Мин-укытучы

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Скачать справку о публикации
Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

ЭССЕ

Мин – укытучы!

Караңгылык пәрдәләрен ярып,

Күктә йолдыз булып янасың.

Гомер буе янып яши алсаң-

Укытучы була аласың

Мәктәп, укучы, укытучы. Мәктәп диюгә күз алдына балалар, такта янында басып торучы мөлаем укытучы килеп баса. Бер-берсеннән аерылгысыз затлар алар.

Укытучы ул – дөньяны танып белергә омтылучы, балаларның керсез күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче, һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гын көтүче остаз. Укытучы – иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Ул мәктәптә генә түгел, ул урамда булса да, кибеткә керсә дә, укытучы булып кала. Каникул вакытларында һәм, гомумән, һәрвакыт урамда балаларны күреп, алар белән сөйләшми йөрәге түзми. Балаларны мәктәп стеналарында гына түгел, алардан тыш та балага тәрбия, әдәп, әхлак кануннарын аңлатучы ул – чын укытучы.

Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат. Башкача мөмкин дә түгел, минемчә, чөнки ул ШӘХЕС тәрбияли. Укытучының үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер.

Укытучы кайсы гына чорда яшәмәсен, ул чын кеше булып калырга тиеш. Яңа фән – техника казанышларын кулланып, дәүләткә, заманга яраклы, белемле кеше тәрбияләү белән беррәттән, гомукешелек сыйфатлары сагында торсын ул.

Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми, ул үзенчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып кына түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Бүгенге көндә укытучы яшь буынга белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, үзенең профессиональ үсешен арттыру өстендә эшләргә тиеш. Хәзерге заманда укытучы эшендә информацион-коммуникатив технологияләр куллану бик урынлыдыр. Информацион-коммуникатив технологияләр кулланып дәрес бирү бик җиңел һәм кызыклы. Бу укучыларны дәрескә әзерләнүдә кызыксындыру чарасы булып тора. Без мәктәбебездә ата-аналар белән берлектә милли йолаларыбызны барлауга, гореф-гадәтләребезне искә төшерүгә багышлап бәйрәмнәр, җырлы – биюле уеннар оештырабыз. Бу - укучыларны рухи яктан сәламәт шәхес итеп тәрбияләү минем бер уңышым.

Мин дәресләремдә укучыларымның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетып, фикерләрен эчтәлекле итеп, логик эзлеклелектә әйтеп бирергә күнектерәм. Укучыларның туган телләрен, илләрен яратучы шәхес булып, рухи яктан бай, нык ихтыярлы, әхлаклы, мөстәкыйль фикерле булып үсүләрен телим. Әгәр син сыйныф җитәкчесе дә икән, тәрбия эше синең җилкәләреңә икеләтә йөкләнә. Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес, укучыда милли үзаң тәрбияләү – укыту-тәрбия системасының төп максаты булып тора. Димәк, сыйныф җитәкчесенең төп бурычы – укучыларның үсеше өчен шартлар тудыру.  Табигатьтә бит чәчәк үзе үсә. Аны бит тартып үстәрәсе түгел, “этәсе” дә, “тартасы” да юк. Аңа бары су сибәсе, ышыклыйсы, кояш нурлары белән тэәмин итәсе, үсәр өчен яхшы шартлар тудырасы.  Шуңа да, баланы үсенте белән тиңләргә була. Аны бар җылылыкны биреп тәрбияләргә,   аның өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк. «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс» дип әйткән бөек мәгърифәтчебез Риза Фәхретдин.

Уку һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка корылып алып барганда гына нәтиҗәле була. Балалар һәм яшүсмерләр арасында төрле ямьсез күренешләрнең ешая баруы берәүгә дә сер түгел. Бүгенге тормышыбызда мәдәният, милли үзаң һәм әхлаклылык дигән мөһим сыйфатларның какшавы нык чагыла. Шуңа да,  иҗади үсеш технологияләренә нигезләнеп укучыларда милли үзаң формалаштыру бүгенге көндә иң мөһиме.

“Яхшы укытучы булыр өчен, үзең укыта торган фәнне дә, укучыларны да яратырга кирәк”, - дигән мәшһүр тарихчы В.Ключевский. Димәк, фән казанышлары белән белемебезне даими рәвештә тулыландырып барсак, дәресләрдә заманча технологияләрдән ешрак файдалансак, укучыларыбыз белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыра алсак, бу өлкәдәге уңышларыбыз, һичшиксез тагын да зуррак булыр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Сөенечең ни? – дисәләр,

Сөенечем таңнан торып

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни? – дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Бәхет ни ул? – дисәләр,

Бәхет – шушы укучылар

КЕШЕ булып үссәләр!!!





Время Знаний

Россия, 2015-2020 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 25.10.2020