Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Урман-безнең байлыгыбыз

МаксатБалаларны табигатьтәге матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү.Яшеллекне сакларга кирәклеген аңлату. Куакларны, агач ботакларын сындырырга ярамаганлыгына төшендерү. БурычларТабигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү. табигать турында белемнәрен баету, аның матурлыгын күрә белү, ярдәмчел булырга күнектерү. Җирне “дәваларга” өйрәтү.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Скачать справку о публикации
Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Урманга-безнең байлыгыбыз

Уртанчылар төркемендә тирә-юнь белән таныштыру һәм нәфасәти-эстетик үсеш буенча эшчәнлек.

Максат:Балаларны табигатьтәге матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү.Яшеллекне сакларга кирәклеген аңлату. Куакларны, агач ботакларын сындырырга ярамаганлыгына төшендерү.

Тәрбия бурычы:Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Фикер йөртә белү сәләтен,сөйләм телләрен үстерү,

Белем бирү бурычы: табигать турында белемнәрен баету, аның матурлыгын күрә белү, ярдәмчел булырга күнектерү. Җирне “дәваларга” өйрәтү.

Җиһазлар: экранда урман рәсеме, полиэтилен пакетлар,пыяла шешә,кәгазьләр.

Эшчәнлек барышы:

Балаларны түгәрәккә бастырып психологик яктан әзерләү.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Мин сезгә кунакка килдем.

Әйдәгез әле сезнен белән танышыйк Мин Дилә апа булам –ә синен исемен ничек? (Һәр бала белән танышып чыгам)

Менә танышып та чыктык, ә хәзер әйдәгез әле,бер-берегезгә ягымлы, матур итеп елмаегыз.(балалар елмаялар)

-Хәзер , әйдәгез әле,кулларыгызны бер-берсенә ышкып карагыз, алар нишли?(кыза, җылына).(әйе)

-Ә хәзер тиз генә тотынышып бер-беребезгә куллар аша җылыбызны бирик.

-Балалар, кәефләрегез яхшырып киттеме? Димәк сез минем белән аралашырга әзер, шулаймы?

-Бик яхшы, балалар. Мин дә сезнен белән очрашуыма бик шат. Сез шундый акыллылар, үскәннәр, тәртиплеләр икән.

(Балалар урыннарына утыралар)

-Балалар, карагыз эле, сезнең янга килгәндә мин бер серле яфрак таптым. Анда нәрсәдер язылган. Сезнең дә беләсегез киләме?

“Коткарыгыз, безгә ярдәм кирәк! Без бик аяныч хәлдә! Болай барса без тиздән юкка чыгачакбыз!!!”. Балалар, бу яфрак каян килгән икән соң?

(Балаларның җаваплары)

-Әйе, балалар, димәк безгә урманнан хәбәр килгән. Ә кемнән дип уйлыйсыз? Кемнән икәнен белер өчен безгә урманга барырга кирәк.Барасыгыз киләме?

-Безгә урманга барырга серле яфрак ярдәм итмәс микән?

Менә шушы яфракка кагылып тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк әле( балалар тылсымлы сүзләр әйтәләр). Афәрин балалар, булдырдыгыз! Ә хәзер күзләребезне йомып әйләнәбез. Талгын гына җил исә, серле яфраклар оча...

-Менә без урманга килеп тә җиттек. Әйдәгез бер уен уйнап алабыз.

(Яфраклар белән уен. Төрле төстәге киселгән яфракларны төсләре буенча җыю һәм төсләрен әйтү. 3 яфрак 3 төркемдә эшләнә. Кызыл, сары, яшел яфраклар)

Булдырдыгыз, балалар, бу биремне дә дөрес эшләдегез.

-Карагыз әле, балалар, нинди матур урман? Монда нинди саф һава(сулыйлар)Нинди генә тәмле җиләкләр пешми монда. Төрле гөмбәләр үсә, үзенең дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый ул урман. Карагыз әле, нинди матур, хуш исле чәчәкләр каршы ала безне.(чәчәкләр арасында аунап яткан пыяла шешәгә игътибар итәм.Балалар, бу нәрсә?

-Пыяла шешә

-Ул монда каян килгән? Ничек уйлыйсыз, урманга шешә кирәкме?

-Юк, кирәк түгел.

-Ә ни өчен кирәк түгел?

-шешә ватылырга,ә пыяла ватыкларына җәнлекләр, кошлар тәпиләрен кисәргә мөмкин.

-Шулай. Ватылмаган очракта да күп зыян китерә.Аның эченә бөҗәкләр, башка кортлар керергә һәм тончыгып үләргә мөмкин.Бу шешәне кая куйыйк икән?

-Чүплеккә ташларга кирәк.

-Әйе шул, без аны үзебез белән алып кайтырбыз да, чүп савытына ташларбыз. Карагыз әле, никадәр кәгазь таралып ята җирдә. Алар урманга кирәк микән?

-Юк, кирәкми.

-дөрес, кирәкми. Әйдәгез кәгазьләрне җыеп пакетка тутырыйк. Аннары бакчага алып кайтырбыз, чүплек савытына салырбыз.(балаларның игътибарын полиэтилен пакетка юнәлтеп) Балалар, урман, яшеллек өчен иң куркыныч –полиэтилен пакетлар.алар җирне кояштан һәм яңгырдан каплыйлар,ул урында үлән дә, чәчәк тә үсә алмый. Күргән очракта да аларны җирдән алырга кирәк, калдырып китмәгез.Бу турыда абый-апаларыгызга да әйтегез.

Карагыз әле, балалар, чүп-чарны җыйгач , урманның бу почмагы ничек матурланды. Без аңа үз кулларыбыз белән ярдәм иттек.

Ә хәзер шушы матур аланда ял итеп алырбыз.

Физкультминутка . “Гөмбәләр биюе”. Җырлап-биеп үсәр чак. 3 нче кисәк.

-Булдырдыгыз балалар, рәхмәт. Бик матур уйнадыгыз. Ә хәзер тагын сәяхәтебезне дәвам итәбез.

(Агачлар арасыннан корыган агач кәүсәсе күренә.)

-Балалар, карагыз әле, урманда бер агач корыган, безгә ярдәм сорап очып килгән яфрак та шушы агачныкы булган инде , әйеме балалар. Балалар, ничек уйлыйсыз, бу агач ни өчен корыган икән?(Балаларның җаваплары)

-Әйе, балалар. Бу агачнын ботакларын сындырганнар, суын күпләп агызганнар.

Димәк, балалар, ботагы сынган агач яныннан тыныч кына үтеп китмәскә кирәк, әгәр сынган ботакны җайлап бәйләп куйсаң, ул яңадан терелеп китәр. Ә инде корыган агачлар урынына яз көне яшь үсентеләр утыртырга кирәк.

Урманда чәчәкләрне күпләп өзмәскә кирәк., тагын да яхшысы- бөтенләй өзмәү.Болар турында урманга әти-әниләрегез белән килгәндә дә онытмагыз.Үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз, урман елап кала торган булмасын. Без табигатьне сакларга, аңа ярдәм итәргә тиеш.Шулай эшләсәк кенә ул безне шатланып каршы алыр, кабат кунакка чакырыр.

Балалар безгә бакчага кайтыр вакыт җитә, әйдәгез серле яфрак ярдәмендә бакчабызга кайтыйк.

-Балалар күзләрне йомабыз. Талгын гына җил исә, серле яфраклар оча.Без урманнан кайтабыз.Менә бакчага да кайтып җиттек.

-Ә хәзер әйдәгез җәйге урманның матурлыгын искә төшереп тору өчен үзебезнең бүлмәгә дә урман ясап куйыйк.

-Аның өчен балалар серле агачка яшел яфраклар ясарга кирәк. Яфракларны без пакетлар ярдәмендә ясарбыз. Мине карап торыгыз.Башта пакеттан ясалган штампны буяуга манам һәм агачка яфраклар ясыйм.

Әйдәгез сез дә агачка яфраклар ясагыз.(балалар алдан әзерләнгән агач кәүсәсенә яфрак ясыйлар)

-Менә серле агачка яшел төс керде, аның яфраклары уянды.Әйдәгез агачларны менә монда җыеп куябыз.

Молодцы, балалар, булдырдыгыз. Безнең урман бигрәк матур булды, шулай бит балалар.

-Сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы?

-Без кемгә ярдәм иттек?

-Бүгенге сәяхәт турында кемнәргә сөйләрсез?

-Миңа да сез бигрәк ошадыгыз, балалар.Мин сезнен турында үземнең бакчадагы балаларга сөйләрмен. Менә алар сезгә күчтәнәчләр җибәргәннәр иде, хәзер мин сезгә шуларны таратам.

-Сау булыгыз, балалар!

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 25.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области