Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


"Татар теле - туган телем"

Туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Скачать справку о публикации
Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Максат: Туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү,Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, туган як музеенда булу, читек бизәү.

Тәрбияче: И, туган тел, и матур тел!

Әткәм – әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы!

Әй, бөек татар теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа багышлыйбыз.

        Балалар башкаруында “Татар теле – туган телем” (В.Агапов)җыры яңгырый.

Үз телемдә шигырь укыйм, Илмир

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем

Мин бит синнән илһам алам.

Хәтта кошның да туган теле бар, Ирек

Теле булганның гына иле бар.

Бабаларымның иң зур мирасы,

Чиксез галәмнең гүя моңы син.

Яшә мәңгегә Рамил

И, туган телем,

Былбыл моңыдай,

И, матур телем.

Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп Диләрә

Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк, һай!

Эшебез дә бәйрәм кебек булсын.

Һәр көнебез булсын алсу май.

Җыр “Туган авыл”

Туган телем син – йөрәк җылысы, Г.Гөлия

Туган телем син – күңел тойгысы,

Туган телем син – тарих баскычы,

Туган телем син – белем ачкычы.

Дөньяда иң -иң матур ил – Г.Ирек

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

Татар халык биюен карагыз. Парлы бию

Татарстан дигән Ватаным бар, Илзия

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.

Чатнатып сөйләшәм үз ана телемдә. Илмир

Оялмыйм, курыкмыйм – мин бит уз илемдә!

Башымда – чигүле каюлы тубәтәй,

Догалар укырга өйрәтә Дәү әни.

Тәүфыйклы булырга кирәген беләм мин.

Чын татар малае йөрәгем белән мин.

Туган телемнән аерма, Ходай! Миләүшә

Туган телемә табынам шулай.

Сихри моңнарын туган телемнең

Җиткергән безгә сөекле Тукай.

Г.Тукай сүзләренә “Пар ат” җыры яңгырый.

Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Туган өен белмәгән Нәргизә

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән

Туган илен белерме?

Безнең өчен бит бу изге туфрак Рамил

Тамырыбыз моннан таралган.

Милләтебез монда яралган,

Һәрбер нәсел үзенә җан алган.

Һәркем мактый үзе туган ягын, Диләрә

Җырлар җырлап, шигырь язалар.

Чөнки аның бар язмышы шунда,

Шунда туган ата – бабалар.

Бер ягында матур Шушма елгасы Илдан

Бер ягында матур таулары.

Иң кадерле җирем оҗмах кебек

Туган авылым минем – Яңгулым!

Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора, Н.Гөлия

Тимәс диеп җилләр, салкыннар.

Зур илемнең рухи хәзинәсе,

Чал тарихы булган халкы бар.

Хәтерләүдән курыкма син! Илзия

Үткәннәрне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Җыр “Калфагым”

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, үзебезнең милли уеннарыбызны уйнап алыйк әле.

“Түбәтәй”

“Сары читекләр”

Ах, гармуннар уйный белсәм, Айнур

Их, бер сыздырыр идем.

Биючеләрнең табанын

Уттай кыздырыр идем.

Җыр “Гармун уйныйм”

Без – татарлар! Илфар

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар! Рамазан

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без – татарлар Әдилә

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без – татарлар! Рөстәм

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без – татарлар,

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп

“Туган тел” җыры белән кичә тәмамлана.

телеграм-бот с бесплатным дипломом

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 20.09.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области