Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы
Чепкас-Илмәт башлангыч белем бирү мәктәбе
“Әниләр көне ” сценарие.
Төзеде:
башлангыч сыйныф
укытучысы Гиниятуллина М.К.
2020ел
1укучы: Кем дөньяга кеше бүләк итә, Ильвина
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
2укучы: Кем елмая җәйге таң аткандай, Расим
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Бергә: Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!
Ал.б. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Исәнмесез!
Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез - Аналар көне белән чын күңелдән
котлыйбыз. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын-кызга да балалары белән горурланып һәм аларның хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, нык тазалык, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр.
Бүген без газиз әниләребезне зурларга, аларга үзебезнең иң тирән ярату
хисләребезне тагын бер кат белдерергә дип җыелдык.
3укучы: Ишетелсен безнең сәламебез Айназ
Ана торган барлык йортларга.
Килдек, әниләр, без сезне
Бәйрәм белән котларга.
4укучы:Сез карагыз безгә! Билял
Һәрбер йөздән
Елмаю һәм көлү сизелә.
5укучы: Йөрәгемнең иң кадерле хисе, Альмир
Күңелемнең ул иң түрендә;
Ул-салкында җылытучың синең,
Юанычың авыр көнеңдә.
6укучы: Сокланып карап торырлык- Сөмбел
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
7укучы:Айдан, кояштан кадерле Риназ
Бергә: Син ул, әнием!
Иң ягымлы, иң сөйкемле
Бергә: Син ул, әнием!
Ал.б.Иң нечкә күңел, иң саф зур йөрәк,
Иң кайнар сөю, иң изге теләк.
Иң җылы куен тик әнкәй синдә.
Бәхет бар әнкәй син булган өйдә.
Яшәү яме син бирдең бит миңа.
Әнкәем рәхмәт, мең рәхмәт сиңа.
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә -
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.
Бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез!
Ал.б. Хөрмәтле дуслар! Бүгенге әниләр бәйрәмен бәйге-уен рәвешендә
үткәрербез.
Хәзер була КВН –
Гаҗәп күңелле уен.
Ал.б. Менә безнең әниләр
Үзара көч сынаша,
Менә булыр тамаша.
Әйдәгез, кул чабып, әниләребезне сәхнәгә чакырыйк. Күрәсезме, дуслар,
сәхнәдә әниләрнең иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә. Һәр очрашу танышудан башлана.
I бәйге. Ул “Таныш булыйк!” дип атала. Хәерле сәгатьтә! Башладык! Таныш
булыйк!” (Әниләр үзләре белән таныштыра. Исем, фамилия, һөнәре, яраткан
шөгыле, ризыгы, тормыштагы девизы, кешеләрдә хөрмәт ителгән сыйфатлары
турында кыска, аңлаешлы итеп әйтеп бирергә тиешләр)
II бәйге. “Бигрәк тәмле бәрәңге”. Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге
йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң? Әйдәгез әле, кем бәрәңгедән
пешерелә торган ризыкларны күбрәк искә төшерә? (Язып әзерләнәләр)
III бәйге. “Тәм-том рекламасы”. Бәйгедә катнашучы уңган әниләребез өйдә
әзерләгән ризыгын “тәмле” сүзләр ярдәмендә тәкъдим итә.
IV бәйге. Бу бәйгебез “Тапкырлар бәйгесе” дип атала. Сорау-табышмаклар
Һәркемдә бар (исем)
Күңелсезгә юаныч,
Күңеллегә куаныч (җыр)
Ялгыз гына ашалмый,
Аннан башка эш бармый (тоз)
Үзе су, үзе каты (боз)
Тәмле әзерләнгән ризык нәрсә барлыкка китерә (аппетит)
Су түгел – сыек,
Кар түгел – ак (сөт)
Җиңе бар – күлмәк түгел,
Бавы бар – алъяпкыч түгел (халат)
Алды да койрык, арты да койрык (шарф)
Кешенең яшәү һәм ял итү урыны (өй)
Бер башы, унике күзе бар (сәгать)
Җиде яшь тулгач кәҗә нишли? ( 8 гә китә)
Иң туймас, иң явыз, иң гадәтсез җан иясе? (кеше)
V бәйге. “Кем күбрәк?” дип атала.Кем өч иҗекле кызлар исемен күбрәк язар
VI бәйге. Ә хәзер әниләребезнең сәләтләрен тикшереп карыйк. (Әниләр җыр,
бию номерларын башкаралар, шигырь сөйләргә, гармунда уйнарга мөмкин)
әниләр әзерләнгәнче … (Концерт номеры)
VII бәйге. «Кем җитезрәк?» Озын җепкә тигез итеп ручка бәйләнгән. Җепнең
ике башыннан ручкаларга җепләрне урыйбыз. Кем беренче уртага килеп җитә, шул җиңүче.
Жюрига сүз бирәбез.
Хөрмәтле әниләребез! Сез безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Һәрвакыт яшь, озын гомерле булыгыз. Тазалыкта яшәгез, кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен.
Дөньяда сез булганда, без дә бәхетле булып яшибез. Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Сау булыгыз!