Каталог публикаций

Образовательный каталог публикаций "Время Знаний"
Идентификационный номер ISSN: 3034-5952
Издается с 2017 года
Периодичность выхода новых работ: ежедневно
Вид издания: каталог
Версия издания: электронное сетевое
Издатель: Воробьев И.Е.
Тематика: образование
Адрес редакции: г. Тольятти, пр-т. Московский, 57/210

Разместить публикацию Список всех публикаций Опубликовано работ: 63700 лэпбук времена года лэпбук дикие животные



Каламенда – балачак галаме

Максат 1. Балаларны Роберт Миңнуллин иҗаты белан таныштыру 2. Шагыйрь иҗатына кызыксынучанлык тарбиялау. 3. Иҗади салатне устеру учен этаргеч биру.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Каләмендә – балачак галәме

Максат:

Балаларны Роберт Миңнуллин иҗаты белән таныштыру

Шагыйрь иҗатына кызыксынучанлык тәрбияләү.

Иҗади сәләтне үстерү өчен этәргеч бирү.

Җиһазлау: Роберт Миңнуллин китапларыннан күргәзмә, шигырьләр буенча ясалган рәсемнәр, җыр язмалары, презентация.

Балалар белән якынча эш:

Роберт Миңнуллинның балалар өчен басылган китаплары белән танышу;

Шагыйрьнең берничә шигырен укып анализлау: «Туган телемә», «Булмаган, ди, бер малай», «Юкка малай булганмын», «Әни мин көчек күрдем» һ.б.

Шигырьләрен ятлау, сәнгатьле сөйләргә өйрәну: «И, әнкәем, сыңар канат…», «Әни кирәк!», «Ветераннар» һ.б.

Роберт Миңнуллин сузләренә язылган җырлар тыңлау.

Кичә барышы

Алып баручы:

Шагыйрь булсан, дөрләп кенә,

янып-коеп кенә була

Шагыйрь гади була алмый,

Шагыйрь бөек кенә була

Әлеге шигырь юллары күп еллар дәүләт эшләрендә эшләп, әдәбиятыбызга тиңдәшсез әсәрләр биргән, егерменче гасырның соңгы утыз еллыгында татар матбугатында, радио-телевидениеда, татар моңы, татар җыры белән бәйле кичәләрдә әледән әле куреп торган куренекле балалар язучысы, Татарстанның халык шагыйре, тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Р.Миннуллинга туры килә дип уйлыйм.

Роберт Могаллим улы Миннуллин 1948 нче елның 1 августында Башкортстан республикасы Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына кучеп килә. Булачак шагыйрьнен балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан гүзәл Шембет авылында уза.

«Мин еш кына балачагыма кайтып киләм, үзебезнең кечкенә өебез сагындыра. Ничек сыйганбыздыр без анда? Хәзер инде хәллерәкләрнең дача йортлары да алардан купкә зуррак. Ә бит шунда биш бала үстек. Әтиебез вафат булгач, дөньяның ачысы да, төчесе дә курелде инде. Әле ярый әнкәбез булдыклы, акыллы, алдан күрүчән булып чыкты. Таратмады, ач итмэде, ялангач йортмәде. Көнозын эштә була торган иде, ә төннәрен тегү текте. Әнкәйнең төннәр буена тегү белән шөгыльләнүе миңа да файдага булды. Шул лампа яктысында төнге икеләргә, өчләргә кадәр китап укып ята идем.

Ай-һай авыр булгандыр әнкәйгә>

Роберт Миңнуллинның тормышының шушы авыр чоры турында, әнисенең батырлыгына дан җырлап язган шигырь юллары белән танышып үтик әле.

Балалар чыгышы.

И, әнкәем - сыңар канат

И Әнкәем - сыңар канат…

Сабыр канат- бәгырьләрем

Телгәләнә сиңа карап!

Сыңар канат…

И Әнкәем - сыңар канат…

Җил иссә дә каерылыр,

Җил иссә дә сынар канат!

Сыңар канат…

И Әнкәем- сыңар канат…

Кирәк булса, безне яклап

Алышка да чыгар канат!

Сыңар канат…

И Әнкәем – сыңар канат…

Безне яклап, безне саклап

Беткәндер ул канат… канап!

Сыңар канат…

И Әнкәем - сыңар канат…

Безнең хакка барсына да,

Барсына да чыдар канат!

Сыңар канат…

И Әнкәем – сыңар канат…

Сыңар канат асларында

Үсәр идем кабат-кабат!

Сыңар канат…

(Шигырь бетүгә, музыка башлана, балалар ярымтүгәрәккә басып җыр җырлыйлар)

Әни кирәк

Көннәр якты булсын өчен ,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк

Йокы таталы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк

Усаллардан саклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк

Алып баручы:

Роберт Миңнуллин чыннан да, кешегә хас ботен кичерешләрне дә тулысынча түкми –чәчми башкаларга җиткерә алучы романтик шагыйрь. Аның туган җиргә, туган халкына, энисенә багышланган шигырьләрен төрле катлау кешеләре яратып укый.

Шушы уңайдан Галимҗан Гыйльмановның Роберт Миңнуллин иҗаты турында эйткән сүзләрен искә тошереп үтәсе килә:

«Әдәбият казанында әзме-күпме кайнаган кеше буларак шуны әйтә алам: әдипләрнең асыл талантын билгели торган бер бизмән бар. Ул аларның өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр иҗат итә алулары. Андый әдипләр, гадәттә, күп булмый: булганнары да гаять тыйнак, самими җан ияләредер… Роберт Миңнуллин энэ шундый шагыйрьләрдән.

Роберт Миңнуллиннын талантын ачып бирә торган алтын сүзләр бу. Чынннан да, шагыйребез олкәннәр өчен дә, нәни укучылары өчен дә бердәй матур, аһәңле әсәрләр иҗат итә. Узе турында ул, мин иң беренче чиратта балалар язучысы ди. Әйдәгез аның балалар өчен язылган берничә шигыре белән дә танышып үтик әле.

Балалар чыгышы

ЮККА МАЛАЙ БУЛГАНМЫН!

Их, кыз буласым калган!

Белмәдем шул мин алдан.

Кызларга - кадер-хөрмәт,

Эшләре бара гөрләп:

Бәйрәм саен аларга

Чәчәк бүләк итәсең.

Исәнләшеп үтәсең,

Ишек ачып кертәсең,

Хәтта портфельләрен дә

Күтәрешеп йөртәсең.

Троллейбуста барганда,

Автобуста барганда,

Алар утырып бара.

Ә син утырып кара!

Шунда ук күрәчәкләр,

Һәммәсе көләчәкләр,

Әдәпсез, диячәкләр,

Гадәтсез, диячәкләр.

Ә кызларга күңелле,

Йөриләр килештереп.

Үзләрен булмый хәтта

Шаяртып, ирештереп.

Юкка малай булганмын,

Калган ла кыз буласым!

Моннан соң мин, күрерсез,

Акыллы булачакмын:

Яңадан тусам әгәр,

Кыз булып туачакмын!

ЭНЕКӘШ КИРӘК МИҢА!

Сезгә рәхәт! Берегез дә

Минем хәлдә түгел сез.

Беләсезме, өйдә миңа

Кызык түгел, күңелсез.

Елыйсы да килә кайчак,

Уйлап ятам-ятам да:

Юк шул минем абыем да,

Юк шул минем апам да,

Сеңелем дә, энем дә.

Бергә-бергә уйныйсым

Бик тә килә минем дә.

Ә күршеләр гөр килә;

Уйныйлар-шаяралар.

Алар күп шул, күмәк шул,

Шуңа да шаян алар.

Бер иптәш кирәк миңа,

Энекәш кирәк миңа!

Яратыр идем мин аны,

Хәтта елак булса да.

Бакчага да илтер идем,

Хәтта ерак булса да.

Энем белән мин урамга

Уйнарга чыгар идем.

Әгәр мине тыңламаса,

Ничек тә чыдар идем.

Әтиләр бит ничә кабат

Алабыз дип алдыйлар.

Бердәнбер малайларына

Бер энекәш алмыйлар.

Күңелсез өйдә миңа,

Уенчык нигә миңа?!

Бергәләшеп уйнарга

Бер иптәш кирәк миңа.

Берәү генә булса да,

Ямьсез генә булса да,

Елак кына булса да,

Энекәш кирәк миңа!

БАТЫРЛЫК ЭШЛӘР ИДЕМ.

Ничек эшлим

Шәп батырлык? –

Бөтен дөнья

Шаккатарлык!

Батырлыкка

Сәләт кирәк.

Сәләтем бар –

Сәбәп кирәк!

Эзләп йөрим

Шул сәбәпне,

Иң бәхетле

Шул сәгатьне.

Тик сәбәпне

Табып булмый,

Тапмыйча да

Калып булмый.

Әрәм ята батырлыгым –

Уйланам шул хакта гына.

Үч иткәндәй, җае чыкмый

Иң-иң батыр чакта гына.

Батырлыклар эшләү җиңел,

Батыр булсаң җайлы гына.

Батырлыклар эшләр идем -

Чыкмый әле җае гына.

Алып баручы:

Искиткеч матур шигырь юллары. Роберт Миңнуллинның шигырьләре колдерә дә, уйландыра да, шатландыра да, моңсуландыра да, ә кирәк икән… ә кирәк икән, ул безне биетеп тә ала. Менә шундый күңелләрне җилкенләндерә, кәефләрне күтәрә торган чираттагы җыры белән танышып үтик әле Роберт абыйнын.

(Балалар башкаруында бию)

Әйдәгез, биибез!

Роберт Миңнуллин сүзләре

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Колешәбез дә.

Җырласак та биесәк тә

Килешә безгә.

Кушымта: Бии кызлар һәм егетләр,

Иярми күз дә!

Кушылыйк әле аларга,

Әйдәгез, без дә!

Куанычлар һәм бәхетләр

Сыймый күңелгә.

Биимичә утырырга

Без карт түгел лә!

Бии кызлар һәм егетләр,

Иярми күз дә!

Кушылык әле аларга,

Әйдәгез, без дә!

Буыннар әле катмаган,

Без биеп калыйк.

Хәтта бии белмәсәк тә,

Бер биеп карыйк!

Бии кызлар һәм егетләр,

Иярми күз дә!

Кушылык әле аларга,

Әйдәгез, без дә!

Биемичә ничек инде

Тузсен җаныбыз?!

И-и-их биибез! Безнең әле

Шундый чагыбыз!

Бии кызлар һәм егетләр,

Иярми күз дә!

Кушылык әле аларга,

Әйдәгез, без дә!

Алып баручы:

Нәниләр белән беррәттән Роберт Миңнуллинны олылар да бик яратып укыйлар.

Аның сүзләренә язылган җырлар инде менә ничә еллар дәвамында халык теленнән төшми, халкыбызның күңел җәүһәрләре булып буыннан буынга күчеп бүгенге көнгә кадәр үзләренең кыйммәтләрен югалтмыйлар. Әлеге җырлар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп безне балачакка, яшьлек еллары, авыл урамнары буйлап атларга мәҗбүр итә.

«Роберт шигырьләрендә бүгенге яшәешебезнең кайнар сулышы бар, тематикасы тормышның төрле якларын колачлый», - дип яза аның турында Татарстан Республикасының халык шагыйре Шәүкәт Галиев.

Балалар чыгышы:

Ветераннар

Ветераннар килә бәйрәмнәргә

Кичәләргә, очрашуларга.

Орденнары балкый

Ә малайлар

Карап тора әнә шуларга.

Малайларга кызык

Әнән алар

Истәлекләр тыңлап утыра

Тере батырларның батырлыгын

Тыңлаулары үзе ни тора.

Истәлекләр…

Йөрәкләрдә алар

Онытылмаган бит берсе дә

Кем онытсын,

Ут эченә үзе

Аягурә барып керсен дә.

Бирешмиләр әле

Ә шулай да

Чәчләр ап-ак

Йөзләр талчыккан

Күкрәкләре тулы орден-медаль

Күкрәкләре тулы ярчыклар.

Ветераннар китә берәм-берәм

Йөрәкләрдә тынмый «Ур-ра»лар

Юк үлмиләр алар, ә сугышта

Батырларча һәлак булалар.

Алып баручы:

Роберт Миңнуллин шигырьләренә композиторлар бик теләп көй язалар. Аның балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә дистәләгән җырлары бар. Автор үзе дә «тормыш – ул җыр» - дип яза. Иҗатында ул укучылары белән әйтергә теләгән фикерләре белән уртаклаша, үз фикерен җиткерә. Ул халыкны ярата, туган ягын, аналарны, бәбиләрне ярата, безне дә шуңа өнди. «Яратыгыз!» ди ул, халыкны, милләтне, телне, туган җиребезне. Әйдәгез, бүгенге бәйрәмебезне Роберт абый Миңнуллинның шушы җыры белән йомгаклыйк эле.

( Балалар басып бергә җырны башкаралар)

Яратыгыз!

Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яналмый;

Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,

Яналмаган йөрәк кирәк түгел, —

Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз туган илебезне,

Яратыгыз туган телебезне,

Бернигә дә карамый, —

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратулар булмый җиңел генә —

Күңелләрне мең кат яралый.

Тик барыбер яратырга кирәк,

Сагышларны таратырга кирәк, —

Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз газиз аналарны,

Яратыгыз газиз балаларны,

Бернигә дә карамый, —

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратмаган кеше яратмасын,

Андыйларга яну ярамый.

Яратырга кирәк Таһир кебек,

Яратырга кирәк Зөһрә кебек, —

Яратмыйча безгә ярамый!

Яратыгыз туган ягыгызны,

Яратыгыз сөйгән ярыгызны,

Бернигә до карамый, —

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Тәмам.