Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Воспитанный ребенок "Әдапле бала"-классный час

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

Бөрбаш гомуми урта белем мәктәбе

Сыйныф сәгате

“Әдәпле бала”

Телдән журнал

Сыйныф җитәкчесе: Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Яббарова Әлфирә Мансур кызы

Тема: Әдәпле бала (телдән журнал)

Максат: 1. Укучыларны әдәплелек кагыйдәләре белән таныштыру;

2. Иҗади фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;

3. Укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: “Әдәплелек дәресләре” 1-3 сыйныфлар; wwwбала рф сайты

Җиһазлау: журнал битләре; газета-журналлар, укучыларның рәсемнәре

Җиһазлау: презентация «Әдәпле бала”, журнал “Әдәпле бала”,

компьютер, проектор,“Кыңгырау чәчәк” мультфильмы,

“Тылсымлы сүзләр” җыры, әкият геройлары рәсемнәре,

сүзләр язылган карточкалар.

Тәрбия сәгате барышы

I Оештыру, мотивация

-Исәнмесез. Укучылар.Хәерле көн! Укучылар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез алар белән дә исәнләшик әле.

- Укучылар! Мин сезнең бер-берегез белән бары тик матур итеп сөйләшүегезне генә телим.Дәресебезне башлыйбыз.

I I Актуальләштерү

1. Кереш әңгәмә

- Укучылар, сез газета- журналлар укырга яратасызмы?

- Әйе.

-Нинди газета- журналлар беләсез? Өйләрегезгә нинди газета- журналлар килә?

-(укучылар җавабы)

- Бик күп төрле газета- журналлар бар.Алар өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә чыга.Безнең район газетасының исеме ничек атала? (Күргәзмә)

- Хезмәт.

-Үзегезгә таныш булган, балалар өчен чыккан газета- журналларны санап чыгыгыз әле?

- “ Салават күпере”, “ Сабантуй”, “ Көмеш кыңгырау”, “ Ялкын”, , “ Тылсымлы куллар”.

- Молодцы!

-Укучылар, бүген тәрбия сәгатендә без дә сезнең белән журнал чыгарып карыйк әле. Без чыгарасы журнал , гадәти журнал түгел, ә телдән журнал булыр. Журналның исемен ачыклар өчен сезгә ребус чишәргә кирәк булыр. Ике төркемдә дә ребус бирелгән. Ә хәзер бергәләп шул ребусны чишүегез сорала. Нинди сүзләр килеп чыкты? Димәк журналыбызның исеме ничек дип аталыр инде.?

-Әдәпле бала.

- Журналның беренче бите ничек аталуын белү өчен җырны тыңлыйбыз. Бу җырда сүз нәрсә турында бара?

( З.Минһаҗева “ Тылсымлы сүзләр” җыры)

- Бик дөрес. Журналның беренче бите “ Тылсымлы сүзләр.”дип атала.Укучылар , без сезнең белән тылсымлы сүзләр турында бик күп сөйләштек, аларны “ тәмле сүзләр” дип тә әйтәләр. Хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алырбыз.

Ул “ Яшеренгән сүзне тап” дип атала. Мин сезгә карточкалар өләшәм. Яшеренгән сүзләр баш хәрефтән башлана, тапкан сүзне кайчан әйтәбез, шул турыда да әйтеп китәрсез.

С

Н

и

х

С

с

е

з

И

с

ә

Х

Р

ә

а

ы

е

м

н

ә

л

у

ә

л

у

м

с

е

з

К

а

ш

х

м

ә

т

г

е

ч

и

м

ы

г

ы

з

з

е

ы

е

 р

Сәлам, нихәл, хушыгыз, саумысез, исәнмесез, кичер.

( укучылар җавабы тыңлана)

- Молодцы! Булдырдыгыз.

-Әйдәгез, “тәмле сүзләр” турында өйрәнгән шигырьне искә төшерик әле.(укучылар сөйлиләр)

Иртән йокыдан торуга (Камилә)

Хәерле иртә дибез.

Өстәл яныннан кузгалгач,

Рәхмәт әйтә һәммәбез.

Ялгыш эшләр эшләгәндә (Ансар )

Гафу үтенәбез без.

Иптәштән китап сорасак,

Зинһар бир дип әйтәбез.

Бүләк биргәндә (Зифа)

Кабул ит дибез.

Дусны рәнҗетсәк,

Гафу ит дибез.

Әдәпле булыйм дисәң,(Х.Гадел)

Шушы сүзләрне куллан.

Телебезнең матурлыгы

Тәмле сүздә чагылган.

Журналның 2нче битенә күчәбез. Хәзер мин сезгә Р.Вәлиеваның “ Кыңгырау чәчәк” әкиятен тыңлатам.

( www бала рф сайтыннан тыңлыйбыз)

-Сезгә әкият ошадымы? Әкият нәрсә турында? Димәк журналның икенче бите нәрсә турында булыр?

-Дуслык.

- Әйе журналыбызның икенче бите “Дуслык белән көчле без!” дип аталыр.

- Әкиятнең соңгы җөмләләренә игътибар итегез. Дуслык ул нәрсәләр икән?

- Сез бер- берегезгә ярдәм итеп яшисезме?

-(укучылар җавабы)

-Укучылар, һәрвакытта да бер-берегезгә ярдәм итеп яшәргә кирәклеген онытмагыз.Бер- берегез белән дус, тату булып яшәгез.

Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алыйк әле. Сезнең алда мәкальләрдән өлешләр бар. Сез шуларны мәкаль итеп җыярга тиеш.

Нинди мәкальләр чыкты?

-100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсын.

Дус килгән көн – бәйрәм көн.

Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.

Ә хәзер дуслык кагыйдәләре белән танышып китик. Слайд 2.

-Ә хәзер дуслык турында бер шигырь тыңлап китик.

Г.Гадел. Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була-

Дусларың гына булсын!

Булат. Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып, көлеп була-

Дусларың гына булсын.

-Журналыбызның 3 нче бите “Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?”дип атала.

-Укучылар, нәрсә соң ул яхшылык?

-Яхшылык ул - әйбәтлек, игелеклелек, матурлык.

-Ә нәрсә соң ул начарлык? Бу яхшылыкка тискәре нәрсә: бәхетсезлек, борчу, авыру... . (Укучылар дәвам итә.)

- Нинди кешене яхшы кеше дип атап була соң? (Җавап)

- Яхшы кеше – ул кешеләрне ярата һәм авыр вакытта аларга ярдәмгә килә. Яхшы кеше табигатьне ярата һәм саклый. Яхшы кеше кошларны, хайваннарны ярата, аларга кышкы салкыннарда ярдәм итә. Яхшы кеше пөхтә киенә, әдәпле була, иптәшләренә һәм өлкәннәргә ихтирамлы була.

-Сез яхшылыкны кайларда очратканыгыз бар?

-Мин сезнең әкиятләр яратканыгызны беләм. Аларда яхшы һәм начар геройлар очрый. Әйдәгез, әле мин сезгә әкият геройлары күрсәтәм сез аларның яхшы героймы , әллә начармы икәнен ачыкларсыз.? (Мальвина, Тиен, Пират, Кызыл калфак, Үлемсез Кащей )

(Слайдлар күрсәтелә, укучылар әйтәләр)

-Рәхмәт, укучылар. Сез биремне дөрес үтәдегез. Күз алдыгызга китерегез. Сезнең һәрберегездә дә кечкенә генә кояш бар. Ул кояш – яхшылык. Ул сезгә дә, сезнең якын кешеләрегәзгә дә бик кирәк. Чөнки яхшылык кына кояш кебек җылыта. Ә хәзер Алинәнең шигырен тыңлап китик.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкларэшлик

Без үзебез башта.

-“Яхшылык эшләргә хәлеңнән килмәсә, начарлык итмә, бу да бер яхшылык”

( слайд 8.)

дигән татар халык мәкалендә. Әйдәгез, бүгеннән гел яхшылык кына эшләргә тырышып карыйк әле.

Ә хәзер ял итеп алыйк. Барыбыз да алга чыгабыз һәм зур матур түгәрәк ясап басабыз. Мин сезгә шигырьдән өзекләр укыйм, ә сез яхшы сыйфат булса, кул чабарсыз, начар сыйфат булса – тыпырдарсыз.

Һәр көн иртән балалар

Бит-кулларын юалар!

Борыннарын, колакларын,

Тешләрен чистарталар!

Уенчыкларын алар

Җыярга онытмыйлар.

Һәм шулай ук, мендәрдә,

Бик оста сикерәләр.

Әниләре белән алар

Әкиятләр укыйлар.

Укып аргач китапның

Битләрен ерткалыйлар!

Елыйлар, кмреләнәләр,

Юкка да сугышалар.

Әниләрне тыңлыйлар,

Олыларны зурлыйлар.

-Журналыбызның 4 нче бите “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” дип атала.

Без һәрвакыт, һәр җирдә әдәпле булырга омтылырга тиеш. Әдәпле булу җиңелме? Әйдәгез, әдәплелеккә мәсьәләләр чишеп карыйк әле. Хәзер мин сезгә карточкалар бирәм. Ә сез шуларны парлап чишеп карагыз әле. ( 2 укучыга 1 бирем бирелә)

1.Синең дустың өй эшләрен хәзерләмәгән Синнән күчерергә сорый. Нишләрсең?

2. Ләйсән барлык фәннәрне “5” легә генә укый. Ул иптәшләренең җавапларын да бик игътибар белән тыңлый. Дөрес җавап бирмәсәләр , көлемсерәп:

-И, шуны да белми,-дип куя.

Менә чирек бетте. Ләйсән барлык фәннәрдән дә “5”ле алды. Ләкин укытучы апасы аны мактамады. Ни өчен?

3. Марат иптәшләре белән уйный иде. Кинәт ул мультфильмны исенә төшерде. Марат тиз генә өйгә кайтты. Әбисе концерт карап утыра иде. Марат тиз генә килде дә мультфильм җибәрде. Ә үзе:

-Әби, бик кызык име? - диде.

Ләкин әбисе дәшмәде. Ул бик күңелсез иде. Нилектән икән?

4.Урам буйлап бер карт кына бабай килә. Ул таякка таяна-таяна акрын гына бара. Аңа каршы Әдип исемле малай килә. Ул күккә карап сызгыра - сызгыра бара һәм кинәт кенә бабайга килеп бәрелә. Бабай чак кына егылмый кала. Картның ачуы чыга. Шулвакыт Әдип бабайга ягымлы гына бер сүз әйтә. Бабай елмаеп җавап бирә. Әдип нинди сүз әйтә?

5.Мәктәпкә ашыга – ашыга барганда Саматка бер апа очрады.

-Вакыт күпме ?- дип сорады Самат үзе апа сәгатьне караганчы китеп тә барды.

Уйлап карагыз әле, Саматны әйбәт кеше дип әйтеп буламы?

-Журналыбызның соңгы битенә дә килеп җиттек. Ул “Әдәплелек бизи кешене “ дип атала. Әйдәгез. Бүгенге сөйләшүләргә йомгак ясап әдәпле бала моделен төзик әле.

Менә монда төрле җөмләләр язылган карточкалар бар. Икешәрләп чыгабыз да әдәпле балага туры килә торган язманы сайлап алабыз һәм тактага беркетеп барабыз.

-Дуслары турында кайгыртып яши.

- Агачларны сындыра.

-Матур итеп сөйләшә.

-Һәрвакыт яхшылыклар гына эшли.

- Юл йөрү кагыйдәләрен боза.

-Тәртип бозмый.

- Тәмле сүзләр әйтә белә.

- Кечкенәләрне елата

- Табигатьне саклый.

- Кечкенәләрне рәнҗетми.

- Эшне иренеп кенә эшли.

- Өлкәннәрне хөрмәт итә.

- Әти-әни сүзен тыңлый.

- Тырышып укый.

Ә хәзер “Әдәпле бала” дигән шигырьне тыңлап китик.

1.Һәркөнне дә әдәпле бул:

Сине бар да яратыр.

Дусларыңа яхшылык кыл,

Үзеңә әйбәт булыр.

2.Матур сөйләш һәркем белән

Көнең күңелле үтәр.

Укытучылар да сиңа

Мактаулы сүзләр сөйләр.

3.Авыр булганда дустыңа

Ярдәм итәргә ашык.

Шатлыклары булганда да ,

Куан син дә кушылып.

Бүгенге тәрбия сәгатен Мөхәммәт Закировның “Балага” дигән шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул,

Сабыйларны кыерсытма- әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны, кечеләрне!

Очрашканда исәнләш син – телең калмас,

Сәламеңне алмаса – тик надан алмас.

Ата- ана хакын хакла – тел тидермә,

Тыңлаучан бул, каршы әйтеп җан көйдермә!

Тәртибең дә, укуың да булса үрнәк,

Үзеңә дә килер шулчак кадер- хөрмәт.

Сезгә бүгенге тәрбия сәгатенең истәлеге итеп шушу журналның язмачасын тәкъдим итәм.

Тәрбия сәгатебез шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул,Ата-ана хакын хакла – тел тидермә,

Тыңлаучан буКешеләрне ярат,

әйбәт гадәтле бул,

Сабыйларны кыерсытма – әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны, кечеләрне!

Очрашканда исәнләш син –

телең калмас,

Сәламеңне алмаса, тик

надан алмас.

Ата-ана хакын хакла – тел тидермә,

Тыңлаучан бул, каршы әйтеп

җан көйдермә.

Тәртибең дә, укуың да булса үрнәк,

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 19.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области