнолия
Б) Жузгун, дөя чәнечкесе, саксаул
В) Болан мүге, кәрлә каен, саз җиләге
Г) Каен, имән, чыршы
4. Синең туган төбәгеңдә нинди хайваннар яши?
А) Ташбака, елан, дөя
Б) Болан, ак төлке, көртлек
В) Төлке, куян, кабан дуңгызы
5. Табигый сулыкларга нәрсә керә?
А) Канал
Б) Буа
В) Елга
Г) Сусаклагыч
6. Файдалы казылмаларга нәрсәләр керә?
А) Кирпеч
Б) Нефть
В) Ташкүмер
Г) Бензин
Д) Торф
VII Рефлексия
1.Нәтиҗә ясау, үзбәя
-Туган төбәк дип без нәрсәне атыйбыз?
-Туган төбәгең турында нинди яңалык белдең?
-Дәрестә үз эшчәнлегеңне ничек бәялисең? Үзбәя картасына билгелә.
2. Өй эше
1.Туган төбәгең турында мәгълүмат әзерләп, сөйләргә өйрән.
2. Күрше төбәкләрне картадан күрсәтергә өйрән
Кушымта
«+» тамгасы белән үзеңнең кәефеңне бәялә | |||
1. Дәрес башында | |||
2. Дәрес ахырында | |||
«+» тамгасы белән эшчәнлегеңне бәялә | Бик яхшы | Яхшы | Начар |
1. Бу теманы мин үзләштердем | |||
2. Бу дәрестә мин эшләдем |


