Каталог публикаций

Образовательный каталог публикаций "Время Знаний"
Идентификационный номер ISSN: 3034-5952
Издается с 2017 года
Периодичность выхода новых работ: ежедневно
Вид издания: каталог
Версия издания: электронное сетевое
Издатель: Воробьев И.Е.
Тематика: образование
Адрес редакции: г. Тольятти, пр-т. Московский, 57/210

Разместить публикацию Список всех публикаций Опубликовано работ: 63642 лэпбук времена года лэпбук дикие животные



"Яз житә"

Бурычлар: 1) балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела), язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк җылыта – көннәр җылына – кар эри һ.б.) ачыклау барышында сүзлек за- пасын киңәйтү һәм активлаштыру; 2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, күзаллавын үстерү; 3) язгы күренешләр белән кызыксыну, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәтү, шатлык хисләре уяту.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Салахова Альбина Мансуровна

беренче категорияле тәрбияче, МБДОУ №2 “Алсу”

Тема: “Яз җитә”.

Бурычлар:

1) балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела), язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк җылыта – көннәр җылына – кар эри һ.б.) ачыклау барышында сүзлек за- пасын киңәйтү һәм активлаштыру;

2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, күзаллавын үстерү;

3) язгы күренешләр белән кызыксыну, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәтү, шатлык хисләре уяту.

Җиһазлар: язгы күренешләр төшерелгән рәсем, “Язгы тамчы » җырының аудиоязмасы (М. Шәмсетдинова көе, Х. Хәкимуллина сүзләре).

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер матур шигырь сөйлим, тыңлагыз әле:

Яз килә, яз килә, Кояш нурларын сибә. – Балалар, мин нәрсә турында сөйләдем? (Яз турында).

Балалар, бу рәсемгә карагыз әле. Сез монда нәрсә күрәсез? (Балаларның җаваплары). Бик дөрес әйттегез, балалар.

Хәзер елның кайсы вакыты? (Яз).

Язны барлык кешеләр дә көтә. Яз җиткәнен без ничек беләбез? (Балаларның җаваплары).

Дөрес, балалар. Яз җиткәч, табигатьтә күп кенә үзгәрешләр була.

Яз көне нинди үзгәрешләр була? (Кояш ныграк җылыта, кар эри).

Балалар, кояш нишли? (Кояш җылыта). Кояш ныграк җылыткач, кар эри.

Яз көне кар нишли? (Кар эри).

Яз көне тагын нинди үзгәрешләр була? (Сулар җыела).

Дөрес, кояш ныграк җылыта, кар эри һәм сулар җыела. (Күмәк, индивидуаль кабат- лаулар).

Җыелган кар суын икенче төрле күлләвекләр диләр.

Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: күлләвекләр. (Күлләвекләр).

Язын тамчылар тып-тып тама

. Нәрсәләр тып-тып тама? (Там- чылар). Дөрес, тамчылар тып-тып тама.

Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: тып-тып-тып.

Тамчылар нишли? (Тамчылар тама). – Балалар, сез бүген сорауларга бик матур итеп җавап бир- дегез Шуның өчен мин хәзер сезгә таныш булган язгы тамчы турында җыр куям. Ә сез биерсез. Аудиоязмада җыр яңгырый. Балалар, җыр сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар. Тып, тып, тып, ты-пы-тып, Тып, тып, тып. Тамчы тама талларга, Талларымның бөреләре Куаныша шуңарга, куаныша шуларга. Тып, тып, тып, ты-пы-тып, Тып, тып. Яз тама тамчы булып. Кояш нурлары биешә, Шул тамчыларга кунып, Шул тамчыларга кунып. –

Булдырдыгыз, балалар! Бик матур биедегез. Балалар, яз көне бар кешенең кәефе үзгәрә. Һәркем яз килүгә шатлана. Сезнең күңелегездә дә гел яз, шатлык кына булсын! Бергәләп,җырлы уен уйныйбыз.Әйдәгез.

“Курсәт әле ускәнем”.

Төсле кәгазьдән кояш рәсемен җыек.

Физминутка:

Аю йөри лап-лап

Куян сикерә топ-топ

Төлке йөри хәйләләп

Койрыгын болгалап.