Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Конспект открытого урока по литературному чтению на родном языке татарский язык для 3 класса

Урок предназначен для русскоговорящих учащихся 3 класса по учебнику Хайдаровой Р.З.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Скачать справку о публикации
Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

3 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен туган телдә әдәби укудан дәрес планы.

Тема. “Төсләр” әкияте өстендә эш.

Дәрес максатлары.

1) Белем бирү максаты. Яз ел фасылының билгеләрен әйтә белү, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын

2) Үстерү максаты.

Танып-белү УУГ : аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү;үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текстның тулы мәгънәсен аңлау;

Регулятив УУГ : билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү; проблеманы чишү планын төзү(проект өстендә эш); педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү;

Коммуникатив УУГ : бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; әңгәмәдәшченең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; укытучы җитәкчелегендә әзерләнгән күрсәтмә материалларны яки вербаль булмаган чараларны куллана белү;

3) Тәрбия максаты : шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны теләп өйрәнү теләге тудыру; башкаларга карата түземлелек, ярдәм итәргә әзер тору кебек хисләр формалаштыру;

Җиһазлау. Р.З Хәйдарова. Күңелле татар теле. 3 нче сыйныф өчен дәреслек, аудиоязма, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, бәяләү өчен битләр, күбәләк рәсеме төшкән карточка, төсле карточкалар, яңа сүзләр язылган битләр, икеяклы баскыч, А-4 форматлы битләр, төсле карандашлар.

Дәрес барышы.

Укучылар 2 группада утыралар. Укучылар яшел һәм кызыл карточкалар сайлап алалар, кирәкле өстәл артына барып утыралар.

I. Мотивацион этап.

1. Исәнләшү, әңгәмә.

- спроси, на улице какое время года? ( 1 пар);

- балалар, ә ни өчен урамда яз? (барлык вариантлар да тыңлана).

II. Актуальләштерү этабы.

1. Өй эшен тикшерү. “Төсле полялар” алымы. (2 слайд)

2. “Да/нетка” уены. “Күбәләк” сүзен табу.

- ул хайванмы? –юк

- ул кызылмы? – әйе

- ул урманда яшиме? – әйе һ.б.

3. Аудирование күнегүләре.

Аудиоязма тыңлау. Бирем. Фигыльләрне һәм төсләрне истә калдырырга.

Әңгәмә.

- нинди фигыльләр бар? Чем они похожи, а чем отличаются? (юклык формасын кабатлату).

- нинди төсләр бар?

III. Уку мәсьәләсен кую этабы.

1. Логик уен “Нәрсә артык?” . Экранда рәсемнәр, артык картинаны сайлап алалар( 3 слайд)

- Балалар, без нәрсә турында сөйләшәбез?(төсләр турында);

- бүген без бик кызыклы әкият укырбыз. Ничек уйлыйсыз, ул нәрсә турында булачак?(төсләр турында).

- на следующем уроке мы напишем небольшой рассказ о любимых цветах. Как вы думаете, а что сегодня-то что будем делать? ( читать текст, учить слова, отвечать на вопросы, играть).

IV. Яңа тема аңлату этабы.

1. Сүзлек эше (4 слайд)

а) Кайсыбыз? [ қа°йс͝ыб͝ыз] жест белән , сүзтезмәләрдә аңлату.

Канат [ қа°нат] самолёт, кош рәсемнәре аша аңлату

Мактанмый башлаган [ма°қтанм͝ый ба°шлаған] рәсем аша, сүзтесмәләрдә аңлату.

2. Яңа сүзләр язылган битләрне сүзлеккә ябыштырып куялар.

3. Физкультминут. ”Рәссам палитрасы” уены.

4. Текст өстендә эш.

- укытучының үрнәк укуы( дәреслектән карап бармыйлар, тыңлап - аңлау):

- үзлектән уку;

- текст нәрсә турында? Кыска җавап көтелә, бер җөмлә белән.(Группаларда сөйләшү, һәр укучының вариантын тыңлап чыгалар, бер фикергә киләләр, аннан соң лидерларның җаваплары тыңланыла, смайликлар бирелә).

5. “Икеяклы баскыч” уены.

Карточкаларда җөмләләр.

-возле цветов летает бабочка;

-цвета вместе играют на улице;

- потом цвета перестали ссориться;

-бабочка объясняет, почему она красивая;

-один цвет говорит: кто красивее?

-цвета спорят;

V. Мөстәкыйль эш этабы.

1. Бирем. Җөмләләрне текст тәртибендә урнаштыр.

Картонга җөмләләр язылган карточкаларны дөрес итеп урнаштыралар, клей белән ябыштыралар. Карточкалар төрле төстә. Аннан соң группалар картоннар белән алмашалар, экран буенча дөрес тәртипне тикшерәләр, билгеләр куялар, смайликлар бирелә ( 5 слайд).

VI. Иҗади эш этабы.

1. Мини – проект. “Кем матуррак?”

- Представьте, что вы герои этой сказки: зелёный и красный цвет и вы спорите: кто красивее? Теперь вы команда ”Зелёных человечков” и команда “Красных человечков”. Задание. Каждая команда защищает свой цвет. Докажите, что вы самый красивый.. Рисуйте рисунки, пишите предложения, что этот цвет вам идёт, нравится и почему. Приветсвуются мини – диалоги. Распределяем роли, кто чем будет заниматься. Потом защищаем свой мини-проект ( Өстәлләрдә А-4 форматлы битләр, төсле карандашлар).

VII. Рефлексия этабы.

1. Өй эшен бирү ( 6 слайд).

а) Уметь выразительно и с жестами читать текст;

б) Написать оригинальные вопросительные предложения по тексту (почему, когда);

2. Әңгәмә.

а) -ни өчен бу әкият?

- автор нәрсә әйтергә теләгән?

- сез бу төсләрне ничек күз алдына китерәсез?

- сумкадагы предметны синквейн алымы белән уйлап табабыз.

б) “Синквейн” (7 слайд).

1. Бал корты

2. Матур, сары

3. Оча, куна, сөйләшми

4. Бал корты бал бирә.

5. Бал

3.Үзбәя текстларын тутыралар. Лидер җыеп бирә.

4. Саубуллашу.

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 19.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области