Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Саламатлек илена саяхат

Балаларның уз саламатлеген турында кузаллауларын киңайту-дурес туклану,физик кунегулар гигиена кагыйдаларен утау белан саламатлекнең ныклы байланешта булуын аңларга булышу -табышмаклар,дару уланнаре аша саламат яшау равешен тарбиялау Үзеңнең саламатлегең учен кайгыртучанлык һам аны саклый белу телаге тарбиялау.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Тема: Сәламәтлек иленә сәяхәт

 Максат: Балаларның үз сәләмәтлеген турында күзаллауларын киңәйтү;-дөрес туклану,физик күнегүләр гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәләмәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу;

-табышмаклар,дару уләннәре аша сәләмәт яшәү рәвешен тәрбияләү;

Үзеңнең сәләмәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.

Шөгыль барышы:

– Балалар, әйдәгез әле, бер-беребезгә сәламнәребезне юллыйк:

Бар бик яхшы сынамыш,

Сәламнәр бүләк итү,

Тәрбияче апага,

Малайлар һәм кызларга,

Олыга һәм кечегә,

Барыбызга да сәлам! 

– Балалар, дөньяда иң кирәкледән кирәкле нәрсә ул?

-Сәламәтлек.

– Дөрес, сәламәтлек. Сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы. Исән-сау булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә ала.

- Балалар сез сәламәтлек иленә сәяхәткә барырга телисезме?

- Әйе.

 Шулчак Шапшакый керә.

– Кая җыендыгыз әле сез болай? Мин Шапшакый патша. Ялкаулар, шапашаклар арасында яшим.Әйдәгез балалар минем белән пычраклар дөньясына,анда юынырга да спорт белән шөгыльләнергә кирәкми. Чисталыкны, пөхтәлекне, спорт сөючеләрне бер дә яратмыйм. Алардан куркам, качам.

– Безнең балалар чисталыкны саклый, гөлләргә су сибәләр, төркем бүлмәсен дә бик пөхтә тоталар. Шулай бит, балалар?Барабызмы Шапшакый белән?

-Юк.

Шапшакый: – Сез чисталыкны, тәртипне яратучылар икән. Мин сездән куркам, мин сездән качам. 

- Балалар, Шапшакый җиңелде, сәяхәтебезгә юл ачык, кузгалдык. (Музыка астында хәрәктләр ясап бару)

– Беренче тукталыш “Юындыр” дип атала.

 – Балалар, Юындыр шәһәренең кагыйдәләре белән танышып үтик, без ул кагыйдәләрне беләбез, искә төшерик әле?

 1. Ашар алдыннан ни эшләргә кирәк? (Кулларны юарга, чиста сөлгегә сөртергә)

2. Бары тик нинди суны гына эчәргә ярый? (Кайнаган чиста сунны гына)

3. Иртән һәм кичен тешләрне ничек карага кирәк? (Теш пастасы белән юарга)

4. Иртән һәрвакыт нәрсә белән шөгыльләнергә? (Гимнастика ясарга)

– Бик дөрес, балалар, шушы кагыйдәләрне үтәсәгез, төрле авырулар сезне читләтеп үтәр.

 – Балалар, Юындырның дуслары да бар бит әле, беләсегез киләме? Ягез әле, мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табыгыз, ә инде җаваплар минем серле тартмамда, кем җавапны белә, тартмадан килеп ала.

Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә? (сабын)

Кирәк була мунчада, минем исемем ( мунчала)

Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге)

Тешне агарта,ап-ак итә,бу ни була?(теш пастасы)

Эре-эре тешләре,Чәчне тарый үзләре(Тарак)

Һәр кеше кесәсендә йөрергә тиешле әйбер?(Кулъяулык)

(җыр без яулыклар юабыз)

– Балалар, сез бик зирәк икәнсез, табышмакларга җавапларны бик тиз таптыгыз. 

– Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Киләсе тукталыш”Табигать-яшел аптека”дип атала

–Балалар менә хәзер шундый салкын көннәрдә ,юешләнеп беткәнче карда тәгәрәгәндә балалар нишлиләр?

- Салкын тидерәләр,авырыйлар.

- Ә авырсак,әниләребез нишли?

- Табиб чакырта,дару бирә.

- Ә даруны кайдан ала?

- Аптектан,даруханәдән.

- Сезнең “Табигать-яшел аптека”дигән сузне ишеткәнегез бармы? Даруларны,витаминнарны үләннәрдән әзерлиләр.

-Балалар менә бу дару үләннәрен кургәнегез бармы соң?

- Дарү үләннәренә,матур чәчәкләргә умарта кортлары гөжләшкәнне күргәнегез бармы?

- Бар.

-Ә умарталар ничек гөжлиләр сон?

-(умарталар кебек аваз чыгару)

- Алар нәрсә җыялар соң балалар?

- Бал.

- Ә менә балның шифасы 100 төрле авырудан коткара.

Өченче тукталышыбыз “Сәламәтлек агачы” булыр.

Бу матур аланда безне купшы,матур,төз гәүдәле сәламәтлек агачы каршы ала балалар.

- Карагыз әле,аның алмалары нинди матур. Әйдәгез без аны матур эшләребез белән бизәп җибәрик.

- Шушы матур рәсемнәр арасыннан безнең сәламәтлегебезгә файдалы булганнарын гына сайлап алыйк эле. Кайсылырын сайларбыз икән?

- Гимнастика.

- Зарядка.

- Спорт.

- Витаминнар.

- Көндәлек режим.

- Файдалы ризыклар.

- Җиләк җимешләр.

- Яшелчәләр.

- Саф хава.

- Бигрәк акыллы балалар булып чыктыгыз әле сез.Әйдәгез ,нинди рәсемнәр калды соң монда.

-Сәламәтлек өчен зыянлы ашамлыклар.

- Әйе балалар болар зыянлы ашамлыклар,алар безнең сәламәтлегебезгә зыянлы,конфетларны куп итеп ашасак тешләребезне черетә. Рәсемне карагыз әле кортлы алмалар кайда яталар?

- Өзелеп төшкәннәр,җирдә яталар.

-Сезнен дэ тешләрегез коелмасыннар өчен безгә зарарлы ашамләкларны ашарга ярыймы?

- Юк.

- Бик дөрес балалар.

- Әйдәгез узебезнең матур җинүебезгә куанышып кулларны чабып алыйк әле.

- Күрәсезме, балалар, менә без сәяхәт иленең һәр тукталышын утеп үзебезнең бакчабызга янәдән әйләнеп кайттык. Шушы илне узганда без куп нәрсәләргә өйрәндек. Әйдәгез эле, балалар, без нәрсәләргә өйрәндек, нәрсәләр истә калды?

(балаларның җаваплары.)

Бик дөрес балалар, без сәламәтлегебез турында беркайчан да онытырга тиеш тугел.

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 20.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области