Всероссийское СМИ "Время Знаний". Возрастная категория 0+

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г. (скачать)


Мәктәптә Г.Исхакый иҗатын өйрәнү.

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)

Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)

МБОУ «Новошешминская гимназия Новошешминского муниципального района РТ»

Тема: “Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнү”

Автор работы: Шакирзянова Миляуша Минсагитовна

с.Новошешминск

2018 г.

ЭЧТӘЛЕК

Кереш

Беренче бүлек. Гаяз Исхакый иҗаты: этаплар һәм үзенчәлекләр

Икенче бүлек. Гаяз Исхакый иҗатын мәктәптә өйрәнү: программада бирелеше

Йомгак

Кулланылган әдәбият

КЕРЕШ

Татар халкының тарихын, иҗтимагый тормышын, бигрәк тә тел, әдәбият һәм фәлсәфи фикеренең үсешен Г.Исхакыйдан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. 80 нче елларның урталарына кадәр Г.Исхакыйның әсәрләрен укырга, хәтта аның исемен дә телгә алырга ярамады.Ул озак еллар буенча халык дошманы, сатлык җан, буржуаз идеология колы буларак бәяләнә килде.

Гаяз Исхакый – әдәбиятының иҗтимагый аңын күтәргән, аның милли, сәяси аң тәрбияләү коралы, файдаланган һәм шул олы максатын гамәлгә ашыруга бөтен иҗатын багышлаган милләтче.

Гаяз Исхакый – үзеннән соң зур мирас калдырган әдип. Хәзерге көндә аның иҗаты белән кызыксыну артканнан-арта бара, төрле жанрдагы әсәрләре фәнни һәм башка төрле характердагы тикшеренүләр объектына әйләнеп килә. Аның әдәби, фәнни, публицистик хезмәтләре белән бергә, 600 гә якын әсәре билгеле. Ә иҗаты хакында төпле фикерләр әйтелгән хезмәтләр саны меңгә якын.Гаяз Исхакый иҗаты турындагы чыганаклар исә 2300 данәгә җитә.

Фәнни эшемнең темасы – “Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнү”

Теманың актуальлеге. Якташ әдипләрнең бай әдәби мирасы өйрәнеп, андагы идея-эстетик карашларны яктырткан фәнни хезмәтләр күп язылса да, бүгенге көндә аның әсәрләренең кайбер аспектлары методик аспектта фәнни яктан өйрәнүне таләп итә.

Хезмәтнең максаты – якташ язучы Гаяз Исхакый иҗатын мәктәптә өйрәтү үзенчәлекләрен тикшерү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

•.Исхакый иҗатының төп этаплары һәм аның үзенчәлекләренә күзәтү ясау;

• программада Г.Исхакый иҗатының бирелешен өйрәнү;

Хезмәтнең фәнни–практик әһәмияте түбәндәгедән гыйбарәт: эшне мәктәп практикасында Г.Исхакый иҗатын өйрәнгәндә файдаланырга була.

Хезмәтнең структурасы. Хезмәтнең төзелеше кереш, ике бүлекне эченә алган төп өлеш, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.

Беренче бүлек.

Гаяз Исхакый иҗаты: этаплар һәм үзенчәлекләр

Г.Исхакыйның башлангыч чор иҗатының мәгьрифәтчелек реализм методына караганы билгеле. Ләкин бу төр методының формалашу һәм үсеш юлында бик күп әдипләрне атарга кирәк. Татар әдәбиятында мәгьрифәтчелек реализмы XIX гасырның II яртысында формалаша. Г.Кандалый һәм Акмулла, МАкъегет һәм З.Бигиев, Г.Ильяси, Ф.Халиди, Г.Исхакый, алга таба Р.Фахретдинов реалистик милли әдәбиятның нигез ташлары салынды, татар тормышыннан алып язылган повесть, роман, драма жанрлары, сатира мәйданга чыкты.

Реализм юнәлешенә туры караган «Дулкын эчендә» драмасында Г.Исхакый дөньяның асты-өскә килгән заманда яшәгән кечкенә кешенең, гади бер шәхеснең олы фаҗигасен ачып бирә, аның күңелендә туган әрнү-газаплар һәм кичерешләр белән «үсеп җитә торган яшь буынны» таныштыра.

Драманың каһарманы Разыя, иреннән бик яшьли тол калуына карамастан, күршесендә яшәүче ике балалы тол ир Хәйруллага кияүгә чыкмый һәм бөтен гомерен кызы Бануны тәрбияләүгә багышлый. Болай да авыр һәм катлаулы тормышның бөтен михнәт-газапларын үз җилкәсендә татыган, кызы Бануны тәрбияләп үстереп аякка бастырган Разыя хакимият дилбегәсен үз кулларына алган большевиклардан зур җәбер-золым күрә. Сәясәткә бернинди дә катнашы булмаган һәм дөньяда яшәүнең мәгънәсен баласын бәхетле итүдә күргән Разыяның җыйнак кына пөхтә фатирына, юлбасарлар кебек, комиссар белән исерек солдатлар бәреп керә, һәм алар барлык җиһазны җимереп, өй эчен туздырып бетерәләр. Күпмилләтле илнең тыныч юл белән демократик үзгәрешләр ягына таба баруын кораллы фетнә оештырып өзгән большевиклар драмада фаш ителә.

“Крестьяннарга – җир! Эшчеләргә – завод-фабрикалар, милләтләргә – үзбилгеләнү хокукы!” дигән лозунглар ярдәмендә халыкны алдап хакимият дилбегәсен үз кулларына эләктерүгә ирешкән большевиклар әнә шулай Разыя, Бану кебек ятимәләрне талап йөрүче юлбасарлар хәленә төшәләр.

Тыныч юл белән башланган һәм чагыштырмача аз корбаннар бәрабәренә җиңеп чыккан февраль революциясен «үлекләр аймагы»на әйләндергән большевиклар переворотының фаҗигале нәтиҗәләрен Г.Исхакый «Дулкын эчендә» драмасында кечкенә кеше язмышына бәйләп карый. Г.Исхакый Разыя кебек зыялы хатынның гомерен өзгән большевиклар режимының масса-күләм характер алган сәяси җинаятен генә фаш итеп калмый, бәлки революциянең тыныч юл белән дәвам итүен теләмәгән комиссарлар хакимияте кылган гамәлне контрреволюция дип тә бәяли. Ягъни зыялылар һәм крестьяннар катламын буйсындыру юлы белән хакимият башына килгән радикаль сәяси көчнең террористларга әйләнүен күрсәтә. Биредә Г.Исхакыйның 1917 елның октябрь аеннан соң Россиядә кабынып киткән сәяси процессларны «контрреволюция» дип атый. «Дулкын эчендә» драмасында бу сәяси терминның төгәл билгеләмәсе бирелмәсә дә, анда тасвирланган вакыйгаларга бәя биргәндә шул терминга җитди ишарә бар. Разыяның фатирына бәреп кергән комиссар белән исерек солдатларның кыланышларын җентекләп тасвирлаган әдип алар кылган гамәлнең революция калыбына сыюына зур шик-шөбһә белдерә һәм бу күренешкә карата үзенең әхлакый мөнәсәбәтен дә шактый ачык сиздереп куя. «Революцион тәртип» урнаштырып йөргән «кызыл солдатлар»ның гадәти бер бандитлар булып чыгуын драма эпизодлары аша раслап, Г.Исхакый бу сәяси көчнең контрреволюция ясау өчен мәйданга чыгуын дөрес аңлый.

Г.Исхакыйның мөһаҗирлек язмышы башланып берничә ел үтүгә үк, М.Солтангалиев буржуаз милләтче дип тамгаланган әдипнең бөтен карашларын диярлек кабул итә һәм, аларны гамәлгә ашыру өчен, яңа совет системасы белән авыр көрәш башлап җибәрә. Г.Исхакый идеяләрен нигез итеп алып, “М.Солтангалиев СССР дигән яңа дәүләт төзелгән дәвердә төрки республикаларның бердәм федерациясен оештырып, аның субъектларының башка союздаш республикалар белән бер хокукта СССРны оештыручы мөстәкыйль дәүләтләр буларак керергә тиешлекләрен яклый. Әгәр бу принцип ул чакта кабул ителсә, СССРда биш сортлы дәүләт һәм биш сортлы милләтләр дә булмас һәм 1922 елда укмаштырылган яңа империя бүгенге көндә хурлыклы рәвештә җимерелеп тә төшмәс иде. Кызганычка каршы, М.Солтангалиевнең Г.Исхакый идеяләренә нигезләнгән һәм ул чорның реалийлары белән яраклаштырылган фикерләре рәсми Мәскәүдә яклау тапмый. Әгәр ул дәвердә большевиклар биш сортка бүленгән халыклардан СССР дигән яңа империя укмаштырганда беркөнне аның менә шулай җимереләсен күз алдынакитергән булсалар, алар, мөгаен, М.Солтангалиевкә һәйкәл куярлар иде!

Күргәнебезчә, Г.Исхакыйның «Дулкын эчендә» драмасында октябрь борылышына бирелгән бәя XX гасыр татар әдәбиятында да ныклап урнаша бара, һәм соңгы вакытта иҗат ителгән күпсанлы әдәби әсәрләр моңа ныклы дәлил.

Г.Исхакыйның «Дулкын эчендә» драмасында тасвирланган комиссар образы белән «Өйгә таба» повестендагы (1922-1938) исерек патша генералы образы арасындагы Уртак сыйфатларны да сизәргә мөмкин. Аларны берләштергән сыйфат икесенең дә Бахус колы булып, күбенгәнче хәмер эчәргә яратуында гына да түгел, әлбәттә, Г.Исхакый рус милләтеннән булган бу түрәләрнең башка милләт вәкилләренә кимсетеп, түбәнсетеп карауларын искәртә, сәрхуш булсалар да үзләренең империя милләте вәкилләре булулары белән горурлануларын һәм шул хистән тәм-ләззәт табуларын ассызыклый.

Гаяз Исхакый М.Вахитов, Г.Ибраһимов, М.Солтангалиевләр кебек иллюзияләр әсирлегенә бирелми, бәлки бердәмлек булдыру, милли үзаң тәрбияләү, милли рухны көчәйтү эшен дәвам итә, бу хакта газета-җурналларда төрле сәяси һәм гыйльми мәкаләләр белән чыгышлар ясый. Мәсәлән, 1925 елда «Төрек йорты» журналында «Төрки кабиләләр өчен бердәм әдәби тел төзеп буламы?» дигән исем белән шактый зур проблема күтәргән гыйльми мәкалә бастыра. Бу хезмәтендә Гаяз Исхакый бердәм төрки мәдәниятнең яшәвен төгәл мисаллар һәм ышандырырлык дәлилләр ярдәмендә исбатларга омтыла. Ул шулай ук аерым милли мәдәниятләрнең яшәү мәсьәләсе буенча да үзенең үзенчәлекле фикерләре белән уртаклаша. Г.Исхакый бу чорда СССРда яшәүче төрки халыклар алфавитын латин имласына алыштыру мәсьәләсенә кагылышлы позициясен дә яшереп тормый. Аерым алганда, ул бу сәясәтнең төбендә «бүлгәлә дә хакимлек ит» дигән классик формула ятуын һәм аның бөекмәмләкәтчел шовинизм тәгълиматына уңышлы хезмәт итүен дәлилли; төрле алфавитлар төзү һәм гамәлгә кертү – төрки халыкларның рухи бердәмлеген юк итүгә юнәлдерелгән яңа совет империясенең икейөзле милли сәясәтенең бер чагылышы дип саный. Болай да ике дини конфессиягә аерылган татар милләте алдында ике алфавитлы халыкка әверелү куркынычы торуын, ә аның исә инкыйразга илтә торган туры юл булуын төшендерергә тырыша. Әлеге хезмәттә күтәрелгән проблемалар Г.Исхакыйның төрле илләрдә язылган «Элек сүз», «Русиянең киләчәге», «Польша татарларының милли бурычлары», «Идел-Урал» («Татарларның сәяси тарихы»), «Бүгенге вазгыятебез вә безнең вазифаларымыз», «Финляндиядә», «Милләт мәҗлесенең 20 еллыгы», исемле һ.б. мәкаләләрдә төрле формаларда чагылалар. Әлеге хезмәтләр, милли яшәешнең теге яки бу мәсьәләләрен яктырту белән бергә, инкыйразга каршы тору өчен милли бердәмлек, рухи тупланганлык кирәклеген дә һәр даим искәртеп торалар.

Шул ук вакытта Г.Исхакый патша Россиясе тәртипләрен кабат тергезгән совет империясенең төпле милли сәясәте булмавын күрсәтә һәм, гомумән, башка халыкларның үзбилгеләнү хокукын танымау юлыннан киткән СССРның киләчәктә һәлак буласын алдан ук әйтеп куя. Аның «Бүгенге вәзгыятебез вә безнең вазифаларымыз» исемле хезмәте нәкъ менә шушы җитди проблеманы яктыртуы һәм төпле милли сәясәт булмауның логик нәтиҗәсен дөрес чагылдыра алуы белән сәяси һәм гыйльми кыйммәткә ия. Гаяз Исхакый, кайда гына булмасын, нинди генә шартларга эләкмәсен, иң элек үзенең ватаны Татарстанның матур киләчәге һәм аның халкының азатлыгы өчен көрәшә, шул юлда гомерен, талантын, шәхси бәхетен дә корбан итә. Ул васыятендә милләт азатлыгы өчен күтәрелгән көрәш байрагын җиргә төшермәскә өнди, аны горур күтәрергә чакыра.

Гаяз Исхакыйның унтугыз яшьлек кызга шулай итеп хат язуы бер дә тикмәгә түгел. Гомер кояшының батып баруын тәненең һәр күзәнәге белән тойган Гаяз Исхакый милли тәрбия алган яшь буын вәкиленә уй-теләкләрен, фикер-тойгыларын гына җиткереп калмый, бәлки, узган юлына бер әйләнеп карап, гыйбрәтле мисаллар һәм сабак алырдай гамәлләр ярдәмендә милләтне алда көтеп торган катлаулы проблемалардан һәм җитди киртәләрдән дә араларга тели кебек. Шул ук вакытта Халидә туташның яшьтәшләренә, замандашларына да илнең, милләтнең киләчәген кайгыртуларын үтенеп мөрәҗәгать итә, милли яшәеш хакына көндәлек ыгы-зыгылардан һәм вак-төяк мәнфәгатьләрдән өстен булырга өнди.

Татар халкы язмышы, аның милли дәүләтчелеге тарихы, милли азатлык хәрәкәте проблемалары хакында шәхси уй-фикерләрдән һәм үзенчәлекле күзәтүләрдән торган бу хат - алмашка килгән яшь буынга мәгънәви васыять - олы тормыш һәм зур көрәш юлы узган милләтпәрвәрнең милли рухының олылыгын раслаучы тарихи документ кына түгел, бәлки милләт азатлыгы өчен көрәшүчеләргә юлланган сәяси манифест та әле. 1552 елда милли дәүләтчелеген югалтканнан соң геноцидка дучар ителгән татар милләте үзенең дәүләтен тергезү һәм сәяси бәйсезлеген булдыру өчен алып барган авыр көрәштә Исхакыйның бу васыяте милләтпәрвәрләрне җиңүгә рухландырып, дәртләндереп торучы якты маяк сыман балкып тора.

Шул ук вакытта Г.Исхакый традицияләренең 1917 елга кадәрге татар әдәбиятында һәм 1966 елдан соңгы чорда язылган әдәби әсәрләрдә аеруча көчле булуын танырга туры килә. 1917 ел белән 1985 ел арасындагы татар совет әдәбиятында Г.Исхакыйның иҗат принциплары артык көчле чагылмаса да, бу чор әдипләренең аерым әсәрләрендә милләт язмышы, милли яшәеш мәсьәләләре аерым образлар, символ-ишарәләр һәм катлаулы әдәби детальләр рәвешендә күренеп алалар. 1990 елдан соңгы мәгълүм сәяси вакыйгалардан соң һәм Г.Исхакыйның иҗаты тулысынча Ватанга кайткач, татар әдәбияты милли кыйбла буенча үсү өчен өстәмә көч һәм чыганак алды.

Күргәнебезчә, Г.Исхакыйның күпкырлы һәм байиҗаты чыннан да XX гасыр әдәбиятына нык йогынты ясаган. Әдәбиятыбызның нинди генә тармагын алсак та, прозамы, сәхнә әдәбиятымы яки шигъриятме, анда без Г.Исхакый әсәрләрендә күтәрелгән күп кенә проблемаларга аваздаш мотивларны табабыз.

Эшемдә Г.Исхакыйның прозасын карарга дип максат куйганга күрә, эпик эсәрләргә тукталабыз. Элегрәк бездә повестьны озын хикәя дип йөрткәннәр. Рус әдәбиятында да хикәяләргә, повествовать итүгә корылган теләсә нинди әсәрне, шул исәптән хикәяләрне дә повесть дип йөрткәннәр ("Повесть временных лет" А.С.Пушкин/ "Белкин повестьлары"). Повесть сюжеты барыннан да бигрәк буйга үсә, ягъни бер генә вакыйгадан тормый, бәлки вакыйгаларның зур тезмәсеннән оеша, аны үзендә эретә-беркетә. Повестьта чынбарлык, хикәядәге кебек, бер генә мизгелдә түгел, бәлки дәвамлы, озын хәрәкәттә чагыла. Шуңа күрә монда вакыт факторы, күренешнең вакыт эчендә барышы бик мөһим роль уйный.

Повесть – ул узара бәйләнешсез эпизод буыннары түгел, бәлки бердәм ситуация, тема рамкасында төгәлләнгән, һәмкомпоненты үз урынына урнашкан организм. Ул чынбарлыкның теге яки бу тармагын дәвамлырак хәрәкәтендә күрсәтә, повесть өчен ситуацияне әдип хәятның озынрак агымыннан ала.

Повесть геройлары дәвамлы хәрәкәттә күренәләр һәмшушы процесста үзләренең характер үсешен чагылдыралар икән. Повестьта сюжет нигезендә бер сызык буенча үстерелә. Шул ягы белән ул хикәягә тартым. Ягъни, хикәя кебек үк, тармакланып үсми, бәлки, төз нарат сыман, җәелмичә буйга хәрәкәт итә. Димәк, повесть чынбарлык вакыйгаларын динамикада, хәрәкәттә күрсәтә дә, ул аларның күбрәк аерым тармагын, тормышның төр бер өлкәсен хәрәкәттә күрсәтә. Шулай итеп, повесть буйга үсүдә чикләнмәсә дә, иңгә җәелүдә үзәк бер сюжет сызыгы белән чикли икән. Аның шулай икәнен А.Шамовның "Рәүфә", Ә.Еникинең "Саз чәчәге", А.Пушкинның "Дубровский", Л.Толстойның "Хаҗи Морат", И.Айтматовның "Җәмилә" повестьлары раслый. Сурәтләү предметының үзенчәлеге сюжетка күчә, аның рәвешен билгели.

Сюжет ягыннан повесть хикәягә якын булса, сюжетның озынлыгы җәһәтеннән ул роман белән янәшә тора.

Димәк, повесть дип без тормыш күренешләре тезмәсен үзәк бер сызык буенча гәүдәләндерүче, нигезендә аз геройлы, әмма характерларны хәрәкәттә күрсәтүче, чар композицияле урта күләмле чәчмә әсәрләргә әйтәбез.

Эпик жанры, без караганыбызча, тормыштагы вакыйгаларны автор күргәнечә ача. Г.Исхакый бу эшне башкарганда әсәрдә сюжет элементларын кертеп, образларга характер сыйфатларын бирә. Алар арасында диалоглар төзи һәи үзенең хикәяләвен кертә, пейзаж элементларыннан куллана. Нәтиҗә итеп шуны әйтә алабыз, проза реализымның барлык төрләрен (тәнкыйди, мәгърифәтчелек) мөмкин булганча әсәрдә гәүдәләндерә.

Икенче бүлек.

Г.Исхакый иҗатын мәктәптә өйрәнү: программада бирелеше

Мәктәптә әдәби әсәр өстендә эшләү, аны анализлау мәсьәләсе һәрчак игътибарга лаек. Өйрәнү өлкәсе булып үткән һәм бүгенге көннең күренекле әдипләрнең иҗаты, язу осталыгы, үзенчәлеге тора. Сыйныфларда бер әсәр белән таныштыру күздә тотылганда да, сүз язучының иҗат колачы турында бара, әлеге әсәр шул иҗатның бер өлеше, аерым бер вәкиле кебек өйрәнелергә тиеш.

Матур әдәбият бүгенге көндә кешелеклелек, әхлаклылык кагыйдәләрен өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора. Ул – мәктәптә әдәбият-эстетик төркемгә керә торган предметларның берсе. Матур әдәбият ярдәмендә дөньяны, тормышны, тарихны ачу юлында мөһим роль уйный, мохит һәм башка кешенең рухи дөньясын, хисләрен баетуга, фикерләү сәләтен үстерүгә, әхлакый кыйммәтләргә мөнәсәбәт булдыру һәм иҗатка якынайту, сөйләмне камилләштерү процессында әһәмиятле урын алып тора.

Гаяз Исхакый иҗаты, аның әсәрләрен өйрәнү филология фәннәре докторлары, профессорлар Азат Әхмәдуллин (җитәкче), Фоат Галимуллин, филология фәннәре кандидаты Флера Ганиева, педагогия фәннәре кандидаты Фәнис Исламовлар тарафыннан төзелгән “Татар Урта мәктәпләре өчен әдәбият программа”ларына (5-11 сыйныфлар) кертелгән.

Шунысын да ассызыклыйк, Гаяз Исхакый иҗаты татар әдәбияты дәреслекләренә, программаларына соңгы елларда гына керә башлады. Г.Исхакый әсәрләре белән мәктәпкә яңа әдәбият килеп керде. Әдипнең милләт өчен гаять мөһим булган җитди проблемалар күтәрелгән повестьлар, романнар, драмалар Г.Исхакый иҗатының яңа баскычка күтәрелеүнә матур дәлил булып кына калмый, бәлки халык язмышы, аның чорын иҗтимагый-социаль йөзен үзгәртүгә дә өлеш кертә. Халык әхлагында, ата-баба кануннарына нигезләнгән әсәрләре укучыда туган илгә, җиргә мәхәббәт, үз милләтеңә тугры булу, рухи яктан бөек әхлаклы, көчле рухлы кешеләр сыйфатларын тәрбиялиләр.

Укучылар Г.Исхакыйның тормыш юлы турында кыскача белешмәне җиденче сыйныфта алалар. “Кәҗүл читек” хикәясе белән танышалар. Моңа 2 сәгать бирелә.Укучыларбалаларның рухи дөньясын тормышчан ситуациядә һәмтөгәл дәтальләр ярдәмендә ачып бирүне өйрәнәләр.

8-9 сыйныфларда Г.Исхакый иҗатын өйрәнүгә аерым сәгатьләр каралмаган.Унынчы сыйныфта Г.Исхакыйның иҗатын өйрәнүгә тугыз сәгать бирелә. Монда укучылар әдипнең тормыш һәм иҗат юлын җентекләп өйрәнәләр.

Программа буенча укытучылар төп игътибарны Г.Исхакыйның патша хөкүмәтенә каршы көрәше,бу көрәштә төп омтылышлары, эшче-крестьян мәнәфәгатьләрен кайгырту, аларны иҗтимагый изелүдән коткару максатын укучыларга җиткерергә тиеш. Шулай ук унынчы сыйныфта Г.Исхакыйның көрәш юлы, төрмәләрдә утыруы, сөргендә булуы өйрәнелә. Төркиягә качып китүе, илгә яңадан кайтып, революцион көрәшне дәвам иттерүе, әдипнең тормыш юлын өйрәнгәндә игътибар итәргә кирәклеге программада күрсәтелгән. Г.Исхакыйның беренче әсәрләреннән "Кәләпүшче кыз”, “Бай угълы", "Өч хатын белән тормыш", "Ике гайшык" өйрәнелә. Әлеге әсәрләрдәге төп проблемалар, образлар бирелеше ачыклана. Укытучы шулай ук әлеге әсәрләргә хас сыйфатларга таянып XIX гасыр әдәбияты белән ХХ йөз башы әдәбиятына күчеш әсәрләре булуын укучыларга төгәл җиткерергә тиеш.

“Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестеяңа әдәбиятның нигез ташларын салуга мисал булып тора. Шулай ук “Теләнче кыз” романы да унынчы сыйныф укучыларына фикер алышырга ярдәм буларак тәкъдим ителә. Гомумән әлеге әсәрләр буенча сыйныфтан тыш дәресләр дә, шулай ук укучылар белән әңгәмә дәресләре үткәрүдә мөһим чыганак булып тора алалар. Аларда күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә янәдән әһәмиятле, шуңа да укучылар белән берлектә әңгәмәләр кору тәрбияви әһәмияткә ия булыр иде.

Сәгадәт һәм Габдулла образларында шул заман идеяләренең гәүдәләнеше, аларның башта мәгърифәтчелек рухында, соңыннан тәнкыйди реализммәсьәләсендә бирелеше дә программада язылган. Кешене һәрчак сагалап торган бозыклык белән изгелек, мәрхәмәтлелек, сафлык сыйфаларының үзаракөрәш-бәрелешен ышандырырлык вакыйгаларда күрсәтүне укытучы үзалдында максат итеп куерга тиеш. Ул укучылар белоән бергә әлеге әсәрләр буенча ачык дәресләр дә үткәрергә мөмкин. Төрле викториналар, КВН дәресләре Г.Исхакый әсәрләрен тормыш белән бәйләп өйрәнүдә кызыклы булыр иде.

Язучының “Тормышмы бу?”, “Мулла бабай” кебек проза әсәрләре, “Алдым-бирдем”, “Мөгаллим”, “Тартышу”, “Кыямәт”Һ.б. драма һәм комедияләре турында мәгълүмат шулай ук 11 сыйныфта бирелә. Боларда уздырылган милләт язмышы һәм социаль тигезлек-өчен көрәш фикерләре,әсәрләрнең үзәген тәшкил иткән конфликт – иске белән яңа тартышу проблемасы каралырга тиеш.

“Сөннәтче бабай” повесте укыла. Сөннәтче картның рухи дөньясын, рухи кичерешләренең нечкә барышларын, гадәт-йолаларга тугърылыкның кеше рухын матурлавын, кешене кеше итеп яшәтүе һәмшәхес буларак күтәрелүен анализлап укучылар белән бергә билгеләнергә тиеш. Әлеге повесть ярдәмендә укытучы укучыларга югалып барган гореф-гадәтләребез турында тулырак мәгълүмат бирә ала.

Теорияга карата “конфликт” төшенчәсен тулырак аңлату да шул әсәрләр аша бергә алып барыла. Конкрет алганда иҗтимагый конфликт анализлана. Конфликтның башка төрләренең балаларга укытучы үзе әйтә. Мөстәкыйль уку өчен Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре тәкъдим ителә. әлеге әсәр укучыда бүгенге көндә таралган катнаш никах проблемасы өстендә уйланырга этәрә. Әсәрне укучыларга мөстәкыйль уку биреме белән генә чикләнмәскә кирәк. Аларның фикерләрен, әлеге проблема турында уйларын ачыклау өчен тест та үткәрергә мөмкин.

Әлбәттә инде, яңа программаларда һәм дәреслекләрдә Г.Исхакый иҗаты тиешле урынын алырга тиеш. Әдипнең әсәрләре фикер һәм эстетик җәһәттән югары бәяләнә. Моңарчы кулланыдлан принцип саклана: өйрәнү өчен аларны сайлаганда алгы урынга әсәрнең укучы баланың яшь үзенчәлеге, тематик яктан, теория ягыннан шул сыйныф укучысына нинди яңалык алып килүе алына.

XI сыйныфта исә без караган Г.Исхакыйның эмиграцион период әсәрләре өйрәнгән. Шуңа өч сәгәть бирелгән. Язучының 1917 елгы инкыйлабларга мөнәсәбәте, эмиграциядәге тормышы һәмиҗаты,хикәяләре, “Дулкын эчендә”, “Ике ут арасында”, “Җан Баевич” пьесалары, аларның идея-эстетик үзенчәлекләре, сыйнфый көрәштә шәхеснең рухи һәм физик яктан газаплануларын һәм кыерсытылуын күрсәтүгә басым ясала. Руслашуга артык бирелүнең милләтне аяныч та, көлке дә хәлләргә төшерүен тасвирлау алгы планга чыга.

“Көз” повесте ярдәмендә пейзаж, аның функцияләрен бирү отышлы булыр иде. Нәфисә һәм Гөлсем образларының капма-каршы куеп сурәтләнүдә эчке мәгънәне ачыклау да укучыларда иҗады фикер йөртү сәләтен арттыра. Хәлил образы ярдәмендә кеше үз язмышына үзе хуҗа була алсын өчен, актив булырга, ныклы иманлы булырга тиеш, дигән фикер чагылдырыла. Повестьта сәнгатьчә детальләрнең роле, символик образлар кулланылышы игътибарга лаек булып тора.

Югарыда язылганнарны күз алдында тотып, укытучы эчтәлекле, укучылар өчен кызык булган дәрес үткәрергә мөмкин.

Программа әдәби әсәрне өйрәнгәндә, укучыларның сөйләм телен һәм язу культурасын үстерүгә һәрчак игътибарлы булуны күздә тота. Югары сыйныфларда инша (сочинение) язу өчен тәкьдим ителгән якынча темалар арасында Г.Исхакый иҗатына караган ике тема бар:

Күпме какканны күтәрде бу милләт... (Г.Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы чагылу).

Кеше үз язмышына үзе хуҗа. (Г.Исхакыйның “Көз” повестендә образлар).

Ләкин, бу ике тема гына, безнең фикеребезчә, аздыр. Иншаны укучылар мөстәкыйль рәвештә язганга күрә, аларны өйгә эш итеп бирергә дә була, һәм тематика киңлегенә, авторның тормышына караган темаларны тәкьдим итәргә була. Әлеге әсәрләр белән хәзерге тормыш арасында паралель үткәреп чагыштыру, бүгенге яшьләр күзлегеннән карап чишү укучыларның фикерләрен үстерүдә уңышлы булып тора. Хәттә укучыларга Г.Исхакый иҗатына караган иркен темага да инша яздырырга була. Һәрбер баланың бу иҗатка караган үз фикере булырга тиеш. Ул гына түгел әдәбият теориясенә карата әсәргә анализ ясауны да мөстәкыйль эш итеп Г.Исхакыйның берәр зур түгел күләмле әсәрен балаларга шулай ук тәкьдим итәргә була. Бөтен әсәрен анализлау кыен булдырылса, әсәрдән тропларны (метафоры, аллегория, чагыштыру һ.б.) эзләтү теорияне ныгыту өчен әһәмиятле алым булып тора.

Үзгәртеп кору чорына килеп кергәч, мәктәптә әдәбият укытуны да яңа нигезләргә кору ихтияҗы туды. Иң башта программаларны, дәреслек һәм хрестоматияләрне өр-яңадан эшләү кирәклеге барлыкка килде.

Программаларда һәм дәреслекләрдә бөек әдибебез Г.Исхаки иҗаты, һичшиксез, үз урынын алырга тиеш. Бу хакта бүгенге фикерләр әлегә уйлану характерында гына. Алар кат-кат тикшерелергә, үлчәнергә тиеш.

Йомгак

XX йөз башы ил тарихында тирән тетрәнүләр, ачы югалтулар, милли үзаңның көчәюе белән сыйфатлана. Бу чорда сизелерлек урынны милләт горурлыгы булган әдәбият ала. Әдәби әсәрләрнең үзәгендә шәхес язмышы, халык һәм милләт язмышы тора. XX йөз башы әдәбиятында кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәргән язучылар психологик яктан сурәтләүне алгы планга чыгаралар, ягъни психологик катламга зур урын бирәләр. Г.Исхакый үзенең тапкыр теле, төрле алымнар куллануы, проза өлкәсендә тирән психологизм белән иҗат итүе – аның иҗатын башка язучылардан аерып күрсәтә. Әлеге хезмәттә Гаяз Исхакый иҗатын мәктәптә өйрәтү үзенчәлекәре тикшерелде. Тикшерү барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

XIX гасыр традицияләрендә тәрбияләнгән Г.Исхакый үз әсәрләрендә уку, гыйлем, тәрбия, шәхес иреге, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләләрен гәүдәләндерелә. Казан Татар укытучылар мәктәбендә дөньяви белем алып, үзлегеннән гыйлемен даими тирәнәйткән, төрек һәм рус әдәбиятларының идея-эстетик казанашларын үзләштергән Г.Исхакый милли әдәбиятта яңа юл сала. Әдипнең башлангыч чорда язылган әсәрләрендә яңа төсмер, яңа тенденцияләр урын ала. Аның әсәрләре милли әдәбиятның идея-эчтәлеге белән генә түгел, кеше яшәешен, тормышын сәнгатьчә гәүдәләндерү ягыннан да яңаруын дәлиллиләр.

Татар әдипләренең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтенең тагын бер зур казанышы булып кешенең эчке дөньясын, каршылыклы хис-кичерешләрен, психологиясен сурәтләүгә борылышы тора.

Хатын-кызларның рухи-әхлакый азатлыгы, эмансипациясе мәсьәләсен күтәргән мәгърифәтчелек әдәбияты традицияләре ХХ гасыр башында иҗтимагый-милли яссылыкта яктыртыла башлый. Ул XIX гасыр рус революцион-демократларының, разночинецларының милләтне инкыйраздан саклап калуда хатын-кызларның роле турындагы карашлары белән баетыла. Хатын-кыз иреге, хатын-кызның гаиләдәге, җәмгыятьтәге урыны, хатын-кызның ир-ат белән тигезлеге, хатын-кызның курчаклык хәленә каршы чыгу, бала тәрбияләү һ.б. мәсьәләләр аркылы ХХ гасыр башында актуаль булган хатын-кыз эмансипациясе проблемасы яктыртыла башлый. Әлеге мәсьәлә гендерлык аспектыннан чыгып тасвирлана. Гендер терминының нигезендә җенеснең иҗтимагый мәгънәсе ята.

Гаяз Исхакый тәүге әсәрләреннән үк милләт язмышын алгы планга чыгаручы реалист язучы буларак билгеле. Аның һәрбер әсәренең нигезенә милли идея салына. Гаяз Исхакый әлеге идеяне башлангыч чор әсәрләрендә хатын-кыз проблемасы аша, аларның психологиясен, рухи халәтен сурәтләү аша укучыга җиткерә.

Нәтиҗә ясап, шуны ассызыклап була, проза әсәрләрен Г.Исхакый психологик сюжетка нигезләнеп яза. Аның без “Кәләпүшче кыз”, “Остазбикә”, “Көз” повестьларында вакыйгалар бирелеше икенче планга күчерелә, геройның эчке психологик кичерешләре исә алгы планга чыга. Образларның эчке халәте аң агышы, җан диалектикасы, психологик портрет ярдәмендә рәссамнарча укучыга җиткерелә. Әсәрләрендәге вакыйга-хәлләр, уй-кичерешләр еш кына табигать белән бәйләнештә биреләләр. Әйтерсең табигать һәм адәм балаларының язмышы уртак. Алар бер-берсенә һич тә битараф түгел. Табигать күренешләрен сурәтләүгә язучы иркенлек бирә. Табигать детальләре кешенең язмышын да, эчке халәтен дә, рухи дөньясын да я ачарлык, яки аларга тапкыр килерлек, яисә капма-каршы итеп кулланыла.

Әлбәттә инде, яңа программаларда һәм дәреслекләрдә Г.Исхакый иҗаты тиешле урынын алырга тиеш. Әдипнең әсәрләре фикер һәм эстетик җәһәттән югары бәяләнә. Моңарчы кулланыдлан принцип саклана: өйрәнү өчен аларны сайлаганда алгы урынга әсәрнең укучы баланың яшь үзенчәлеге, тематик яктан, теория ягыннан шул сыйныф укучысына нинди яңалык алып килүе алына.

Кулланылган әдәбият исемлеге

Әхмәдуллин А. Яңарыш көрәшчесе турында / А. Әхмәдуллин // Мирас. – 2009. – №1. – Б. 146 – 148.

Әхмәдуллин А. Гаяз Исхакый әсәрләренең исемлеге // Казан утлары. – 1989. – №6. – Б. 136.

Әдәби сүзлек / Төз. – ред. И.Г. Рәмиев, Р.Н. Даутов. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2001. – 399 б.

Әдәбият белеме сүзлеге / Төз. – ред. А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990. – 238 б.

Бәширова И. Сүз белән сүрәт ясау / И. Бәширова. – Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1994. – 176 б.

Бәширов Ф. ХХ йөз башы татар прозасы / Ф. Бәширов. – Казан: Фикер, 2002. – 92 – 98 б.

Бурнаш Ф. Әдәбият һәм сәнгать турында / Ф. Бурнаш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 175 б.

Гайнуллин М. Татар әдәбияты ХIХ йөз / М. Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 380 б.

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала ХХ века / М.Гайнуллин. – Казань: Татарское кн.изд-во, 1966. – 345 с.

Гайнанова Л. Сәгадәт / Л. Гайнанова // Сөембикә. – 2009. – №4. – Б. 48 – 50.

Гайнанова Л. Һәр агачның үз җимеше / Л. Гайнанова // Мирас. – 1997. – №11. – Б. 15 – 16.

Ганиева Р.К. Гаяз Исхакый иҗаты: югары уку йортларының татар филол. студ. өчен киңәйтелгән махсус курс программасы / Р.К.Ганиева. – Казан: КДУ, 2005. – 38 б.

Ганиева Р.К. Татарская литература: традиции и взаимосвязи / Р.К.Ганиева. – Казань: Изд-во КГУ, 2002. – 272 с.

Время Знаний

Россия, 2015-2024 год

Всероссийское СМИ - "Время Знаний"
Выходные данные
Издатель: ИП Воробьев И.Е.
Учредитель и главный редактор: Воробьев И.Е.
Электронная почта редакции: konkurs@edu-time.ru
Возрастная категория 0+
Свидетельство о регистрации ЭЛ № ФС 77 - 63093 от 18.09.2015 г.
выдано Роскомнадзор
Обновлено по состоянию на: 20.04.2024


Правообладатель товарных знаков
ВРЕМЯ ЗНАНИЙ (Св-во №779618)
EDUTIME (Св-во №778329):
Воробьев И.Е.

Лицензия на осуществление образовательной деятельности № Л035-01213-63/00622379 выдана Министерством образования и науки Самарской области