Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Математик “Теремкәй”

Максат: Геометрик җисемнәрне (куб, шар, призма, цилиндр) тоемлап таный белергә, пространствода ориентлашырга, тирә – юньдә предметларның урнашу юнәлешен (аста, өстә, уңда, сулда, уртада) билгеләргә өйрәтү. Рәттән һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү. Кәгазь битен бөкләү ысулы белән ике һәм дүрт тигез өлешкә бүлүне ныгыту. Геометрик фигураларны (квадрат, турыпочмаклык, овал, түгәрәк, ромб, өчпочмак) тануны һәм аның өлешләрен (почмак, ян – як, түбәсе) атауны ныгыту.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Скачать справку о публикации
Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

Математик әкият “Теремкәй”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика эшчәнлеге.

Максат: Геометрик җисемнәрне (куб, шар, призма, цилиндр) тоемлап таный белергә, пространствода ориентлашырга, тирә – юньдә предметларның урнашу юнәлешен (аста, өстә, уңда, сулда, уртада) билгеләргә өйрәтү. Рәттән һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү. Кәгазь битен бөкләү ысулы белән ике һәм дүрт тигез өлешкә бүлүне ныгыту. Геометрик фигураларны (квадрат, турыпочмаклык, овал, түгәрәк, ромб, өчпочмак) тануны һәм аның өлешләрен (почмак, ян – як, түбәсе) атауны ныгыту.

Материаллар: Геометрик җисемнәр (куб, шар, призма, цилиндр) өчен тылсымлы капчык. Төрле төстә һәм размерда геометрик фигуралар (квадрат,овал, ромб, турыпочмаклык, өчпочмак, түгәрәк). Теремкәй төзү өчен яссы геометрик фигуралар. Әкият геройларының рәсемнәре (тычкан, бака, куян, төлке, бүре, аю). “Пирог” өчен кәгазьдән ясалган квадрат һә түгәрәк. 1 – кадәр предметлар ясалган карточкалар. Чәчәк рәсемнәре.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, социаль – коммуникатив , физик үсеш белем бирү өлкәләре.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар, без бүген Математик сәяхәткә барабаз. Анда безне каршылыклар көтә. Мин сезне шушы авырлыкларны җиңеп чыгарсыз дип ышынам. Әкият иленә килеп чыгу өчен безгә тылсымлы капчыктан ниләр бар икәнен белергә кирәк. ( Берничә бала чыга һәм алар капчыктан бер предметны алалар һәм исемен атыйлар :шар, куб, призма, цилиндр ).

Тәрбияче һәр геометрик җисемне алып күрсәтеп чыга, исемнәрен кабатлап чыгалар.

“Нәрсә юк” дигән дидактик уен уйнатыла.

Тәрбияче: Балалар, күзләрегезне йомыгыз әле. (куб һм призманы яшерә). Нинди геометрик җисемнәр югалды. Бу геометрик җисемнәрдән нәрсә төзеп була? (Өй) Дөрес, өй . Бу өй – гади генә өй түгел, бу – Теремкәй .

Әйдәгез “Теремкәй” әкиятен геометрик фигуралардан төзибез.

Терем – терем теремкәй

Зур түгел ул ,бәләкәй.

Тактага теремкәйнең төп өлешләре куела:

Стенасы – турыпочмаклык,

Түбәсе – өчпочмак ,

Түбәдәге тәрәзә – түгәрәк,

Баскыч – ромб,

Тәрәзәләргә 6 квадрат куела. Теремкәйгә кереп урнашкан һәр җәнлекнең рәсеме квадрат - тәрәзәгә беркетелеп барыла.

Теремкәй яныннан Тычкан – Чыелдык үтеп бара.

Чи – чи – чи , Теремкәйдә кем яши?

Теремкәй: Монда беркемдә яшәми. Әгәр дә математик биремне эшли алсаң, сине үземә яшәргә кертәм. Мине нинди геометрик фигуралардан төзеделәр. Шуланы атап чык.

Тычкан – Чыелдык бик шатланып җавап бирер иде дә , ләкин геометрик фигураларның ничек аталганнарын белми.

Тәрбияче: Балалар, Тычкан – Чыелдыкка булышабызмы?

Өстәлгә куйган геометрик фигуралар арасыннан теремкәйне төзегәндә кулланган фигураларны сайлап алырга кирәк. (Берничә бала килеп әйтеп чыга:

Стенасы – турыпочмаклык,

Түбәсе – өчпочмак ,

Түбәдәге тәрәзә – түгәрәк,

Баскыч – ромб,

Тәрәзә – квадрат .

Тәрбияче: Сез геометрик фигураларны дөрес әйтеп чыктыгыз һәм Тычкан – Чыелдыкка ярдәм иттегез.

Әкият дәвам итә. Тычкан – Чыелдык Теремкәйдә яши башлый.

Теремкәй яныннан Бака – Бакылдык үтеп бара:

Бака – ка – ка, бака – ка – ка , Теремкәйдә кем яши?

Чи – чи – чи , мин Тычкан – Чыелдык .

Бака – ка – ка, бака – ка – ка, мине дә үз яныңа яшәргә керт әле.

Теремкәй әйтә:

Математик биремне үтәсәң кертәбез. Бака – бакылдык, атна көннәрен санап чык.

Бу бирем Бака – Бакылдыкка бик авыр булып тоелды. Бакага булышу өчен өстәл янына килеп цифрлар язылган карточканы алып нинди атна көненә туры килгәнен әйтергә кирәк. (Һәр бала өстәлдән бер карточка ала 1 – 7 кадәр һәм атнаның кайсы, ничәнче көне икәнен әйтә, 7 көнне дә санап чыккач, калган балалар русча әйтәләр).

Тәрбияче: Сез атна көннәрен дөрес атадыгыз һәм Бака – Бакылдыкка Теремкәйгә керергә ярдәм иттегез.

Әкият дәвам итә. Тычкан – Чыелдык ,Бака – Бакылдык Теремкәйдә яши башлыйлар.

Теремкәй яныннан Куян сикереп бара икән.

Терем терем – теремкәй , Теремкәйдә кем яши?

Чи – чи – чи , мин Тычкан – Чыелдык .

Бака – ка – ка, мин Бака – Бакылдык

Мине дә үз яныгызгы яшәргә кертегез әле.

Теремкәй әйтә:

Әгәрдә безгә күңелле уен уйнатсаң кертәбез.

Теремкәйдә яшәүчеләргә күңелле булсын өчен Куян аларга үзенең дуслары турында сөйләргә булган. Әйдәгез без дә Куян белән күңелле уен уйнап алыйк әле.

Физкультминутка.

Куяннар һәм бүре

Йом –йомшак куяннар (киереләләр)

Йокыдан уянганнар,

Нинди рәхәт аланда,

Шатланалар алар да. (сикергәлиләр)

Тик бүрене күрмиләр, (як-якка караналар)

Читтәнрәк йөрмиләр

Бүре – бик явыз нәрсә, (кулларын, йодрыклап,

Уйлап тормый һичнәрсә, күкрәк турысында

Аланга килеп җитә, әйләндерәләр,

Куянны алып китә. йөгерәләр)

Теремкәйдә яшәүчеләргә бик күңелле булып киткән һәм алар Куянны үзләре янына яшәргә керткәннәр.

Теремкәй яныннан Төлке – Хәйләбай үтеп бара икән. Андагы җәнлекләрне күргән дә аны да кертүләрен сораган.

Теремкәй Төлкегә дә математик бирем әзерләгән.

Тычкан пирог пешергән , ләкин Теремкәйдә яшәүчеләр өчен тигезләп бүлә алмый икән.

Теремкәй:

Төлке, син Тычканга шул пирогны тигез итеп бүлеп бир, үзеңә дә өлеш чыгар.

Төлке уйга калган.

Тәрбияче: Әйдәгез , балалар, Төлкегә ярдәм итик. Пирогны ничә өлешкә бүлергә кирәк. Мин сезгә ничә җәнлек турында сөйләдем? (4). Математик биремне ничә әкият герое үтәде? (4). Карагыз әле, Тычкан – чыелдык пирогларны нинди формада пешергән?Бер пирог – түгәрәк, икенчесе – квадрат. (Түгәрәк һәм квадрат) (Балалар түгәрәкне дә, квадратна да дүрт өлешкә бүләләр).

Теремкәйдә яшәүче җәнлекләргә берәр кисәк пирог җитәме? Кисәкләр ничек килеп чыкты? (тигез).

Булдырдыгыз, балалар! Төлкегә булыштыгыз.

Төлкенең Теремкәйгә керүе була, бүре килеп чыга:

Терем терем – теремкәй , Теремкәйдә кем яши?

Чи – чи – чи , мин Тычкан – Чыелдык .

Бака – ка – ка, мин Бака – Бакылдык

Мин – Куян – куркаккай,

Мин – Төлке – Хәйләбай.

Мине дә үз яныгызгы яшәргә кертегез әле.

Теремкәй әйтә:

Әгәрдә минем ничә тәрәзәм бар икәнен әйтсәң, кертәбез.

(Чакырган балалар чыгып башка тәрәзәләрне 1 – 6 кадәр саныйлар, аннары кирегә 6 – 1 кадәр саныйлар). Беренче тәрәзәдә кем яши?

Бүрене кертәләр. Теремкәйдә Тычкан – Чыелдык ,Бака – Бакылдык , Куян – Куркаккай, Төлке – Хәйләбай һәм бүре яши башлыйлар.

Теремкәй янына Аю килә:

Терем терем – теремкәй , Теремкәйдә кем яши?

Чи – чи – чи , мин Тычкан – Чыелдык .

Бака – ка – ка, мин Бака – Бакылдык

Мин – Куян – куркаккай,

Мин – Төлке – Хәйләбай.

Мин – Бүре.

Мине дә үз яныгызгы яшәргә кертегез әле.

Теремкәй әйтә:

Әгәрдә мин әйткән биремне чишә алсаң, кертәбез.

Аю биремне чишә алмам дип куркып калган.

Тәрбияче: Балалар, аюга биремне чишәргә булышабызмы? (Әйе). Карточкада ничә рәсем күрәсез, шуның кадәр хәрәкәт ясарга кирәк. (Рәсемнәр экранда күрсәтелә)

Тәрбияче: Балалар, сез барыгыз да Теремкәйнең биремнәрен үтәп чыктыгыз. Барлык җәнлекләр дә Теремкәйгә кереп урнаштылар. Алар Теремкәйнең стеналарын төсле мозаика белән бизәргә булганнар. Аларга өйләрен бизәргә булышабызмы? (Кечкенә геометрик фигуралар өстәлгә таратыла, балалар үзләренә туры килгән геомтрик фигураны алып теремкәйнең стенасына ябыштыралар).

Өске сул як почмакта квадрат ябыштыр,

Аскы уң як почмакта овал ябыштыр,

Аскы сул як почмакта турыпочмаклык ябыштыр,

Өске уң як почмакта түгәрәк ябыштыр,

Ике ян – якка өчпочмак ябыштыр.

Матур бизәк килеп чыктымы?

Балалар, безгә Теремкәй һәм җәнлекләр белән саубуллашыр вакыт та җиткән.

Тәрбияче:

Без бүген нинди әкият геройларына булыштык? Сезгә кайсы бирем авыр булды? Нинди яңалык белдегез?

Сез бүген Теремкәй җәнлекләренә карата шундый ягымлы, игътибарлы булдыгыз. Биремнәрне дә дөрес эшләдегез, рәхмәт сезгә.

Саубулыгыз.

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 29.03.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области