Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Доклад "Дидактик уеннар аша балаларның математик кузаллауларын устеру"

Мактапкача яшьтаге балаларда дидактик уеннар аша математикага кызыксыну уяту.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңлыйсы килә. Шуңа күрә олылар тирә-юньне танып белүдә балага булышырга, танып белү өчен шартлар  тудырырга тиеш.

Балада аның сабый чагыннан ук  логик фикерләү нигезләре салына. Фикерләү – ул тирә-юньне танып һәм аңлап белү процессы.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Балагызга 14 яшь тулыр да, анда олы кешеләргә хас булганча фикерләү барлыкка килер дип уйлау зур хата. Баланың логик фикерләвен мәктәпкәчә яшьтән үк үстерергә  кирәк. Кечкенә балага логик фикерләү нигә кирәк соң? Эш  шунда, балада һәрбер яшь этабында, этажлап йорт салган кебек, алдагы яшь этабы өчен  кирәк булган психик функцияләр үсеш ала. Бала мәктәпкәчә яшьтә үзләштергән белемнәр, күнекмәләр аның мәктәпкә укырга кергәч белем алуы һәм сәләтләр үсеше өчен  нигез булып тора. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән күнекмәләрнең иң мөһиме – логик фикерләү күнекмәсе, икенче төрле әйткәндә "акыл белән уйлап эш итү сәләте”. Мәктәпкәчә яшьтә логик фикерләү ысулларын  үзләштермәгән балага мәктәптә уку авыррак биреләчәк, ахыр чиктә баланың укуга теләге югалырга мөмкин.

Баланың логик фикерләвен үстерү – ул баланы чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәтү дигән сүз. Боларга өйрәнгән бала тиешле әйбергә карата игътибарын туплый ала, төгәл, ачык фикер йөртергә өйрәнә, проблеманың төбенә төшенә белә, үзенең хаклыгына башкаларны ышандыра белә.  Димәк, бу балага мәктәптә уку да җиңелрәк булачак.

Әти-әниләр алдына иң еш килеп басучы сорау: "Баланы нәрсәгә өйрәтергә һәм ничек  өйрәтергә?”  Күпчелек очракта әти-әниләр балаларын төрле түгәрәкләргә, студияләргә йөртә башлыйлар, төрле үстерешле уеннар алып кайтып бирәләр, баланы укырга, санарга өйрәтә башлыйлар. Ә кирәкме соң боларны эшләү?

Баланың логик фикерләве  3 стадиядә формалаша:

•    күрсәтмәле-гамәли (наглядно-действенный);

•    күрсәтмәле-образлы (наглядно-образный);

•    сүзле-логик (словесно-логический).

Иң кечкенә яшьтә баланың дөньяны танып белүе хәрәкәт аркылы һәм тоемлау органнары аркылы башкарыла. Бала һәр предметны тотып карарга омтыла. Чын мәгънәсендә бала дөньяны "тотып  карап таный”. Предмет белән күбрәк хәрәкәт башкарган саен , бала аның үзлекләре  турында күбрәк төшенә. Бу фикерләү төре – ул сынаулар һәм хаталары сулы. Кулына эләккән һәр предметны сабый кабып, тешләп карарга, аны бәрергә, әйләндерергә тырыша. Бала предметны тотып карап өйрәнгәндә, аны рәсеме буенча өйрәнүгә караганда, предмет, аның үзлекләре турында  күбрәк төшенә, күбрәк информация ала икәнлеге  ачыкланган. Шуңа күрә балагыз дөньяны тизрәк танып белергә өйрәнсен дисәгез, аны үзегезнең эшкә җәлеп итегез: ул сезгә бар эшегездә "булышсын”. Әлбәттә, баланың эшендә хаталар бик күп   булыр, ләкин ул шулар нигезендә дөнъяны танып белергә өйрәнә.

Фикерләү үсешенең икенче баскычына бала 3-4 яшьтә  ирешә һәм  ул 6-7 яшькә кадәр дәвам итә. Бу чорда баланың  фикерләве күрсәтмәле-образлы була. Бала әкренләп предметның үзе белән хәрәкәтләр башкарудан предмет образлары  белән  эш итүгә күчә. Бала инде күпмедер тәҗрибә тупларга өлгергән. Ул хәзер предметны  күз алдына китерә ала, предметны алмаштыручылар  белән  эш итә белә. Мәсәлән, бала кулындагы кубик – машинага, таякчык – кашыкка әйләнәһ.б. Бу яшьтә баланың фантазиясе зур үсеш ала. Баланың фантазиясе зуррак булган саен, аның фикерләү дәрәҗәсе дә шулкадәр югарырак була. Бик күп әти-әниләр балаларына алып кайтып бирә торган  буяу(раскраска) китаплары  бу  яшьтәге бала өчен зыянлы да булырга мөмкин. Чөнки бала барысын да өлге(шаблон) буенча гына эшләгәндә, аның үзенең фикерләү сәләте үсми.

6-7 яшькә җиткәндә бала инде күп предметларны ң исемен белә, аның сүзлек запасы зур була. Ул инде абстракт төшенчәләр белән эш итә һәм   гомумиләштерә белә. Бу яшьтә баланың фикерләве өченче стадиягә – сүзле-логик фикерләүгә күчә. Мәсәлән, 3 яшьлек балага "диван” дипәйтсәң, ул залда торучы предметны күзалдынакитерәчәк. Ә 6-7 яшьлек бала аны шундый ук үзлекләргә ия булган мебель рәтенә кертеп куячак. Чөнки балада инде абстракт фикерли белү нигезләре формалашкан була. Бу яшьтәге балаларда предметларның, күренешләрнең гомуми характеристикасы формалаша. Тик балада ясалма юл белән сүзле-логик фикерләү булдыру кирәкми. Бала төрле уеннар, күнегүләр аша, проблемалы ситуацияләр тудыру аша үзе шушы фикерләү этабын аирешергә тиеш.

Һичшиксез, баланың әйләнә-тирә дөнья турында  күзаллавын үстерү, баланы санарга, үлчәргә, исәпләргәһ.б. өйрәтергә кирәк. Шул ук вакытта баланы логик фикерләргә, дөньяны  мөстәкыйль танып белергә өйрәтү бик мөһим. Бала информация алырга, синтезларга, анлизларга, тирә-юньдәге предметларны, күренешләрне чагыштырырга, нәтиҗәләр чыгарырга һәм закончалыкларны ачыкларга, гомумиләштерә һәм конкретлаштыра белергә, төшенчәләр һәм күзаллауларны классификацияли белергә тиеш. Һәр бала үзенчәлекле,шуңа күрә һәр балага якын килеп ,аңа тиешле уенны сайлый белергә кирәк.Бу проблема өстендә Л,А, Венгер,Н.Н.Подъдяков,А.В,Запорожец дигән галимнәр шөгыльләнде.Уеннар балаларның игътибарын, уйлау сәләтен арттыра, фикер йөртә белергә өйрәтә.

Башваткычлар балалаларның уйларга өйрәтә.4-5 яшҗлек балаларны гадидән катлаулана бару тәртибендә өйрәтергә кирәк.Мәсәлән,таякчыклардан квадрат, өчпочмаак төзетү(зур,кечкенә).Тупланган тәҗрибәне кулланып,фигураларны үзгәртергә кушыла ,4таякчыкны алып куярга бер турыпочмаклыкны калдырып. Арифметик мәсьәләләр чишкәндә,саннар белән күнегүләр эшләгәндә,вакыт турында төшенчә биргәндә табышмаклар,кызыклы мәсьәләләр кулланабыз.Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә кызыклы мәсьәләләрне акыл гимнастикасын үстерү өчен һәм мөстәкыйль эшчәнлектә файдалансаң бик отышлы була.

Логик күнегүләр бик күп.Мондый күнегүләр эзлекле фикер йөртергә,предметларны охшаш билгеләренә карап берләштерергә,аермаларын табарга. Кызыклы математик уеннарны белем бирү эшчәнлеге вакытында, аннан тыш вакытларда алып барабыз.Ул занятиенең башында,уртасында, ахырында кулланылырга мөмкин.(Акыл эшчәлеге кимегән вакытта.)Санау таякчыклары геометрик фигураларны ныгытканда ярдәмгә килә Ул стандарт булмаган материалга керә.

Балалар логик уенга өйрәткәндә төрле интеллектуаль уеннар уйнйлар: "Пифагор”, "Танграм”, "Колумб йомыркасы”, "Монгол уены”, "Вьетнам уены”, "Тылсымлы түгәрәк” уены, хәтерне, игътибарны үстерүче лабиринт, логик домино, дидактик уеннар "Артык предметны тап”, "Нәрсә җитми”, "Квадратны тутыр”, "Исәпләп тап”, "Кибеттә”, башваткычлар, табышмаклар чишүһ.б.

Кечкенә яшьтә балаларда төс, форма, зурлык буенча күзаллау булдырыла. Бу күзаллауларның төрле булуы әһәмиятле.

Баланың барлык төр үзенчәлек белән таныштырырга кирәк: барлык төсләр , геометрик фигуралар (түгәрәк, овал, квадрат, турыпочмак, өчпочмак, шар, куб, кирпеч).

Сөйләм һәм танып белү сәләтен үстерү – күрү, сизү, тотып карау, чагыштыру юлы белән җисемнәрнең төсен, зурлыгын формасын аерырга өйрәтү.Сөйләмдә сүзләр куллану һәм аңлау – зурлыкны һәм форманы әйтү.

Урта яшьтәге балаларда сенсор этап формалаша – төс, геометрик фигуралар, берничә предметның зурлыгы буенча аерма турында нык күзаллауларурын ала. Шул ук вакытта балаларга предметларны тикшерү юллар өйрәтергә кирәк. Төсләр, формалар буенча төркемнәргә аерырга һәм башка катлаулы эшләргә өйрәтү мөхим. Балаларның аналитик күзаллавын үстерү шулай ук төп максат булып тора: төсләр кушылмасын күрә белү, предметларның кайбер формаларын, зурлыкларын аерып күрсәтү. Зур мәктәп яшендәге балаларны грамоталылыкка  өйрәтүдә фонематик ишетү төп урынны алып тора – сөйләм авазларын дөрес аера белү. Сенсор үсешенең түбән булуы баланың мәктәптә яхшы укуына бик нык  комачаулый.

Бу уеннар балаларны пространствода сурәт төзергә,логик фикерләүгә өйрәтә.

Кайбер балалар геометрик фигуралардан силуэт төзегәндә авырлыклар  кичерәләр. Шуңа күрә башта геометрик фигуралар белән кызыклырак уеннар алырга кирәк.Алдан әзерлек эшләре :төрле мозаикалардан,геометрик фигуралар җыелмасыннан катлаулы булмаган сурәтләр(өй,кар бабай,көймә)төзү.Мәсәлән “Фигураны төзе”уенында түбәндәге күнегүләрне эшләргә була:

-квадрат һәм турыпочмаклыктан турыпочмаклык төзе

-квадрат һәм турыпочмаклыктан квадрат төзе

-өчпочмакларданквадрат төзе.

Үз теләгең белән силуэт төзе(өй,кеше,куян,аю).Балалар килеп чыккан  фигураның исемен әйтәләр, почмакларын,якларын саныйлар,нинди геометрик фигуралардан төзелгәнен әйтәләрБу күнегүләр сенсор ,уйлау, иҗади сәләтләрен үстерә. Балаларны уеннар белән әкренләп таныштырырга кирәк .Балалар уен кагыйдәсен яхшы итеп истә калдыруларына ирешү мөһим силуэтны төзегәндә конструкторның бөтен деталҗләре дә кулланыла һәм алар бер_берсенә тыгыз итеп беркетелә. Балаларның уеннары төрлечә оештырылырга мөмкин, беренче этапта силуэт фигураларны өлешләрдән төзергә мөмкин.Ул үрнәкне караудан башлана.Үрнәкнең төп өлешен күрсәтү(өйнең стенасы,кешенең гәүдәсе)яңадан башка өлешләрен төзү.Анализдан соң балалар үзләре төзиләр һәм аны үрнәк белән чагыштыраларСилуэтларны өлешләрдән төзү балаларныкүчереп кенә эшләргә өйрәтә,ә акыл эшчәнлеген үстерми,ләкин бу күнегү балаларның пространствода үзгәрешне күзалларга булыша.Бу этапта озак эшләргә ярамый,2-3 силуэт төзү җитә.Алдагы этапта педагог өлешләп күрсәтеп тормый,ә балалар үрнәкнең ничек төзелгәнен күз белән карап алып истә калдыралар һәм үзләре фикер йөртеп үзләренчә төзиләр. Һәм балалардан ничек итеп төзиячәксең,дип сорыйсың.Балалар үзләре фикер йөртеп бәхәсләшәләр.Алга таба  алар үз теләкләре белән сурәтләр төзиләр һәм аларны уенда кулланалар.(хайваннар,кошлар,уенчыклар).Силуэтларны кызыклы  математика белем бирү эшчәнлеге вакытында, аннан тыш вакытларда алып барабыз.Ул занятиенең башында,уртасында, ахырында кулланылырга мөмкин.(Акыл эшчәлеге кимегән вакытта.) Санау таякчыклары геометрик фигураларны ныгытканда ярдәмгә килә Ул стандарт булмаган материалга керә.

Дидактик уеннарны түбәндәге төрләргә бүлдек:

1.Саннар белән

2.Вакытны белү өчен уеннар.

3.Пространствода ориентлаша белә торган уеннар.

4.Геометрик фигуралар белән.

Математикага өйрәткәндә түбәндәге уеннарны кулланам:

1.”Үзеңне сана”

-Үзеңдә булган бер органны әйт(баш, борын,авыз,тел).

-Үзеңдәге парлы органнарны әйт(күзләр,колаклар,куллар,аяклар).

-5кә хәтле санап була торган орган(кул бармаклары, аяк бармаклары).

“Йолдызларны кабыз”Кара төстәге кәгазь бите,сары краска ,5тән 10га кадәр санлы карточкалар.Карточкада ничә фигура күрәсең,шулкадәр йолдыз яса.

2.“Буратинога ярдәм  ит”Уен материалы: уенчык Буратино,Буратинога  Карабас-Барабас карточкада ничә саны ясалган,шуның кадәр акча биргән.

3.“Җанлы атна” уены.

Такта янына  7бала чыга,һәр балага төсле түгәрәкләр бирелә.Атнаның Һәрбер көне төсле түгәрәкләр белән билгеләнә.Дүшәмбе беренче көн,сишәмбе икенче көн,Һ.б.Атнаның һәр көнен билгеле бер төс белән билгелим.

Балаларны пространствода ориентлаша белергә өйрәткәндә һәр белем бирү эшчәнлегендә”Уенчыкны тап” дигән уен үткәрәм.Аларга болай дип әйтәм:”Без группада булмаган вакытта(төнлә Карсон килеп уенчыклар калдырган һәм ул аларны бүлмәнең төрле җирләренә яшергән.һәм хатка язып калдырган:”Тәрбияченең өстәл янына бас ,3 адым алга атла”Хатта шулай итеп уенчыкларның кайда булуы әйтелә.Яңадан балалар пространствода ориентлаша белә башлагач уенчыкларның кайда икәне схемалар белән күрсәтәм.Пространствода ориентлаша белүгә уеннар бик күп.Мәсәлән”Ошаган предметны тап”,Үзеңнең бизәк турында сөйлә”,”Бүлмә буйлап сәяхәт”.Бу уеннар

белән балалар күнегүләр башкаралар.Шулай ук”Башта яшел түгәрәкне куй,сулга-сарыны,өскә-кызыл өчпочмакны,аска кызыл квадратны куй һ.б.”Сез ничә фигура кулландыгыз?Кайсы фигуралар күбрәк,әкайсылары әзрәк?Яңадан бу фигуралардан нинди дә булса узор төзергә кушам.Мондый уеннар”өстә”,”аста”,”сулда”,”уңда” дигән төшенчәләрне яхшы итеп үзләштерергә,санарга фигураларны берничә билге буенча берләштерә белергә ярдәм итә.

 Мин бу уеннар белән уйный торгач,аларның биремнәрне яхшы эшли белә башлауларын,предметларның  өстәлдә яки кәгазь битендә кайда урнашканын әйтеп бирү өчен сүзләрне дөрес файдалана белүләрен  аңладым.

Әйләнә-тирә предметларның кайсы фигурага ошаганын  чагыштырырга өйрәнделәр,мәсәлән тәлинкә түгәрәккә, кәгазь битенең турыпочмаклыкка ошавын әйттеләр.”Нинди формада”,”Ковёрны  яма” Ертылган өлешен ямау өчен төрле формадагы геометрик фигуралар күрсәтәм. “Әкият әшәһәре”дигән уен.

Максат.вак бармак мускулатурасын үстерү,сенсор тәрбия бирү,баш мие эшчәнлеген яхшырту,сөйләм телен үстерүУен ны җиһазлау.зуркызыл һәм кечкенә яшел гномиклар, турыпочмаклыктан,өчпочмактан,квадрат һм трапеөиядән торган кечкенә өй, торган биек өй, төрле төскә буялган ярма  бөртекләре.

Уенны болай дип башлыйм: “Бер шәһәрдә зур кызыл  һәм кечкенә яшел гномиклар яшәгән. Кызыл гномиклар киң кызыл юлдан гына ,ә кечкенә гномиклар тар яшел юлдан гына йөри алганнар.Һәм менә алар юллар башланган агач янында очрашканнар.Һәр гномикка юлны күрсәт.Шулай ук юлларны кызыл, яшел ярма бөртекләре белән бизиләр.Математика дәресләрендә төрле уеннар куллану балаларда чиксез уңай эмоцияләр тудыра,  математикадан  белемнәрне арттырырга,ныгытырга ярдәм  итә.Уеннар тудырган  шатлык уку  шатлыгына

әйләнсен иде!

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 29.03.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области