Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Клуб сагате “Дус яшау серларе”

Максат • Дуслык турында кузаллауны булдыру. • Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, узара ярдамчеллек кебек уңай кешелекле ахлаки сыйфатларны формалаштыру. • Үзеңа критик мунасабатне устеру. • Дуслар белан аралашканда туземлек һам корректлылык кунекмаларен булдыру. • Кешелар арасындагы узара мунасабатларда дуслыкның иң муһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тарбиялау.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Клуб сәгате “Дус яшәү серләре”

Максат:

•Дуслык турында күзаллауны булдыру.

•Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру.

•Үзеңә критик мөнәсәбәтне үстерү.

•Дуслар белән аралашканда түземлек һәм корректлылык күнекмәләрен булдыру.

•Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау:

-Тактага язылган мәкальләр “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”, “Дус кайгыда сынала”, “ Дуслыкны акчага сатып алып булмый”, “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”.

Клуб сәгате барышы:

I. Оештыру өлеше:

II. Уку мәсәләсен кую.

III. Мәкальләр өстендә эш

-Балалар, кайвакытта без дустыбызның кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз. Бергә вакытта уйлап бетермибез, юкка да әйт кәләшәбез, үпкәләшәбез, сугышып та алабыз. Бигрәк тә малайлар шулай булучан. Дустың синең яннан киткәч кенә аның никадәр якын булуын аңлыйбыз. Сезнең белән киләчәктә андый хәлләр булмасын өчен, бер әкият карарга тәкъдим итәм. “Чукмар белән Тукмар” дип атала ул. Рәхим итеп карагыз.

IV. Мультфильм «Чукмар белән Тукмар”

-Әйдәгез, ял итеп алыйк эле.

-Урамда нинди ел фасылы?

V. Ял итеп алу “Яз-яз-яз җитә” (җыр- бию)

VI. Төпкагыйдәләр

1.Дустыңның серен саклый бел.

2.Дустыңны хөрмәт ит.

3.Һәрвакыт дөресен сөйлә.

4.Саранланма.

5.Игътибарлы бу.

-Әгәр дуслыгыгыз җимерелә башлаганын, дусларыгызның сездән ерагаюын сизсәгез,шушы кагыйдәләрне искә төшерергә кирәк тер. Бәлки гаеп үзегездәдер. Сезгә үзегез өстендә эшләргә кирәктер.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Барыбызга безнең дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә,

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

-Балалар , менэ бу коробкада бер дустымнын фотосы ята. Хэзер сез чираттан карарарсыз аны, сер ачылмасын өчен,бер конфет алырга кирәк, чубен кәрзингэ, э конфетны авызга кабырга һәм урынга утырырга. Чылбыр буенча чираттан киттек.

“Дуслык турында җыр” куела.

VII. Йомгаклау.Нәтиҗә ясау (рефлексия)

-Балалар, тәрбия сәгатебез ахырына кәефләрергез ничек? Начар якка үзгәрмәдеме? Ничек инде, дөньядагы иң матур сүзләрнең берсе – дуслык турында сөйләшик тә, кәефләребез дә начарайсын ди. Дуслык бит ул бик серле, ул могҗизалар да ясарга сәләтле. Ягез әле, үзегезнең кәефләрне белдергән күбәләкләрне менә шушы тартмага салыйк. Могҗиза барлыкка килүенә ышанырбыз. Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз. Уйладыгызмы? Ә хәзер барыбыз бергә тартмага таба өреп, теләкләрне җибәрәбез.

-Менә балалар, чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән, хәтта, күбәләкләр дә терелде. Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: дустың бар икән – таянычың бар дигән сүз. Зур хәзинәләрең, байлыкларың булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмый. Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын, аларның кадерен белегез. Барыгызга да бик зур рәхмәт!

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 03.05.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области