Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Мин-укытучы

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Скачать справку о публикации
Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Мин – укытучы.

Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Мөгаен укытучы булырга теләгән һәр кешенең “Чын укытучы нинди булырга тиеш?”, - дигән сорауга җавап эзләгәне, уйланганы бардыр. Мин дә бу хакта еш уйланам. Укытучы нинди булырга, нинди заман таләпләренә җавап бирергә тиеш? Укучылар белән ничек эшләргә, үзеңне алар янәшәсендә ничек дөрес итеп тотарга? Мин шушы сорауларга җавап табарга тырышырмын.

Укытучы булырга карар кылган кеше үзенең җилкәсенә шәхес тәрбияләү буенча зур җаваплылык салынганлыгын аңларга тиеш. Юкка гына укытучыларны кеше күңеленең инженерлары дип әйтмиләрдер. Мин аларны кешегә киләчәк тормыш юлын күрсәтүчеләр дип атар идем. Укытучы – катлаулы һәм җаваплы һөнәр иясе, ул – шәхес формалаштыручы, ләкин шул ук вакытта, саксыз кагылуы аркасында бала күңелен имгәтергә дә мөмкин булган зат.

Минемчә, нинди генә фән укытучысын алсаң да, аларга таләпләр берүк төрле. Беренче һәм иң мөһим таләп, ул – үз эшеңне ярату. Әгәр кеше үз эшен яратмаса, аның эшләргә теләге дә булмаячак. Аңа ул канәгатьлек хисе китерми, теләмичә башкарган эшнең нәтиҗәсе дә булмый.

Икенче мөһим таләпләрнең берсе, ул да булса, балаларны ярату. Ярату – кеше күңелен яктыртып торучы кояш ул. Яратуны сизүгә, риясыз бала үзен бәхетле хис итә. Ярату – бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул! Укучыларны яратмасаң укытучы булып булмыйдыр ул, чөнки укытучы көнозын алар янәшәсендә. Балалар үзләрен яраткан, дусты дип санаган кешегә карата гына эчкерсез булалар бит. Бала үзен яратмаган кешегә ышанырмы, авыр вакытларда таянырмы, аның киңәшләренә колак салып, ул күрсәткән юлдан атлармы? Шуңа күрә укучылар белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклау мөһим.

Өченчедән, укытучы укучыларга белем биргәндә кирәкле осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Алар түбәндәгеләр : үзең укыткан фәнне белү, укучылар белән беррәттән аларның әти-әниләре һәм хезмәттәшләрең белән уртак тел табып, килешеп эшләү, укучыларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып психологиясен белү. Үз фәнеңне тирәнтен өйрәнү һәм белемеңне укучыларга тапшыра алу осталыгына ия булу – укытучының профессиональлеген билгеләүче иң төп һәм мөһим критерий. Чөнки укучылар, мәктәпкә, иң элек, белем алырга килә. Үз эшенең остасы булган мөгаллим үз фәненә карата укучыларда кызыксыну тудырырга, аларның дәрес вакытында актив шөгыльләнүен тәэмин итәргә тиеш. Укытучыларның укучыларга белем биреп кенә калмыйча, төрле җәмәгать эшләрендә, конкурсларда катнашуы һәркемгә билгеле. Шуңа күрә алар актив, иҗади, вакыт белән бергә атларга тиеш. Укытучы һәрдаим үз өстендә эшләргә, гел эзләнүдә булырга, яңа белемнәр алырга, заман таләпләреннән һәм үзгәрешләреннән хәбәрдар булып, аларны төгәл үтәп, заманадан калышмаска тырышып яшәргә тиеш. Дөресен әйткәндә, укытучы гомер буе укый, өйрәнә.

Дүртенчедән, укытучы укучыга иптәш, дус була белсә яхшы. Ул сабыр һәм түзем, аралашучан, таләпчән һәм бер үк вакытта йомшак күңелле, булырга тиеш. Һәр укучыга карата аерым караш булдырырга кирәк, чөнки һәр бала индивидуаль.

Шулай ук хәзерге заман укытучысы каршында тагын бер олы бурыч тора. Ул да булса – укучыларны тормышка яраклашырга өйрәтү. Бу бурычны дөрес аңларга кирәк. Тормышка яраклаштыру ул – ничек яшәргә өйрәтү, нәрсә яхшы, ә нәрсә начар дип киңәш бирү генә түгел. Аның асылы балаларда булган белем-осталыкларны үстереп, яңаларын “ачып”, тормышта уңышка ирешеп була дигән фикер тудырудан, шуны аңлатудан гыйбарәт. Әлбәттә, баланы киләчәк томышка әзерләү – озак вакытны таләп итә торган катлаулы эш. Безнең әйләнә-тирә дөньябыз гади генә түгел: безнең тормышта ак һәм кара сызыклар, җиңүләр һәм җиңелүләр чиратлашып тора, безнең тирәдәге кешеләр дә төрле-төрле, яхшы күңеллесе, яманы бар. Баланы шушы авырлыкларда югалып калмаска, аларны тиешенчә кабул итеп, туган проблемаларны хәл итәргә өйрәтү мөһим.  

Укытучы күпмедер күләмдә актер да була белергә тиеш. Ул ”сәхнәгә” үзенең шәхси борчуларын чыгармаска тиеш. Шуңа да тормышында нинди генә авырлыклар булса да, сыйныф бүлмәсенә һәрвакыт ачык йөз, шат елмаю, яхшы кәеф белән керергә кирәк.

Минемчә, алда санап үтелгән сыйфатлар чын укытучыны билгели. Шушы изге һөнәрне сайлаган һәркем, аларны үзендә булдыру өчен тырышырга тиеш. Яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә   тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Икмәк пешерүче берничә сәгать эчендә пешергән икмәген күреп сөенә, чәчтараш бик тиз генә вакыт аралыгында үз эшенең нәтиҗәсен күрә, агроном берничә атнадан үстергән үсентеләренә шатлана. Ә менә укытучыга эшләргә дә эшләргә... Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.

Мин дә профессиональ укытучы булу өчен бар көчемне куячакмын. Миңа сайлап алган һөнәрем бик ошый. Ләкин әле чын укытучы булу өчен барлык белем һәм күнекмәләргә иямен дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә үз өстемдә эшләп, мин тагын да яхшырак укытучы булырга тырышачакмын. 

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 26.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области