Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Беренче кечкеналар туркеменда «Урманда» темасына суйлам телен устеру эшчанлеге.

Максат Балаларның суйлам телен устеру, сузлек составын арттыру. Бурычлар Үстерелешле ишету игътибарын, координациясен, ритм хисен устеру. Тарбияви кыргый хайваннарга карата кызыксыну тарбиялау. Белем бируче балаларның олылар белан аралашу телаген хуплау, исем һам сыйфатларны кулланырга уйрату йомшак йонлы койрык, озын колаклы куян, юан тапиле аю, соры буре кыргый хайваннарның тышкы билгеларе һам гадатларен белдера торган сузлар хисабына сузлекне активлаштыру тулке бара, куян сикера, аю алпан-тилпан йури һ. б..

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Беренче кечкенәләр төркемендә «Урманда» темасына сөйләм телен үстерү эшчәнлеге.

Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек составын арттыру. Бурычлар: Үстерелешле: ишетү игътибарын, координациясен, ритм хисен үстерү. Тәрбияви: кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү. Белем бирүче: балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау, исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү: йомшак йонлы койрык, озын колаклы куян, юан тәпиле аю, соры бүре; кыргый хайваннарның тышкы билгеләре һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру (төлке бара, куян сикерә, аю алпан-тилпән йөри һ. б.). Җиһазлар: фланелеграф (анда көзге пейзаж, агачлар яфрак коя, яшел чыршы), төлке, куян, бүре, аю сурәтләре, аудио язма белән диск. Алдан башкарылган эшләр: кыргый хайваннар турында һәм көзге табигать турында рәсемнәр карау, “Теремкәй” рус халык әкиятен уку.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру өлеше.

Уятыйм әле кояшны- Көннәрем якты булсын! Уятыйм әле бакчаны- Көннәрем татлы булсын! Уятыйм әле кошларны- Көннәрем җырлы блсын! Уятыйм әле дусларны- Көннәрем ямьле булсын! Уятыйм әле Җир шарын- Көннәрем гөрләп торсын!

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Ничек хәлләрегез? Урамда бүген нинди һава торышы? (Исәнмесез! Хәлләр яхшы. Урамда кояш. Көз.) Балалар, карагыз әле монда. (фланелеграфка күрсәтә.)

Төп өлеш. Тәрбияче. Бу нәрсә? (Урман.) Урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар үсә.) Урманда кемнәр яши? (Урманда җәнлекләр яши)

Тәрбияче фланелеграфка төлке рәсемен куя.

Тәрбияче. Бу нәрсә? (Төлке.) Балалар, төлкенең койрыгы нинди? (Зур. Йомшак. Йонлы.) Балалар, төлкегә урманда берүзенә күңелсез. Ул урман буйлап китте һәм үзенә дуслар эзли башлады.

Тәрбияче сөйли һәм фланелеграфта төлкенең хәрәкәтләрен күрсәтә.

Тәрбияче. Барды-барды төлке һәм куянны очратты. Төлке куянга: “Исәнме!”- диде. Балалар, куян нинди төстә? (Соры.) Балалар, карагыз әле, куянның колаклары кыскамы, озынмы? (Озын.) Әйе, куян озын колаклы. Куян йөриме, сикерәме? (Сикерә.) Әйе, куян, алгы тәпиләренә басып, арттагы тәпиләре белән сикерә. Әйдәгез әле, куян кебек сикереп карагыз, уйнап та алыйк.

Балалар тәрбияче белән бергәләп “Ак куян” хәрәкәтле уенын башкаралар. Уенның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Ап-ак куян утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен.

Менә шулай, менә шулай

Җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәли ул шуңа.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Бик җитез һәм шук куяннар булдыгыз. Карагыз әле, төлке белән куян урманда уйнадылар, йөгерделәр, сикерделәр. Шулвакыт алар алдына нәрсә килеп чыкты? (Тәрбияче фланелеграфка аюның рәсемен куя.) (Аю.) Аю кечкенәме, зурмы? (Зур.) Аюның тәпиләре нечкәме, юанмы? (Юан.) Әйе, аюның тәпиләре юан. Балалар, аю юан тәпиләре белән алпан-тилпән йөри.(Күрсәтә.) Аю ничек йөри? (Алпан-тилпән.) Аю да куян, төлке белән уйнады. Аларның тавышын ишетеп, бүре чыкты.

Тәрбияче фланелеграфка бүренең рәсемен куя.

Тәрбияче. Бу нәрсә? (Бүре.) Бүре соры төстә, аның тешләре бик үткен. Балалар, төлке, куян, аю, бүре урманда яшиләр. Алар –кыргый хайваннар.

Йомгаклау өлеше.

Хәзер, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк, түгәрәккә басыйк та. Уенның исеме “Аю килә”.

Аю килә, лап-лап. Аю килэ, лап-лап, (экрен генэ аю сымак атлап  баралар)

Үләннәрне таптап. -Аю,алай итмә син, (аюга бармак яныйлар, Безнең белән уйна син. (аны уйнарга чакыралар) Урыныңда тик торма, тыпыр-тыпыр тыпырда.(урыннарында тыпырдыйлар) Аю бик арыган икән, тәмләп йокыга киткән. (чүгәлиләр, “йоклыйлар”) -Аю,әйдэ,тор инде, Тагын бер уйныйк инде.(басып, кулларны чәбәклиләр

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Сезгә күңелле булдымы? Без бүген урманда яшәүче кыргый хайваннар белән таныштык. Барыгызга да рәхмәт!

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 05.05.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области